Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Йошкар Олада "Шома бас" II Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узачак

Марий Элның башкаласы Йошкар Олада 13 майда “Шома бас” II Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узачак. Марий Элның Татар мәдәнияте үзәге, республиканың Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылучы бию бәйрәменең максаты – милли музыка һәм биюләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне иҗади үсешкә этәрү. Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә чыгышлар 7-12, 13-17 яшьлекләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк биючеләр арасында аерым, “Халык биюе”, “Халык биюен стильләштерү”, “Заманча бию”, “Эстрада биюе”, “Классик бию” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк. Узган ел беренче фестивальдә Марий Эл, Татарстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан 30 коллектив катнашкан иде. Әйтергә кирәк, Йошкар Ола шәһәрендә “Шома бас” Төбәкара татар биюе фестиваль-бәйгесе дә үткәрелеп килә, узган ел ул бишенче тапкыр узды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев