Татар матбугаты
К.Тинчурин театрында Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе узачак
15 декабрь 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтованың юбилеена багышланган иҗат кичәсе була.
Программада — спектакльләрдән өзекләр, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр. Күренекле актрисаны бу кичтә якыннары, хезмәттәшләре, курсташлары, иҗатташ дуслары котлаячак. Рәхим итегез!
Биографик белешмә. Татарстанның аткзанган артисткасы Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова 1967 елның 12 сентябрендә Казанда туа. Иҗади гаиләдә үссә дә, ул театр дөньясына урау юллар аша килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма театраль гаиләдә тәрбияләнүе, театр сәнгатенә карата кызыксынуы үзенекен итә – дүртенче курста студент кыз университет белән хушлаша һәм Казан театр училищесының икенче курсына укырга керә. Биредә ул Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң, Лилия Мәхмүтова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.
Театрдагы беренче рольләреннән үк ул үзен кабатланмас, талантлы артистка итеп таныта һәм Рева (“Минем әти мировой”, И.Юзеев), Миләүшә (“И машина, машина, җитте минем башыма”, Р.Вәлиев), Резидә (“Резидәкәй”, Ш.Мәҗит), Мөнирә (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Розина (“Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, П.Бомарше), Гөлбану (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Хәлимә (“Башмагым”, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи), Алинә (“Син бит минем бергенәм!”, И.Мәхмүтова) һәм башка образлары белән тамашачы йөрәгенә юл сала.
Лилия Мәхмүтова һәрвакыт ялкынланып иҗат итә. Аның иҗатына табигыйлек хас. Әйтик, соңгы елларда башкарылган Гөлшаян (“Гөлшаян”, М.Әмир), Зәмзәмия (“Мәхәббәт чишмәсе”, И.Мәхмүтова), Гөлнур (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Мәрхәбә (“Соңгы риваять”, М.Маликова), Фәридә Рәисовна (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әсма (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре тормышчан бизәкләр белән сугарылган.
К.Тинчурин театры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев