Татар матбугаты
Йөрәгем татар минем, чөнки әбием – татар!
Баланы туган теленә кем өйрәтергә тиеш? Чит илдә яшәүче татарлар моны әниләрнең бурычы дип саный. Кемнәрнедер, киресенчә, әби-бабайлары, әтиләре туган телле иткән. Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән V халыкара олимпиадада катнашучылар татарчага ничек өйрәнгән икән? Читтәге татарлар туган телне өйрәнергә сәбәп таба, ә безнекеләрнең һаман да җае юк.
Гаиләләр моны – мәктәпкә, ә мәктәпләр гаиләгә аудара. Шул ук вакытта япон, француз һәм башка милләт яшьләренә татар телен өйрәнү бик кызык тоела. Быел чарада илнең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән укучылар катнашкан. Үзебезнең яшьләр дә читтә калмый. Бәйгедә катнашучылар саны 15 меңгә җиткән хәтта. Шуларның 500е финалга чыккан. Биремнәргә килгәндә, алар катлаулылыгы буенча аерыла. Читтәге милләттәшләребез өчен җиңелрәк, әлбәттә. Белемне генә түгел, җыр-биюгә булган сәләтне дә күрсәтергә кирәк әле.
Быел гран-прига ия булучыларның берсе 24 яшьлек япон кызы Накамура Мидзуки иде. Икенче бүләккә Саба районының Эзмә мәктәбе укучысы Ризәлә Йосыпова лаек булды. Мидзуки әлеге бәйгедә өченче мәртәбә катнаша. КФУ мөгаллимнәре аңа Мәйсәрә дип исем кушарга да өлгергән инде.
Татар телен интернет аша өйрәнгән ул. Әбисе керәшен татары булса да, татар теле барлыгын бөтенләй белмәгән. Ташкентта укыганда татар кызлары белән танышкан. Мидзуки аларның туган телләрен белмәвенә бик гаҗәпләнгән. Менә шул чакта әбисенең телен өйрәнергә булган. Татарчаны ул “Ана теле” мәктәбе, шулай ук рус теле аша үзләштергән. Япониядә хәтта татар теленә өйрәтү буенча курслар да оештырган. Казан, Мәскәүдән килеп укучы студентлар белән дә танышкан. Көнгә ике сәгатьләп татар теле белән шөгыльләнә икән. Шулай да әлегә әдәби әсәрләр укырга авыррак, ди. Бүген магистратурада тел белгече булырга укый. Казанда укырга да теләге бар. “Йөрәгем татар минем, чөнки әбием – татар!” Бу сүзләрне ул шулкадәр горурланып әйтә. “Дусларым, беләсезме? Татар теле – иң матур тел, шундый бөек телне, әйдәгез, бергәләп өйрәник әле”,– дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга
Париждан килгән Александр Казачевскийның да татарча исеме бар. Ул Искәндәргә әйләнгән. Егет француз, инглиз, рус телләре белән беррәттән, татар телендә дә әйбәт сөйләшә. Әмма аның татарчаны камил беләсе килә. Егет татарчаны рус теле аша өйрәнгән. Ул белем алган уку йортында да рус һәм татар телләре укытыла икән. Александр-Искәндәрнең әби-бабайлары бик күптән Франциягә Украинадан күченеп килгән. Берничә ел элек Мәскәүгә баргач, егеткә Казанны күрергә җай чыккан. Менә шунда дуслары аңа татарча өйрәнергә киңәш иткән.
Канададан килгән Латыйфа Хәмәдьярова исә Монреаль көллиятендә укый. Халыкара олимпиадада беренче тапкыр гына катнашса да, мактаулы урынга лаек булды. Татар теленә аны әнисе Лиана өйрәткән. Кызлары французча сөйләшкәндә туктатып, “татарча сөйләшегез” дип кисәтә икән. Алар элек Алма-Ата шәһәрендә яшәгәннәр. Олимпиадада катнашу кызның фикерләрен тагын да үзгәрткән. Латыйфа “Ана теле” онлайн-мәктәбендә укырга җыена. Лиана ханым телне әниләр өйрәтергә тиеш, дип саный. Ә узган ел гран-при откан Финляндиядә яшәүче Наил Бәдретдиновны туган теленә әтисе өйрәткән иде.
Татарчаны өйрәнергә теләк кенә кирәк булып чыга түгелме соң? Әнә Оренбург өлкәсеннән килгән Алинә Нигъмәтуллина мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын атнага нибары берәр сәгать кенә укый. Әмма гаиләдә татарча сөйләшү аңа телне онытырга ирек бирми.
Кичә башкалабызның “Баскет-холл” үзәгенә олимпиада җиңүчеләрен котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
– Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч арта. Телне, гореф-гадәтләрне саклауда өлеш керткән өчен республикадагы гына түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә рәхмәт, – диде ул.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев