Татар матбугаты
Актанышта һәркем җырлый, бии белә...
Актанышлар сүзләрендә торды. Быел кабат Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ике елга бер тапкыр башкалада яшәүче якташларына туган җир сәламен җиткерергә сүз биргән иде алар. Менә инде ничә еллардан бирле бу матур гадәттән баш тартканнары юк.
Филармония бинасына керә-керешкә Актаныш җирлегендә җитештерелгән тәм-томнар, кул эшләнмәләре белән сату итү оештырылган. Туган җирдә пешкән ипи тәмлерәк дип, килүчеләр икмәкне күкрәкләренә кысты, үзебезнең як сөтенә җитәме соң дип, Актаныштан кадәр килгән сөтне, болыннарда үскән үләннәрне өйгә кайткач тәмләп чәй эчү өчен сумкаларына салып куйдылар.
Туган авылларына кайтып килгәндәй дулкынландыргыч хисләр кичергән казанлыларны фойеда тагын да үзенчәлекле чара каршылады. Биредә авылларның килеп чыгышына, анда туып үскән шәхесләргә багышланган нәсел шәҗәрәләре күргәзмәсе урнаштырылган иде. Һәркем исемлектән үзенең һәм туганнарын эзләде. Актанышлылар җирле тарихны барлау максатыннан шәҗәрә бәйгесе оештырган булган. Шул бай мирасны якташларына күрсәтер өчен башкалага алып килгәннәр. Байсар, Яңа Әлем, Гәрәй авылларына нигез салучы кешеләрнең 12-32 буыны билгеле. Кайбер авыллар әлегә күренекле кешеләрнең шәҗәрәсен генә барларга өлгергән. Киләчәктә бөтен авыл турында архивлардан мәгълүмат тупламакчылар. Бу безнең Казан концерты өчен дип җыелган материалларның бер өлеше генә, әлеге эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, ди актанышлылар.
...Хисләр дулкыны көчле иде бу көнне. Һәркем истәлеккә фотога төшәргә ашыкты. Концерт башланыр алдыннан кунакларны район кырларында үскән ашлыктан пешерелгән икмәк һәм чәкчәк белән сыйладылар.
– Коллективыбыз зур түгел, 380 артист белән килдек. Әле тагын шул кадәре Актанышта үпкәләбрәк калды, – дип башлады сүзен Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев. – Бүген без районда тулы канлы тормыш белән яшәп ятабыз. Игенчеләребез һәм терлекчеләребез сезгә үзләренең сәламнәрен җиткереп калды. Бүген алар кызу эш өстендә. Язгы чәчү эшләренә керештек. Ходай кушып, быел да мул иген уңышы җыеп алырбыз дип ышанабыз.
Актанышта һәркем җырлый, бии белә булса кирәк. Бу көнне нәни балалардан алып, өлкәннәргә кадәр сәхнәне дер селкетте. Концертта катнашкан иң яшь башкаручыга 5 яшь булса, иң өлкәненә 70 яшь иде. Иске Кормаш авылының ветераннар ансамбле җилдәй җитез хәрәкәтләр белән татар биюен башкарды. Яңа Әлем, Киров, Мари Суыксуы авылларында эшләп килүче ансамбльләр дә күпләрдә соклану тудырды. Район үзәгендә нинди генә төр сәнгать түгәрәкләре эшләми икән! Сәхнәгә бер-бер артлы агымсудай агылып кына торды алар. Чыгыш ясаучы һәркемнең нинди бәйгеләрдә җиңү яулавын экраннан яктыртып бардылар. Концерт “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән үрелеп барды.
– Казан сәхнәсендә эчтәлекле, матур иҗат концерты белән безне сөендердегез, – диде Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов. – Актанышлылар җырлый да, бии дә, хезмәт тә итә беләләр. Бүгенге чара шунысы белән дә истәлекле: райондашыбыз, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә бу көннәрдә дәүләт алдындагы ирешкән уңышлары өчен Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелде. Легендар җырчыбыз, райондашыбыз Әлфия апабыз Авзалованы да кемнәр генә белми! Андый олпат кешеләр йөз елга бер генә туа. Үзебезнең район, якташларыбыз белән горурланып яшибез. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә аралашырга язсын. Без, читтә яшәүче актанышлылар, сезне яратабыз, – дип, рәхмәт йөзеннән районга истәлек бүләге тапшырды.
– Искиткеч концерт карадык, – ди Актаныш кияве Радик Ильясов. – Мин күп районнарның эшчәнлеге белән кызыксынып торам. Әмма актанышлылар кебек Казан сәхнәсендә профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаучы бер генә район да юк. Үзешчән сәнгатьтән дәүләт коллективына әйләнгән “Агыйдел” ансамбле генә дә ни тора! Концертта артык сүз сөйләмичә, сәхнә өзеклеге тудырмыйча, бер номердан икенчесенә күчү шулкадәр итеп үрелгән ки, исебез китеп утырды.
Бу көнне залда Актаныштан чыккан күренекле кешеләрне дә очратырга туры килде. Тамашачылар арасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов, танылган баянчы Кирам Сатиев, җырчылар Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, “Казан утлары” журналы редакторы, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм башка кешеләрне күрергә була иде.
– Безнең төп максатыбыз – райондашларны туган якка тарту, – ди район Башкарма комитеты җитәкччесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова. – Шәҗәрәләрне барлауны да юкка башлап җибәрмәдек. Болар барысы да нәселебезне, үткәнебезне белү, киләчәк буынга бай мирас калдыру максатыннан эшләнә. Бу бәйрәмне “Җиде тараф – җиде нур” дип исемләгәнбез икән, юкка түгел. Район гербында җиде нур сурәтләнгән. Шушы җиде нурның район тормышында нинди зур роль уйнавын бу чарада ачып бирергә тырыштык.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев