Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театры "Театраль Санта – 2017" флэшмобы эстафетасын кабул итте

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан Дәүләт яшь тамашачылар театрыннан «Театраль Санта – 2017» флэшмобы эстафетасын кабул итеп алды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Кунакларны ишек төбендә үк ипи-тоз белән Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары каршылады. Яшь тамашачылар театры коллективы тинчуринлыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, 17 әтәч конфет (киләсе 2017 ел символы) һәм әтәч формасындагы агач сувенир бүләк иттеләр. Аннары театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены оештырылды. К.Тинчурин театры коллективы да, үз чиратында, кунакларны Яңа ел белән котлады. Тинчуринлылар эстафетаны республика театрларының чираттагысына тапшырачак, диелә хәбәрдә. Искәртеп үтик: «Театраль Санта – 2017» флэшмобын Мәскәүнең В.Маяковский исемендәге академия театры башлады. Акциянең асылы шуннан гыйбарәт: театрлар бер-берсен Яңа 2017 ел белән тәбрикләп, 17 саны белән бәйле “нәрсә дә булса” бүләк итәргә тиеш. Күренекле артист Светлана Немоляева беренчеләрдән булып Маяковский театры исеменнән М.Н.Ермолова исемендәге театрга 17 кг мандарин бүләк иткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев