Татар матбугаты
Җыр нигә язылмый?
Соңгы көннәрдә автор башкаручы, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Фәнир Галимовны иҗатташ дусты Фән Вәлиәхмәтов әрли башлаган. Инде бер елдан артык җырчы биргән бер генә шигырьгә дә көй язганы юк икән. Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасын җитәкли башлаганнан соң, уемда татар авыллары гына, ди Фәнир абый. Күңелгә никтер көй килми, дип аптырый ул.
Шушы бер ел эчендә шактый татар авылларында булырга өлгергән. Ишек катында урын булганда, түргә узма, ди безнең халык. Фәнир абый да авыллар белән танышуны Башкортстаннан башлаган. “Яшермим, Башкортстанда гомер итсәм дә, күп кенә авылларда булганым, андагы тормыш-көнкүреш белән кызыксынганым булмады, – ди ул. – Хәзер менә ничек яшәүләрен беләсем, күрәсем килә”.
Башкортстаннан тыш, Татарстан, Чуашстан, Самара якларында да булып кайткан. “Һәр төбәкнең күкләргә чөеп мактарлык авыллары да, авыр язмышка дучар булганнары да бар”, – ди ул. Фәнир Галимовның уенда бүген ниләр бар? Газета укучыларга нәкъ менә шуларны бәян итәргә булдык.
Тәҗрибә кыры
Башкортстан буйлап йөргәндә, Чакмагыш районындагы авылларга бик сокланып кайттым. Әлеге районның Аблай авылында сөт урнаштыруның үзгә бер юлын уйлап тапканнар. Шушы җирлектән чыккан әтиле-уллы Айдар һәм Артур Габдуллиннар халыктан сөт ризыкларын җыеп, Уфадагы кибетләргә алып китә. Моның өчен авылның урта бер җирендә кабул итү урыны булдырганнар. Һәркемгә тартма сыман бикләнә торган урын эшләп куйганнар. Авыл халкы шәхси хуҗалыгында җитештергәнне шунда гына илтеп куя. Үзләренә дә күпмедер өлешен алып калалар, хуҗаларга да сөендерерлек акча бирәләр. Бер сыер асраучы гаилә айга 17-18 мең сум акча эшли башлаган. Шунысы кызык: авылда сыер саны арткан. Әлеге алым күрше авылларда да кызыксыну уяткан. Алар да үзләрендә шундый урын булдыруларын сораган.
Үзем яши торган Төмәнәк авылы да төшеп калганнардан түгел. Дөнья көтә беләләр. Халык гел нидер эшләүдә. Соңгы вакытларда гына дүрт-биш гаилә берләшеп эшли башлады. Пай җирләрендә үзләре печәнен чәчә, ашлыгын үстерә. Эшкәртергә техникалары бар. Аларның һәркайсы 10-15әр баш сыер тота. Шәһәр янәшәсендә генә урнашкач, продукцияләрен калага барып саталар. Моннан тыш теплица тотучылар бик күп. Шунысын да әйтим: Башкортстанда умартачылык бик көчле үсеш алган. Чит илләрдән кадәр килеп, балларыбызны, бал кортларыбызны алып китәләр. Бу өлкә буенча тәҗрибә уртаклашырга безгә килә аласыз.
Чуашстанның Шыгырдан якларына да барып кайттым. Татарныкылар гына түгел, чуаш авыллары да төзек. Абзарларына кадәр матур кирпечтән салганнар. Анда баргач, шуңа игътибар иттем: һәр капкадан чиләк күтәреп чыгалар да сөт тапшыралар. Батыр районы башлыгы урынбасары Марат Айзатуллов янында булдык. Мин дә алты сыер тотам, ди. Иртән бишенче яртыда торып терлек карыйлар да аннан эшкә китәләр икән. Бездә бөтен кеше шулай яши, моңа беркем дә аптырамасын, ди.
Биредә булып кайтканнан соң, үзебезнең хуҗалыкта эшләүче егетләрне дә шунда җибәрдем. Бөтенләй үзгәреп кайттылар, сөйләп туя алмадылар. Үзебезнең районның авыл җирлеге башлыкларын да Шыгырданга җибәреп кайтарасы иде. Үз казаныңда гына кайнап ятасың икән, тормышның кызыгы бетә, читтәгеләр белән фикерләшү күп нәрсә бирә ул. Шунысына аптырыйм: ни хикмәт, авыл халкының яшәешен ничек элек күрмәгәнмен? Юкса Фән белән авылларда күпме концертлар куеп йөрдек. Хәер, ул вакытта тормыш та бераз икенчерәк иде. Халкым өчен болай тирәнтен уйлануларым да ун еллар элек кенә кабынды шул. Ә аңа кадәр гадәти бер кеше идем. Эшкә барам, кайтам, милләт өчен нәрсәдер эшләргә кирәк дигән уй бөтенләй булмады.
Учак сүндермәүчеләр
Шунысына сөенәм: һәр төбәктә үз авылы өчен җан атып йөрүче кешеләр бар. Җыелышып урам юлларын тәртипкә китерәләр, юллы булыр өчен үз машина-тракторы белән ярдәм итәләр. Сүз дә юк, авыл бетеп бара, әмма кешеләрдә очкын сүнмәгән әле, аларны кабызып җибәрергә генә кирәк.
Самара өлкәсенең Совет Норлаты авылына баргач, моңа инанып кайттым. Фән Вәлиәхмәтов концерт куйганда халыкның ничек итеп йотлыгып тыңлавын күрсәгез?! Баксаң, биредә күптәннән мондый чара узмаган булган. Без кайтып киткәч тә, таралышмыйча, иртәнгә кадәр яланда җырлап, биеп, күңел ачып утырганнар. Төн буе авыл гөрләп торган. Безне дә җибәрәселәре килмәде. Киләсе елга үзегезнең сәнгать коллективы белән авылыбызга кунакка килегез, дидем. Ризалаштылар. Биредә дә бертуган Илмухиннар, авыл җирлеге башлыгы һәм тагын берничә кеше, авылны күтәрү өстендә эшлиләр. Авыл бетмәсен өчен җирле халык аларга иярергә генә тора.
Сүз дә юк, татарлар яшәгән бөтен авылларны да йөреп бетереп булмаячак. Шуңа күрә Бөтенроссия татар авылларын колачлаган сайт эшләтеп җибәрдек. Шушы көннәрдә генә аны тагын яңарттык. Татар-авылы.рф адресы буенча кереп, һәркем үз авылы турында мәгълүмат урнаштыра ала.
Ык буе Сабан туена килегез
Безнең әти-бабаларыбыз күрше авыллар, районнар белән ныклы күпер корып яшәгәннәр. Янәшәдәге чуаш, мари салалары белән дә дуслыклары көчле булды. Менә шул аралашуларны тагын гадәткә кертәсе иде. Татарстан һәм Башкортстанның Ык буенда урнашкан районнары өчен “Ык буе авыллары Сабан туе”н үткәрергә җыенабыз. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та бу фикеребезне хуплады, кунакка килергә нияте барлыгын белдерде. 14 районны берләштергән әлеге бәйрәм зур чара булачак. Сабантуйны 22 июль көнендә үткәрмәкче булабыз. Австралиядән, Кытайдан да кунаклар кайтачак.
Бу бәйрәмнән соң, чит илдән килгән милләттәшләребезне Марат Шәрипов белән бергә пароходта Болгарга сәяхәткә алып барырга
уйлыйбыз. Максатыбыз – чит илдә яшәп тә, үз телебезне онытмаучы татарларыбызны олылау, аларга туган җиребезнең изге урыннарын күрсәтү. Алар кайткач, бер елны Бөрән, Баймак якларына алып барган идем, бездәге табигатькә, матурлыкка таң калдылар.
Көзге айларда кабат салалар буйлап сәфәремне дәвам итмәкче булам. Моннан тыш авыл балалары арасында хоккей ярышы уздырырга уйлыйбыз. Узган ел Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында бу уенны башлап җибәргән идек. Быел “Россия татар авыллары” кубогына Киров, Татарстан, Башкортстан авылларында яшәүче яшь хоккейчылар өчен ярыш уздырырга булдык.
Киләчәктә башка төбәкләрне җәлеп итмәкче булабыз. Авыллар арасында аралашу күперен сәнгать, спорт белән дә салырга кирәктер. Мин, сәнгатьтә кайнашкан кеше буларак, аралашуларны шуннан башларга кирәк дип уйлыйм. Нигә сыер асрамыйсың, җиреңне эшкәртмисең, дип кеше өйрәтеп, ачуын чыгарганчы, башкаларның ничек яшәвен күрсәтсәк, күпкә отышлырак булачак.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев