Татар матбугаты
Йөрәк елый, күңел сагына...
907
0
0
Мин укыган (1972 – 1976 еллар) һәм бик күп артистлар тәрбияләп чыгарган Казан театр училищесы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән беррәттән, Гоголь урамында урнашкан.Училищеның студентлар театры тәрәзәсеннән без, артист булырга хыялланучылар, бигрәк тә яз айларында – кояш җылы нурларын сибеп иркәләгән, агачлар яфрак ярган, тирә-як яшеллеккә чумып, табигать уянган чорда филармония ишегалдына җыелган атаклы артистларны күзли идек.
Бигрәк тә май ае бәйрәмнәреннән соң, җәйге гастрольләргә таралышыр алдыннан алар бирегә еш җыелалар. Әнә моң, җыр патшасы Илһам Шакиров капкадан кереп бара, әнә бөтен филармония ишегалдын көр тавышы белән шаулатып сүз остасы Фәйзи Йосыпов исәнләшә, әнә култыклашып Флүрә Сөләйманова белән Габдулла Рәхимкулов килә. Күп тә үтми, Римма Ибраһимова белән Таһир Якуповны күреп алабыз. Үзенең затлы шарфын кыңгыр салып, җиңелчә плащ кигән Әлфия Авзалова белән Хәнәви Шәйдуллин сөйләшеп тора. Без – студентларга кызык та, мавыктыргыч та. Эх, шулар кебек бөтен халыкка таныласы иде, зур артист буласы иде, дип теләк телибез...
1976 елда язмыш мине филармониягә, әнә шул атаклы җырчыларның берсе, бөтендөнья татарларының яраткан сандугачы – Әлфия Авзалова бригадасына алып килде. Иҗатымның башлангыч чорында зур талант, гаҗәеп кешелекле легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова белән филармониядә эшләвемә мин үземне бик бәхетле саныйм. Әлфия ханым минем өчен үзе бер зур тормыш мәктәбе булды, рәхмәт аңа.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе элеккеге СССРның һәм хәзерге Россиянең теләсә кайсы шәһәрендә саф татар телендә концертлар бирә алды. Чөнки ил буйлап таралып яшәүче татар милләте – сан буенча руслардан кала икенче урында булган зур, көчле милләт. Татар көен юксынып яшәүче милләттәшләр үзенең җырчыларын, артистларын һәр төбәктә илче һәм зур кунак итеп каршы алалар иде.
Әлфия Авзалова үз концерт бригадасы белән чыгыш ясамаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Аның артистлык тормышы 1952 елда Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башлана. Кая гына барса да, ул татар сәнгатенең илчесе булды. Бөтен дөньяда яшәүче татарлардан аның исемен белмәүчеләр юктыр, мөгаен.
Әлфия Авзалова гомере буена татар халкының йолаларына, традицияләренә тугрылыклы булып, мәңгелек темаларны яктыртты. Аның репертуарындагы җырларда туган якка, ата белән анага мәхәббәт, гомер һәм яшәү мәгънәсе бер җепкә тезелеп бардылар. Аның җырлавы яшәргә көч бирде, иң катлаулы вакытларда күңелләргә канат куйды. Әлфия Авзалова үзен һәрвакыт иркен тота, халыкның эчке ихтыяҗларына, рухи халәтенә юл сыза, халык белән уртак телне тиз таба белде. Аның тагын бер сыйфаты бар иде: ул башка милләт җырларын да гаять зур осталык белән башкарды. Аның “Дөнья халыклары җырлары” исемле концерт программасы белән чыгышлар ясавы яки һәр концертта диярлек үзбәк, казах, әзәрбайҗан, гарәп, һинд, башкорт, болгар һ.б. халык җырларын башкаруы милләтләрне туганлаштыруга керткән өлеше итеп кабул ителде.
С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Р. Яхин, А. Ключарев, С. Садыйкова, А. Монасыйпов кебек күренекле композиторларыбызның әсәрләре белән бергә, үзешчән композиторларыбызның әсәрләрен дә халыкка җиткерүче булып торды. Аның йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлаган “Зөләйха”, “Гөлҗамал”, “Казан сөлгесе”, “Шахта”, “Кәккүк” һ.б. әсәрләре халык күңелендә югалмас эзләр калдырды.
Филармониянең актлар залында сәнгать әһелләренең җыелышлары даими булып тора иде. Бервакыт 200ләп җырчы-музыкант утырган язгы җыелышта урынымнан торып бастым да: “Татарлар яши торган араларны бергә кушкан, сәнгать күгендә якты йолдыз булып калыккан олы шәхесебез Әлфия Авзалованы халык үзе үстерде. Ул да үз чиратында халыкка тугрылыклы булып, гомерен туган халкына багышлады. Халык кызы, халык җырчысы Әлфия Авзалованы, әйдәгез, быелгы Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат итеп күрсәтик”, – дидем. Залдагылар минем бу тәкъдимемне көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Шул ук елны филармония аны Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләгенә тәкъдим итте, шул ук елны Татарстан Хөкүмәте моны рәсмиләштерде.
Әлфия апабыз көтмәгәндә безнең арадан китеп барды. Бу хәл миллионнар өчен зур югалту, кайгы-хәсрәт булды. Йөрәкләр елый, күңелләр аны сагына. Ләкин Әлфия Авзалова озын гомерле җырчы булып халык күңелендә мәңге яшәячәк. Әлфия дигән исем үзе үк “мең яшәр кыз” дигән мәгънәне аңлата.
Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев