Солтан Исхаков фотосы
- Нәҗибә ханым, сезне мәхәббәт кавыштырдымы, әллә шигьри иҗатмы? - Мөдәррис белән Люзия кавышмадылар. Башкага кияүгә чыкты... Ә без аралашуны дәвам иттердек, ләкин төркемдәшләрем мине Мөдәрристән аралый башладылар. Мин һаман аңарга тартылам, яз көне – яз, көз көне көз турында шигырь укыйбыз. Нәни генә ярышлар да оештырып алабыз. Бервакыт төркемебез егетләре мине Мөдәрристән бөтенләй саклый ук башладылар. Рамил дигәнен төнгелеккә дә калдырдылар. «Нәҗибә, Мөдәрриснең баласы булырга тора бит», – диделәр. Мин инде аптырап калдым. Көннәрнең берсендә матур гына ханымның аннан авырлы икән белдем. Мөдәрристән җәяүләп йөгереп качтым. Андый хәлдәге ханымга бернинди каршылык күрсәтә алмадым. Әмма Мөдәррис аңа өйләнмәгән булып чыкты. Мөдәрриснең улы Идел туган, нәкъ аның копиясе, хәтта йөреп китешләренә кадәр – шагыйрьнеке. Мин исә юллама белән Кама Тамагына китеп бардым, кияүгә чыктым. Кияүгә чыгар алдыннан Казанга килеп көзге яфраклар диңгезеннән йөзә-йөзә Мөдәррис белән йөргән сукмалардан атладым, аны эзләп карадым. Мөдәррис юк. Ул булмагач, тоттым да кызымның әтисенә кияүгә чыктым. Бик әйбәт, тәртипле кеше иде. Әмма миңа кирәкле әйбер – бөтенләй башка нәрсә. Мине бик көчле мәхәббәт кенә тотып тора ала. Иҗаттагы кешедән көнләшеп, бәйдә тотып тору берничек тә була торган нәрсә түгел икән... Вакыт уза, Мөдәррис тә өйләнеп караган, әмма яши генә алмаган. Айгөл исемле кызы туган. Ул кыз да Мөдәррискә охшаган. Мөдәрриснең балалары бик акыллы, тәртипле... Мин кабаттан Казанга кайткан чакта, Мөдәррис инде 11 ел берьялгызы йөргән иде. Айдар Хәлим бер язмасында язган да иде бит: “Нәҗибә ханым Мөдәррисне урамнан табып алып, тазга салып юып, үзенә яр итте...» Яңадан Казанга килгәндә мине каршы алучы Мөдәррис булды. Очраштык, сөйләштек: «Мөдәррис, минем монда синнән дә якын кешем юк!» – дидем. «Син бик әйбәт сүз әйттең бит әле, әйдә кайтык!» – диде ул. Мин Башкортстандагы квартирымны мондагы бер бүлмәгә алыштырып килгән идем. Кайттык һәм ул бүтән бер дә чыгып китмәде... Күчү процессында “Татарстан” кунакханәсендә минем шигырьләрне укып төн чыкты. «Ярый әле тагын да соңгарак калмагансың, бернинди чыгармасыз боларның барысын да китап итеп бастырырга кирәк. Син, Нәҗибә, без кырык елда эшләп өлгермәгәнне сигез елда башкаргансың!» – диде. Газета-журналларда минем иҗатыма рецензияләр язып чыккан. «Нәҗибә дә кошлар нәселеннән» дигән мәкаләсен күргәч, нигә миңа әйтмичә язып ятасың, диюемә: «Синең ни эшең бар анда? Мин шагыйрә турында яздым!» – диде. Бер-беребезне күрми дә идек. Бер-беребезгә бер тамчы үртәлү дигән нәрсә булмады. Аның бөтен кимчелеге дә миңа яхшы булып тоела иде. Минем кимчелекләремә дә елмая гына. Мин бит гәүдәгә тулырак булганга азрак кыенсынам, ә ул: «Син ничек бар – шулай яхшы!» – дип кенә әйтә торган иде...
- Еллар узгач нинди мизгелләрне искә аласыз? - «И, бәгырь, кояштан соң мин сине генә күрәм», дия торган иде. Атналар буена Аккош күлендә иҗат итүләр, теләгән чакта дусларына китеп югалулардан соң һәрвакыт чәчәкләр күтәреп минем янга кайтты. Иҗаты шәп булса – чәчәкләр күп, ә иҗаты бик үк уңмаса, чәчәк бәйләме азрак. Аккош күлендәге язучылар: “Нәҗибә, бөтенебезнең чәчәген сиңа ташып бетерде инде ул!” – дияләр иде. Иң зур бүләге чәчәкләр булды. Өй чәчәкләргә тулган чаклар була торган иде хәтта. Ул бакыйлыкка китеп барды, хәзер вазаларым буш – чәчәк көтеп торалар. Бүген исә үзем аның каберенә чәчәкләр илтәм, корыганнарын алып ташлыйм... Мәктәпләр, башка оешмаларда оештырылган очрашулардан чәчәкләр биреп кайтаралар, күпмедер дәрәҗәдә ул мине тынычландыра. Аның бер авыр ягын искә алсаң, шул ук вакытта икенче ягы искә төшеп – елмаеп куясың. Мөдәррис тегеләй дә болай, үлән ашап яшәде, дигән сүзләр дә күп яңгырады бит инде. Акча эшләмәде дигәннәрнең берсен дә белмим. Без өйдә бер-беребезгә абынып егылырга мөмкин идек, чөнки һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Бер-беребезне күрми дә идек, дидем инде. Син моны, йә тегене эшлә, дигән әйбер дә юк иде. Оныгым безнең белән бергә яшәде. Ул бала укый иде әле. Мөдәрриснең: «Туктагыз әле, ул мине ныграк ярата, бала белән үзем калам», – дигән чаклары әле хәтердә. Без ашата алмаганда ашата, йокламаганда йоклата иде ул аны. Мөдәррис бернинди эштән дә йөз чөермәде. - Әгъләмов гел эчте инде ул, диючеләр дә юк түгел бит... - Әгәр дә ул гел исерек булса, шулкадәр иҗат итә алмас иде. Булгалагандыр, тик ул качып хәмер кулланучы түгел иде. Ләкин 1970 елларда ук «Тукайдан хатлар»ны, «Акмулла»ны – шундый зур әсәрләрне иҗат иткән кеше гел исерек була алмый. Аның кайчагында сүз әйтер өчен трибунага исереккә сабышып чыккалаган мизгелләрен хәтерлим. Андый чакларда мин дә бер сүз әйтми торган идем. Мөдәррис иҗатын һәм ул киткәннән соңгы әдәбиятны чагыштырып карасак, Әгъләмовта күптән булган фикерләр, әллә кайчан ясалган әдәби ачышларны кабатлап-кабатлап, иҗатларына кертеп, бик күпләр инде Тукай премиясе лауреатлары, халык шагыйрьләре һәм язучылары булдылар. Мин моны бер тамчы да шикләнмичә әйтәм. Мин үзем әдәбиятка аналитик яктан карарга яратам. “Тукайдан хатлар”да – бүгенге бөтен сәясәтчеләр һәм шагыйрьләр әйткән фикерләрне ул моннан 30-40 ел элек яңгыраткан. Мөдәррис тартышып, дәгъва кылам диеп, теге премияне, бу премияне бирегез, дип йөрмәде. Якты дөньядан китәр алдыннан гына аңа “Халык шагыйре” исемен бирделәр. Бүгенге көндә Мөдәррис Әгъләмовны арттырмый, өстәми генә күрсәтсәң дә, бик күп шагыйрьләр күләгәдә калачак... - Мөдәррис абый Зәй ягыннан. Сез бергәләп аның туган якларына кайткалый идегезме? Якташлары шагыйрьгә нинди мөнәсәбәттә булды? - Мөдәррис Зәйгә еш кайтмады. Аның апасы, ике абыйсы Чаллыда иде. Туганнары янына кайтып йөрдек. Апасы Рәсимә – искиткеч зирәк, хатын-кызларга хас булмаганча акыллы, кыска сүзле. Әле дә иң якын кешеләр кебек яшибез, иң зур сердәшчем ул минем. Бервакыт Зәйгә чыгыш ясарга минем белән кайтты. Миннән башка да очрашуда булды. Район башлыклары аны яхшы кабул итә торган иде. Ятим бала булгангамы инде, үзе бәйләнеп йөрмәде... Мөдәррис киткәннән бирле һәр елны Зәй хакимияте мине Сабан туе бәйрәменә чакырып тора. Туган авылында ул укыган бүлмәне ремонтладылар. Шунда музей ачарга җыеналар. Музейга Мөдәрриснең дә шәхси әйберләрен алып кайтачакбыз. Кием-салымнары, машинкасы саклана, архивлары да миндә... - Быел бакыйлыкка күчкәненә дә 10 ел булды. Истәлекләр китабы җыйнап чыгарырга ниятләмисезме? - Мөдәррис киткәч, беренче елда ук аның турында истәлекләр китабы чыгарабыз, дигән иделәр. Мин шундый нәрсәне күзәттем: аның китүе хәтта сүзсез цензураны юкка чыгарды. Тукай премиясе дә ничектер үз көенә җибәрелде. Кем ала ала, кем тартып алып өлгерә – шуларга тәгаенләнә башлады ул. “Халык шагыйре” исеме бирелде бит. Шатланасыңмы, дип сорагач, Мөдәррис, китәр алдыннан болай дип әйтте: «Нинди шатлык инде ул? Милләтең үлеп барганда...» Бүгенге көндә безнең милләтнең хәле бик аяныч бит инде. Кайтарып булмый торган процесс бара. Без бүгеннән милли мәгариф системабызны кабаттан кайтарып алмасак, коточкыч югалтуга дучар ителәчәкбез. Бөтенләй эретеп бетермәсәләр дә, гарипләндерерләр... Милләт бит, беренче чиратта, тел белән билгеләнә. Р.Фәйзуллин заманында: «Җанны тәрҗемә итеп булмый», – дигән иде. Җанны тел аша бирәбез. Ә безнең меңәрләгән еллар буенча барлыкка китерелгән зур байлыгыбызны бернинди сүзсез-нисез генә юк итәргәме? Бүгенге көндә зыялы дигән кешеләребез гади халык артыннан, томана халык артыннан бара. Ә томана халык тамагын туйдырырлык эшкә урнашу өчен, нинди телдә укытыла, шул телгә ияреп барачак... Мин үземнең истәлекләремне язып вакытлы матбугатта бастырдым. Башка кешеләр язган истәлек, аңа багышлап язылган шигырьләрне дә туплап нәшриятка тапшырган идем, берничә елдан кире кайтарып бирделәр. Татарстан китап нәшриятына башка директор килгәч, китапны яңадан сорадылар, хәзер менә яңартып утырам. Алдагы елларда китап чыгар, дип өметләнәм. Ә «Еракка китеп кара» дигән китапны Газинур Морат әзерләгән. Монда шагыйрьнең бернинди яңа әсәре юк, ул – җыентык. Элеккеге китапларыннан җыеп бирелгән әсәрләрдән төзелгән тупланма. Миңа әйткән булсалар, моңарчы билгесез, әле дөньяга чыкмаган шигырьләрен дә керткән булыр идем. Үз вакытында әйтелгән сүздән дә кыйммәтле нәрсә юк. Сүз бит ул атом бомбасы гына түгел. Сүз бөтен нәрсәдән дә көчле. Иң беренче безнең Татарстанда ниндидер сәбәптән килеп кысылган кешеләр язучылар булды. Иҗат кешесе башка бер эшкә кереп китсә, ул иҗатын алып бара алмый. Гонорарларны бетерделәр... Иҗат кешеләренә карата вәхшилек күрсәтәләр. Әткәй кабатлый торган иде: “Кызым, син беренче, басып торган аяк астыңа кара, баскан җирең үзеңнекеме? Тирә-якка колак сал, синең телеңдә сөйлиләрме, синең җырыңны җырлыйлармы? Күккә күтәрелеп кара, болыт кояшны капласа да, кояштан ул югарырак түгел,” – дия торган иде... Кесәләрен генә тутырырга теләгән түрәләрне мин болыт белән чагыштырам. Һәр нәрсәне үз исеме белән атарга кирәк. Иң зур ялгышыбыз – һәр нәрсәне үз исеме белән атамау. Бездә чын тәнкыйть юк. «Их, Нәҗибә, синең әле дошман җыясы көннәрең алда», – дип шул хакта Мөдәррис еш әйтә килде. Ул киткәннән соң минем өчен дөнья күрәләтә авырлашты. Рухи авырлыкны күтәреп йөрү – коточкыч нәрсә! Богауда килеш иҗат иткән сыман. Күңелеңне бушатыр, аңлап сөйләшер кешең булмагач... Мөдәррис белән без студент елларында да шулай идек. Проблемалар булса, очрашып, шул проблемалар турында сөйләшә торган идек. Кыз белән егет шикелле түгел иде. «Кемгә кирәк инде без?” – дия торган иде мәрхүм. Чыннан да, татар теле, әдәбияты булмагач, кемгә кирәк инде без? Сатып алып булмый торган байлыкны югалтудан куркырга кирәк, беренче чиратта. Кайчакта хәтта Мөдәррискә көнләшеп тә яшим әле... Хет менә шуларны күрмичә китте, минәйтәм. Әйткәннәр бит: килер бер көн, тереләр үлеләрдән көнләшерләр, имеш... Мөдәрриснең андагы тормышыннан көнләшкән көннәрем бар.Мөдәррис Әгъләмовның беренче хатыны – Лена Михайловна Радченко (украин кызы). Кайберәүләр аны Ринә Асылбаева буларак белә. Мөдәррис абыйдан Идел исемле улы бар. Идел КАИда укыган. Музыка, шигъриятне үз итә. Икенче хатыны Гөлфирә исемле, шулай ук иҗади кеше. Уртак балалары Айгөл дә КАИда белем алган.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев