Кайтуыңны көтеп яшим...
Киресенчә, яратып кына торды сабыйларны. Алар да гел әтиләре тирәсендә бөтерелә иде. Дүртенчесенә авырга калганны белгәч, табарга кушты. УЗИ карынымда ир бала ятканын әйткәч, Рамил елап ук җибәрде. Дәвамчысын көткән бит, бәгырем! Улыбыз биш яшьтә әтисез калды. Көн дә: “Әти кайчан кайтыр икән?” – дип сорый. Әнә шул сорау бәгыремне телә. Үзем дә көтәм бит мин аны! Уйламаган бер минутым юк. Ярый әле, әнием бар. Рамилсез калган көннән соң фатирын сатты да безгә күченде. Бар акчасын оныкларына бүлеп бирде. Миңа терәк булды. Мин үземне кулга алырга өйрәндем. Башта чәчтарашка укыдым. Хәзер әкренләп акча эшли башладым. Әни, үз эшеңне башла, кияүгә чык, ди. Ничек итеп алай эшлим. Иремнең рухын рәнҗетермен төсле...
Гүзәл Минязова. Түбән Кама шәһәре
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев