Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җырчы яки нәфис сүз остасы булган баланы бер генә бәйге үстерми" - Ләйсән Сафина

Иҗатчы баланы бер генә бәйге берничек тә үстерә алмый. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла торган “Дулкыннар” бәйгесен оештыручылар шундый фикердә. “Җырчы яки нәфис сүз остасы булган баланы бер генә бәйге үстерми, ул аңа, бәлки, этәргеч бирә торгандыр”, - дип үз фикерен белдерде үзәк җитәкчесе Ләйсән Сафина “Дулкыннар” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә. Ул татар эстрадасының бүгенге актив җырчысы Гөлсирин Абдуллинаның  “Дулкыннар” лауреаты булуын, ә Сәйдә Мөхәммәтҗанованың элегрәк гран-при алганлыгын, бәйгенең башлангыч чорында хәзер Тинчурин театры артисты булган Артем Пискуновның катнашуын билгеләп узды. “Әмма мин аларны “Дулкыннар” гына үстереп чыгарды дигән фикердә тормыйм. Безнең бәйге ул балаларның иҗатына күпмедер дәрәҗәдә төрлелек өстәү генә. Әйтик, былтыр алар Клара Булатова шигырьләрен ятлады, быел – Разил Вәлиев иҗатын өйрәнә”. Ләйсән Сафина балаларны бәйгегә әзерләүдә укытучыларның ролен билгеләп узды: “Безнең бәйгедә һәрдаим катнашып килүче укытучылар бар. Мәсәлән, Азнакайдан, Алабугадан, Сабадан, Мамадыштан... Нигездә балаларны бит укытучы әзерли”, - диде ул. “Дулкыннар” лауреатлары арасында Казан театр училищесында, Казан мәдәният институтында укучылар бар – без алар белән кызыксынып торабыз. Алар кайчандыр бездә катнашканнар, әмма хәзер алар үз үсеш юлында”, - дип төгәлләде ул фикерен. Жюри рәисе, Казан дәүләт университеты профессоры Сәгыйть Хәбибуллин "Дулкыннар" бәйгесендә катнашкан егетләрнең берсе - Раил Арслановның консерваториядә укуын, соңрак "Татар моңы" бәйгесендә катнашып лауреат булуын билгеләп узды. Искәртеп үтәбез, "Дулкыннар" республика бәйгесенең гала-концерты 17 мартта Татарстан "Халыклар дуслыгы йорты"нда була. Башлана -15.00. Бәйгене "Татар-информ" онлайн күрсәтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев