Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбыч районы егете Швециядә узган EuroSkills 2016 Европа чемпионатында җиңү яулаган

EuroSkills 2016 Европа чемпионаты нәтиҗәләре 4 декабрьдә узган ябылу тантанасында рәсми рәвештә игълан ителде. Россия Федерациясенең милли җыелма командасы Халыкара дәрәҗәдәге чемпионатта яхшы күрсәткечләргә иреште һәм Швециядә биш медальгә лаек булды. Җиңүчеләр арасында Олы Кайбычта туып, хәзер Казанда яшәүче Вадим Поляков та бар. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы сайты хәбәр итә. Вадим Поляков «Суыту техникасы һәм җилләтү системасы» номинациясендә җиңеп чыкты. Кайбыч егете Вадим Поляков, Бельгиядән Энтони Гока, Нидерландтан Кристиан Герритс өчесе дә беренче урында, алтын медаль ияләре. Аларның баллары бертөрле. Чемпионатта 28 Европа иленнән: Австрия, Финляндия, Франция, Германия, Нидерланд, Швеция, Россия, Бельгия, Бөекобритания, Швейцария, Венгрия, Норвегия, Латвия, Көньяк Тироль (Италия), Португалия, Дания, Испания, Эстония, Словения, Словакия, Исландия, Люксембург, Литва, Мальта, Кипр, Хорватия, Казахстан, Черногориядән 500 яшь профессионал катнашты. Алар 35 төп һәм тугыз презентация компетенциясе буенча Европа мастеры исеме өчен ярышты. Өч көн дәвамында чемпионатны 65 меңнән артык кеше карады. WorldSkills Russia милли җыелма командасын 43 катнашучы тәшкил иткән. Алар һөнәри осталык буенча 18 төбәктә узган бәйге призерлары, 36 компетенция буенча ярышларда җиңүчеләр. Татарстан Республикасыннан анда дүрт егет-кызыбыз катнашты. «Мобиль робот техника»сы буенча Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов, «Суыту техникасы һәм җилләтү система»сында Вадим Поляков, «Социаль һәм медицина ярдәме»ндә Александра Крайнова үз осталыгын күрсәтте. Ә Ксения Петуховага “Отель администрацияләү” буенча конкурстан тыш катнашу бәхете елмайды. "Без Вадимның уңышларына чиксез шат, –диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бу хәбәрне ишеткәч. – Кайбыч җирендә үскән егет Татарстан, соңрак Россия чемпионы булды, ә хәзер Халыкара дәрәҗәдәге җиңүгә иреште. Ул 2019 елда Казанда үтәчәк эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында да безнең өметләрне аклар дип уйлыйм. Вадим эшче һөнәрен сайлаган.Тырышлыгы нәтиҗәсендә үз һөнәренең остасына әйләнгән. Аның җиңүе Кайбыч районының һөнәр сайлау алдында торган егет-кызларына үрнәк булсын иде. Бөтен кешегә дә юрист һәм икътисадчы булырга димәгән, эшче куллар да кирәк, бигрәк тә безнең районга". Россия җыелма командасы әле кичә генә ерак Швециядән – Гетеборгтан Мәскәүгә кайтып төште. Чемпион улын барысыннан да бигрәк әнисе Татьяна Николаева көтә. Ул район электр челтәрендә эшли. "Улымнан гел хәбәрләр көтеп яшәдем бу көннәрдә. Ә аның шул дәрәҗәдәге зур җиңүенә ирешкәнен ишеткәч,горурлыгымның чиге булмады. Исән-сау әйләнеп кайтсын, дигән теләктә тордым, – диде Татьяна. – Вадимга хәзер 21 яшь. Олы Кайбыч мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлагач, Казандагы механика-технология техникумына укырга керде. Анда “Суыту һәм компрессорлау җайланмаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү” белгечлеге буенча укыды. 2015 елда суыту җайланмалары машинисты белгечлеген алды, аны кызыл дипломга тәмамлады. Нәкъ менә техникумда укыган чагында WorldSkills чемпионаты турында ишетте ул. Педагоглары да анда катнашырга тәкъдим иткән. Вадим үз мөмкинлекләрен белгәнгәдер инде, озак та уйлап тормыйча, анда катнашырга карар кылды". Мәктәптә дә егетнең җиңүе белән горурланалар. Вадимның класс җитәкчесе Фәния Зиннурова аны яхшы яктан гына искә ала, тырышлыгы,активлыгы, шаянлыгын да әйтеп узды. Кайбычтагы дуслары да аның акыллы һәм тәртипле булын әйтте. Вадим Поляков – быел үткән «Яшь профессионаллар» - WorldSkills милли чемпионаты җиңүчесе дә. (Курьерлык итүче – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы). Милли финалда беренче урын яуларга даими тренировкалар һәм аңа хас үҗәтлек булышлык иткән. "Бу җиңү мина уңай хис-кичерешләр биреп кенә калмады, гүя яңа канатлар куйды, – диде Вадим. - Бүген мин Казан милли тикшеренү технология университетында укыйм. Шул ук вакытта «ПП «ТехВент» җавап лылыгы чикле җәмгыять компаниясендә икенче разрядлы суыту җайланмаларын төзәтү-җыючысы булып эшлим". Мәгълүм булганча, эшче һөнәрләренә кытлык Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә. WorldSkills ярдәмендә урта һөнәри белем алырга теләүче чыгарылышлар саны арта бара. Безнең Вадим Поляков — эшче һөнәренең дәрәҗәле булуын үз мисалында дәлилләгән кешеләрнең берсе ул!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев