Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җәлил культвзводта хор, кыллы кораллар ансамблен оештырган" - Римзил Вәлиев (аудиоязма)

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев шагыйрь Муса Җәлилгә кагылышлы яңа материаллар табылыр дип өметләнә. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде. Моннан берничә ел элек “Идел-Урал” легионындагы татарлар башкаруындагы җырлар яздырылган пластинка да табылган иде. Бу капелла турыдан-туры Муса Җәлил катнашында төзелгән. Моннан берничә ел элек аны Татарстанга Германия галиме алып кайткан иде. Бу аудиоязманы укучыларга тәкъдим иткән журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Муса Җәлилгә мөнәсәбәтле яңа материалларның табылуына өметләнүен белдерде. “Әле аның дәфтәрләре дә табылып бетмәгән бит, могҗиза булып, бәлки, табылыр. Мин үзем бер кызыклы табылдыкны әйтә алам – Җәлил үзе культвзводта хор, кыллы кораллар ансамблен оештырган. Немецлар шул ансамбльнең 4 җырын тапты. Иң беренче мин яздым бу хакта. Үземнең мәкаләдә урнаштырылган фотографиядә ансамбльдә булган уенчыларының, бәлки, туганнары бардыр дип язган идем. Уртада торган кара гына егетнең туганнары Оренбургта табылды. Оныкчыгын таптылар”, - дип сөйләде Римзил Вәлиев. Ул Муса Җәлилгә яла ягу очраклары булуын да билгеләп үтте. “Муса Җәлил беркайчан да Гитлерга багышланган поэма язмаган, фатир алмаган, бу - ялган. Ул, чыннан да, иреккә чыгарылгач, Шәфи Алмас фатирында торган. Шәфи Алмас бай гына кеше булган. Шиһап Нигъмәти исемле легионер булган. Германиядә 90 нчы елларда аның белән очраштым. Ул миңа болай дип сөйләде: “Мин, концлагерьга кереп, үзем Җәлилгә анкета тоттырып, аны легионга яздырдым. Юкса, ул анда үлә иде. Легионга эләкмәгәннәр череп үлеп калды”, - ди. Ә ни өчен ул сугыш вакытында, командующий Сталин әсирләрне хыянәтче дип атаганда, исән калмаска тиеш? Сугыш вакытында теләсә кем исән калырга тырыша. Исән калганнар, ә аннары "нишләргә?" дип уйлаганнар. Үзенә нахак бәла ягачакларын белгән ул. Аның Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләрендә бу гел чагылыш таба. Муса Җәлил, әгәр дә ихлас булмаса, “Моабит” дәфтәрләрен яза алмас иде. Җәлил фаҗигасе бик аяныч”, - дип фикерләре белән уртаклашты Римзил Вәлиев. Аның әйтүенчә, Германиядә фашизмга каршылык күрсәтү музее бар. “Шунда Гитлерга каршы көрәшкән 18 зур шәхес кергән, шуларның 11е - татар. 11 җәлилчене мин үзем татар халкының җыелма командасы дип атыйм – кем Үзбәкстан, кем Башкортстаннан, кем Казахстаннан килгән, бергәләп көрәшкәннәр дә, аннары аларның башларын кискәннәр. Тарихта андый факт юк башка”, - ди әңгәмәдәш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев