Татар матбугаты
Йола, гореф-гадәтләрсез яшәп булмый (Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Ф.Җәүһәрова белән ӘҢГӘМӘ)
Йола, гореф-гадәтләрсез яшәп булмый. Көндәлек тормышта шул кануннарга салынган күп кенә эшләрне үзебез дә сизми башкарабыз. Аларны буыннан-буынга тапшыру эше бүген ничек алып барыла? Шулар хакында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова белән әңгәмә кордык.
– Фәнзилә Хәкимовна, фольклорны дистә еллар дәвамында берәмтекләп җыясыз, туплыйсыз. Бу байлык киләчәк буыннарга барып җитәрме?
– Фондка алыну ул – мәңгелек саклауга куелу дигән сүз. Бүген яздырган материал 2-3 ел эчендә тарихка әверелә ала. Әйтик, 10 ел элеккеге авыл белән бүгенгесен чагыштырып та булмый. Һәр буын үзеннән киләчәк буынга нәрсәнедер биреп калдыра. Ә алдагысы бу байлыкны үзенчә үзгәртә. Шуңа күрә теге яки бу материалның шушысы гына дөрес дигән сүз була алмый. Һәр буынның үзенә күрә өстенлеге бар. Шуңа да “хәзер инде фольклорны табарга мөмкин түгел, бөтен нәрсә җыелып бетте” дип әйтергә дә урын юк. Җыелган һәрбер язманың паспорты эшләнә, алар цифрлана. Фонд материаллары нигезендә диск, китаплар чыгарабыз. Фәнни мәкаләләр языла, фольклор төркемнәр өчен методик әсбаплар әзерләнә. Мәсәлән, үзәгебездә экспедиция материалларына нигезләнеп, “Казан арты татарларының гаилә-көнкүреш йолалары фольклоры” дигән темага фәнни диссертация якланды. Тарих институты белән берлектә татарларның изге урыннарга мөнәсәбәте турында материаллар әзерләнде. Гөслә буенча фәнни-популяр мәкалә белән диск эшләдек. Аннары татарларның мөселман диненә мөнәсәбәтле музыкаль фольклоры, музыкаль мирасы тупланды. Экспедиция материаллары нигезендә фильмнар төшердек. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында матди булмаган мәдәни мирас турында закон өченче тапкыр укылу процессын үтте, ул 2018 елдан гамәлгә керер дип уйлыйбыз.
– “Түгәрәк уен” фестиваленә ел саен яңа төркемнәр кушыла. Бер районнан хәтта берничә фольклор төркеме чыгышлары күрсәтелде. Быелгы бәйгенең шаккатырган табышлары булдымы?
– “Иске Казан түгәрәк уены”нда быел безне Теләче районыннан килгән төркем шатландырды. “Фазыл чишмәсе” фольклор ансамбле аулак өй күренешләрен искитмәле самими итеп күрсәтте. Икенче ел рәттән Апас районы шаккатыра. Быел алар үзләрендә саклап калынган корама юрган сыру күренешен сәхнәләштерделәр. Арча, Кукмара, Ютазы, Мамадыш һәм башка бик күп районнар үзләренең фольклор фестивальләрен үткәрә. Фестиваль кысаларында такмак әйтеш барлыкка килде. Без аны икенче ел рәттән оештырабыз. Быел ул искиткеч булды. Татарстанда “Иске Казан түгәрәк уены” фестивален башлап җибәрүебез дә юктан түгел. Һәр яхшының бер яманы була дигәндәй, ул – безнең шатлыгыбыз да, бераз борчуыбыз да. Моңа кадәр еш кына фольклор төркеме белән халык җыры төркемен аера алмый азапландык. Сәхнәгә чыгып татарча җырлауны фольклор дип исәпли идек.
Бүген халыкның үзендә булган байлыгын күрсәтергә кирәк. Әйтик, ХХ гасырның 50-70 нче еллардагы мирасы ул – тарихи мирас. Ул чорда кичке уеннарда уйнаган апалар бүген бик өлкән яшьтә. Бүген халыкның көндәлек яшәешеннән кичке уеннар төшеп калды. Ләкин бу мирасны беркадәр саклап калдыру, матурлыгын күрсәтү – фольклор төркемнәренең эш максатларының берсе булып тора. Иң кызыгы – бүгенге әлеге төркемнәр үзләре дә эзләнү эшләре алып бара башладылар. Аларга репертуарларын ел саен баетыр өчен, яңа материаллар табу өчен, телиләрме-юкмы, өлкән буыннар белән аралашырга туры килә. Шуның бәрабәренә ипләп кенә буыннар арасында аралашу барлыкка килә.
5 августта Казан Кремлендә Халыкара татар фольклор фестивале “Түгәрәк уен” узачак. Биредә, безнең планнарыбыз буенча, ун мәйдан оештырачакбыз. Әстерхан, Себер, Урал татарларының һәм башкаларның чыгышлары көтелә, шулай ук Кытай, Төркия, Австралия, Казахстан һәм Финляндиядән дә килгән милләттәшләребез катнашыр дигән өметтә торабыз. Биредә бию мәйданчыгы эшләячәк, такмак әйтеш бәйгесе, балалар арасында ашык (гузна) буенча турнир оештырырга уйлыйбыз. Бу – XX гасырның 50 нче елларына кадәр татарлар арасында да бик популяр исәпләнгән гомумтөрки уеннарның берсе. Гузна, кузна, ашык уены – аның исемнәре генә дә ничә төрле. Вокаль төркемнәрне һәм төрле халык уен коралларында уйнаучыларны да күрергә мөмкин булачак. Әлеге фестивальдә Россиянең 22 төбәгеннән катнашучылар көтәбез, барлыгы 800 кеше булыр дип торабыз. Фестиваль кунакларын Казан Кремлендә 20гә якын остаханә дә көтеп торачак. Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысасында узачак.
– “Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе дә киңәя дип беләбез.
– 2018 елда Ульян өлкәсендә үткәрәбез дип торабыз. “Түгәрәк уен”ны 2008 елда беренче тапкыр Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында башлап җибәргән идек, шуннан бирле фестиваль Төмән, Самара өлкәләрендә, Пермь краенда, Мари Иле, Кырым республикаларында, Казан шәһәрендә, изге Болгар җирләрендә үтте. Фестивальнең даими иганәчесе дә бар. Ул – Саратов шәһәренең Гексар ширкәте генераль директоры Эдуард Әнвәр улы Ганиев. Ул фестивальнең һәр сулышын күзәтеп, булдыра алган кадәр ярдәм кулы сузып тора. Фестиваль мәдәни проект буларак даими үсештә, безне шунысы куандыра: без барган төбәктә үз фольклор фестивальләре барлыкка килә. Мәсәлән, Төмән өлкәсендә себер татарлары фольклорын торгызу, саклау буенча искиткеч үзенчәлекле хәрәкәт кузгалды. Анда менә дигән бию төркемнәре, этнотеатрлар, балалар фольклор төркемнәре барлыкка килде.
– Югалган йолаларны кире кайтару мөмкинме?
– Күп кенә йолаларга мөнәсәбәт үзгә бүген. Өстәмә әйберләр кертмичә генә, булганны саклап калырга кирәк. Нәрсәдер кертә башласаң, халыкныкы югала башлый. Без аны, зур сәхнә куеп, концертка әйләндерәбез икән, аның мәгънәсе бетә. Изге урыннарга мөнәсәбәтле кайбер йолалар торгызыла башлады. Чишмә чистартуның, чишмә карауның әһәмиятенә, савабы барлыгына төшенә башладык. Аннан эшмәкәрләрнең үз авылларында халык өчен төрле бәйрәмнәр үткәрүен зәкәт буларак, саваплы гамәл итеп аңлаулары да – куанычлы хәл. Бүген һәр җирлектә үз брендын булдыру теләге кузгалды, без моңа бик шат. Аның белән беррәттән, “безнеке-минеке” төшенчәләре дә үз мәгънәсендә, тулы эчтәлеге белән кабул ителә башлады. Минем авылым, безнең як, безнең авылда гына шушылай бииләр, безнең якның җырлары, безнең Сабантуй һ.б. Алар һәр авылның, төбәкнең үзенчәлеген, матурлыгын ассызыкларга мөмкинлек бирә.
– Милли мәдәниятне үстерү алымнары һәрдаим өйрәнелә. Ә менә сәхнәдә фольклор әсәрләре белән чыгыш ясаучыларның киемнәре аптырашта калдыра...
– Билгеле булганча, ХХ гасырның башында татар элитасы халык киеменнән беркадәр китеп, европача киенүне алга сөрә башлый, шул ук вакытта Европа стиленә миллилек өстәргә дә онытмый. Мәсәлән, ХХ гасыр башы татар ханымнарының киемнәрен карыйбыз икән, без аларда изүе ябык, озын җиңле күлмәк күрәбез, шул ук вакытта күлмәкнең силуэты европача булуы күзгә ташлана. Башларында калфакның яңартылган, берникадәр каптырма рәвешенә әйләндерелгән варианты өстенлек итә. Шушы чорларда милли кием формалаша башлый, кызганычка, бу процесслар Октябрь инкыйлабы аркасында туктатыла, милли элита юкка чыгарыла. Шулай да Сталин чорындагы коммунистлар идеологиясе кысасында милли сәнгать институтлары булдырыла: филармония, җыр һәм бию ансамбле, алга таба татар операсы студиясе һ.б. ачыла. Бу гамәлләр үз чиратында милли сәхнә киемен формалаштыру процессларына нигез бирә. Совет чоры тәмамланып, милли үзаң кабат кузгалган чорда милли сәхнә киеме белән милли киемне бутау башлана, дөресрәге, формалашып бетәргә өлгерми калган милли кием урынына еш кына сәхнә киеме чыгыш ясый башлый. Бүген дә без милли кием, фольклор киеме кебек төшенчәләрдә шактый җитди буталабыз. Әлбәттә, бу процесслар бер көн эчендә генә хәл ителә торганнардан түгел, татарның милли элитасы оеткысы инде бар. Элитаның милли киемгә ихтыяҗы барлыкка килде, бу юнәлештә эшләүче модельерларыбыз да пәйда булды.
Күн кәвеш, каюлы читекнең милли аяк киеме булуын аңлатабыз, махсус семинарлар оештырабыз. Әлбәттә, эшлисе эшләр бик күп, системалы эш алып барганда ниндидер нәтиҗәләр була. Ул гына да түгел, татар тарихын, риваятьләрен сәхнә күренешләре буларак меңгерә алучы төркемнәрне эзлибез, ул турыда даими сүз кузгатабыз, фестивальнең нигезләмәсенә махсус номинация дә керттек. Дастаннарны көйләүче вокалистлар эзлибез. Искиткеч сюжетлы, үз башкаручысын көтеп ятучы берничә дистә дастаннарыбыз, легенда-риваятьләребез бар. Алар да сәхнәгә менәргә тиеш. Тәгәрмәчне әйләндермичә, юл үтелми. Без аны үзебез булдыра алган кадәр әйләндерәбез. Сигез ел элек сәхнәдән татар көйләрен гөсләдә уйнату – тормышка ашмаслык хыял иде. Ә хәзер гөсләдә уйнаучы берничә төркемебез бар.
– Сәхнәдә өйдәге күренешләрне уйнаганда галош кию дөресме? Татар халкының кешелеккә кия торган бизәкле чүәк-читеге, шуның янәшәсендә көндәлеккә кия торган гадирәге булган...
– Әлбәттә, бездә читек-кәвеш булган. Читек өстеннән генә киелгән ул күн кәвеш... Бөтенроссия түгәрәк уеннарына күн кәвешләр белән килүчеләр бар. Йомшак, табансыз читек ул – өйдә кия торган аяк киеме. Ул, бердән, аякка җылылык тәэмин иткән, икенчедән, чисталык, пөхтәлекне дә саклаган. Ә галошлар – болдырда кала торган, читек өстеннән кия торган аяк киеме. Шуңа күрә, алда әйткәнебезчә, күренешнең сюжеты өй эчендә бара икән, анда галоштан йөрү татарча булмый. Шул ук җөмләне рәеш күлмәге, эш киеме дигән категорияләргә кагылышлы да алып барырга кирәк. Ләкин, тормыш чынбарлыгы белән беррәттән, сәхнә таләпләре дә бар. Мәсәлән, Чирмешән районының мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Умырзая” фольклор төркемебез бар. Алар үз репертуарларында бик үзенчәлекле фольклор күренешләрен күрсәтәләр. Күп тапкырлар лауреат исеменә лаек булган төркем. Киемнәре асылда фольклор стилендә, ләкин аларны чит илгә чыгарып, татар зәвыгын күрсәтергә теләсәк, миллилек җитеп бетми. Моның сәбәпләре дә бар. Сәхнәдә Совет иленең 60-70 нче еллары авылларына хас булган унификацияләнгән кием киелә. Киемнәргә милли төсмерләр өстәү дигәндә сүз ялтыравык, купшы бизәкләр турында түгел, ә тыйнак кына чигелешләр, изү, бала итәкләрдәге бизәкләр турында бара.
– “Түгәрәк уен” фестивален карагач, безнең балачактагы кайбер йолалар кылт итеп искә төште. Хәзер аларны, Сез әйткәнчә, кайтарып та булмас. Бездә колак тиштерү йоласы сакланган иде. Өммегөлсем әби хуш исле сабыны белән колакны тишә, икенче күрше апа ефәк җеп бирә, өченче әби көмеш алка кидереп җибәрә...
– Әлбәттә, шулай. Колак тиштерүнең тулы йоласы бар иде. Минем әби: “Кызым, колак тиштерү –ир баланы сөннәткә утырту белән бер”, – дия иде. Аны иртә язда гына тиштерәсе. Кыш көне салкын тия, җәен инфекция керә, диләр. Язгы гөрләвекләр яңа ага башлаган вакытта без, сигез-тугыз яшьлек 4-5 кыз, Сабира абыстайга барабыз. Авылда иң оста колак тишүче ул, бар авыл кызы колагындагы алкалар – аның эше. Ул безгә тишелгән колакны карау, чистарту, кайчан ефәк җепне аласы, алканы кемнән сорап торып була – барысын да аңлата. Һәр кирәкле гамәлнең, тормыш итешнең халык акылына, ихтыяҗына утыртылган җирле институтлары эшләгән. Һәр халыкның әллә кайчаннан бирле үз табиблары, үз укытучылары, үз һөнәрчеләре булган. Беренче экспедицияләрдә йөргәндә, “кендек әбисе ”дигән күренешне өйрәнеп тә шаккаткан идек. Кендек әбисен халыкның ни өчен зурлавы сәбәпләрен шунда гына аңладык. Бердән, ул бала табарга йөкле хатынны алдан ук әзерли, баланы дөрес итеп имгәтмичә таптыра, кырык көн буе бала белән яшь ананы хәстәрли, бала тапкан хатынның аналыгы дөрес утырсын, алга таба да сәламәт балалар тапсын өчен махсус массаж ясый, баланы ныгыту, чыныктыру эшләрен дә оештыра. Теләсә кем сөннәтче бабай, кендек әбисе була алмаган. Шуны гына уйлап карагыз: кендек әбиләре бала тапкан яшь ананы бер атна буе ятагыннан кузгатмаганнар. Без аралашкан кендек әбиләре сүзе буенча, хатын-кызны эш атына әверелдергән заман ул – Совет заманы, басуда бала тапканда имгәнгән балаларның, хатыннарның санын кем санаган, диләр алар. Әлбәттә, тормыш, яшәеш бер урында тормый. Мич тә якмыйбыз, кер дә юмыйбыз, ашарга да мультиварка дигән машина пешерә, ләкин шулай булса да, халкыбызның асыл сыйфатлары, милли билгеләребезне, йөзебезне саклау, үзебезне рәхәтләнеп “мин – татар” дип әйтерлек тарихи мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, аралашыр телебез барын онытмасак иде.
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев