Татар матбугаты
Җәй көне күбрәк нәрсә кияргә?
Ниһаять, җәй эссесен сиздек. Җылы өс-башны читкә куеп, матур күлмәкләргә күчәргә вакыт җитте. Урамга чыксаң, аеруча хатын-кызлар күзгә ташлана: кайсы төренгән, кайсы, киресенчә, чишенгән... Шәһәр кибетләрендә кием-салымга 50шәр-70әр процент ташламалар. Зур сәүдә нокталарында чүпрәк-чапракның күплегеннән башың әйләнерлек. Тик үзең теләгәнне сайлап алу гына ансат түгел.
– Хәзер кием тегүчеләр күбәйде, хәтта күпмедер көндәшлек барлыкка килде, – ди тегүче-модельер Ләйсән Хаҗиева. – Киемнәрне Төркиядән, Кытайдан кайткан дип тә тәкъдим итәләр. Тик кулга тотуга, аларның сыйфаты әллә ни мактарлык түгел икәнне аңлап аласың: җиңнәре дөрес утыртылмаган, җепләре сыпылып тора, тукымалары синтетик, күбесенчә, полиэстер.
Киемне һәркем кесәсендәге акчасыннан чыгып ала инде. Арзан товар еш кына бер сезонлык була. Бер сезонга җитмәскә дә мөмкин. Кибеттә матур гына эленеп торган күлмәк-итәк, югач, йә сузыла, йә кечерәя, йә күзе китә.
Кыскасы, идән чүпрәгеннән башкага ярамый. “100 процент полиэстердан тегелгән күлмәкләрне алмаска тырышыгыз, – ди Ләйсән. – Алар тәнгә зыян китерә дип саныйм, кайбер кешедә аллергия килеп чыга, чөнки тән тиресе суламый”. Алып караган кеше аны бер киюдә сизә. Шундый киемнән эшкә чыгып китсәң, көн буе үзеңне уңайсыз хис итәчәксең. Ул тукыма курткалар, зонтлар өчен әйбәт, тик күлмәк, итәк, чалбар өчен түгел. Кызганыч, мәктәп укучыларының күлмәкләре дә полиэстердан тегелә башлады. Табигый тукымадан тегелгәне бик аз.
Тукымага килгәндә, җәй көне җитен, ефәк, бамбук әйбәт. Кайбер кеше озын күлмәк кигән мөселман кызларын кызганып кала. “Бу челләдә ничек түзә икән, башында яулык, муены чорналган, күлмәге җиргә тия”, – дип аптырашалар. Киресенчә, тәнне яшерү кояш нурларыннан, пешүдән саклый түгелме? Чыннан да, җәй көне күбрәк нәрсә кияргә соң? “50 нче үлчәмнән зуррак кием алганда, хатын-кызлар, нишләптер, сыланып торганы гәүдәне җыя дип уйлыйлар, – ди Ләйсән. – Киресенчә, ул бөтен кимчелекләрне күрсәтә һәм һава үтеп йөрмәгәнлектән, тиз тирләтә дә. Артык кысканы киюне дә хупламыйм, хатын-кызда серлелек булырга тиеш”.
Җәйге киенү рәвеше турында ислам белгече Гөлнар Балтанованың да фикерләрен белештек. “Мөселманнарның киенү рәвеше ел фасылына карап үзгәрми, – ди Гөлнар Равилевна. – Җәй, эссе, ничек түзәргә инде, дибез. Гарәп илләрендә кап-кара озын киемнәрдән йөриләр. Салкынмы, кызумы, гел шулай, киемне алмаштыру, чишенү турында уйламыйлар. Хаҗга баргач, безгә дә бик бөркү булды. Су эчәбез, интегәбез, зарланышабыз... Без утырган автобуска гарәп гаиләсе – бер хатын, ике кыз, гаилә башлыгы килеп керде. Ир кеше су эчте, ятты, нишләмәде генә инде. Ә озын киемнәрдән булган хатын-кызларның ник бер авазы чыксын. Ничек кереп утырсалар, шулай чыгып та киттеләр. Эссе дип битләрен дә ачмадылар, су да сорамадылар. Бу инде менә сабырлык – исламча, мөселманча караш. Бездә дә ислам кануннарын тотып яшәүче хатын-кызның гаурәте капланырга, бары йөз һәм кул өлеше генә күренеп торырга тиеш”.
Мөселманнардан тыш, дөнья гаме белән гомер кичерүчеләр дә бар бит әле. Динне вакыт-вакыт кына искә алып, гадәти тормыш белән яшәүчеләр күбрәк тә. “Ислам күзлегеннән түгел, гади кеше булып фикер йөрткәндә дә, бездәге киенү рәвеше бернинди кысага сыймый, – ди Гөлнар ханым. – Кайчак бөтенләй чишенеп бетәләр. Бу күренеш дингә бәйләнмәгән. Татарлар да, руслар да, чуашлар да беркайчан кеше алдында шулай чишенмәгән. Бер чик булырга тиеш бит инде. Бер гарәп кунакка килгән иде. Аңа Казанны күрсәтеп йөрдек. Урам тулы – хатын-кыз, кайсы сыланып торган кыска, үтә күренмәле күлмәктән, кайсы шортыдан... Ботлар, күкрәкләр ачык. Нишлисең, безнең әхлак ягы аксаган инде. Боларны күргәч, кунакның күзе акайды. “Ирләре, аталары урамга шулай чыгарга ничек рөхсәт итә икән?” – ди.
Җәй көне тагын бер сорау туа. Мөслимә хатын-кызга нинди киемнән су коенырга? “Шәригать кануннары буенча яшәүче мөслимә нинди генә костюм кисә дә, ирләр белән бер комлыкта су керергә тиеш түгел, ул хәтта хатын-кызлар белән генә су керсә дә, чишенми, – ди Гөлнар Балтанова. – Ни өчен дигәндә, үзе киенгән булса да, башкалар ялангач. Су костюмнары рекламалыйлар. Бу – кем өчендер бизнес, акча эшләү”.
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев