Изге сәфәрдән кайтучыларның 46 кешелек беренче төркемен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршы алды. Аларның хис-кичерешләрен, хәлләрен һәм изге җирдән нинди теләкләр белән кайтуларын "Татар-информ" хәбәрчесе белеште.
Хаҗиларны мөфти каршы алды
Изге сәфәрдән беренче төркем хаҗилары 9 cентбярь төнге 00:50 сәгатьтә Казанга төште. Хаҗиларны каршы алырга аларның туганнары, дуслары һәм журналистлар килгән иде. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә хаҗиларны каршы алды. https://www.youtube.com/watch?v=KTpC0u03eng - Бу безнең гадәткә кертелгән: беренче төркемне озатабыз һәм каршы алабыз. Хәдисләрдә дә хаҗиларны каршылап, алардан дога алсак, Инша Алла, Сөбханә вә тәгалә безнең дә гөнаһларны гафу итәр, диелгән. Хаҗга китәр алдыннан аларга китаплар таратыла. Мәгълүм булганча, Гарәфә көнендә өйләдән алып ахшамга кадәр догада утырырга тиеш булабыз. Бу вакытта бөтен догаларыбыз кабул була. Шуңа күрә без хаҗиларыбызга дәфтәр башларга киңәш итәбез. Алар ул дәфтәргә бөтен авылның теләкләрен язып чыга алалар. Биш вакыт намаздан соң алар үз теләкләреннән тыш илебез, республикабыз өчен дә дога укыйлар, - дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти намазга килгән кебек төгәл вакытында килеп җитте, әмма безнең хаҗиларыбызга бераз тоткарланырга туры килде. Алар көтү залына чыкканчы җитди тикшеренү узды.Ленар Сәйфиев: Ике атна аз булса да, сагындыра
Озак вакыт якын кешеләрен күрмәгән каршы алучылар бераз борчыла да башлады. Гөлназ ханым бу сәфәрдән әнисен, абыен һәм аның хатынын көтә. “Без бик каты борчылдык. Алар элемтәгә дә чыга алмады. Ничек утыруларын, ничек очып китүләрен дә белмәдек. Шуңа эштән соң туры монда килдем”, - ди ул.1700 хаҗига 8 мең тапкыр медицина хезмәте күрсәтелгән!
Изге сәфәрдән кайтучыларның күбесенең күзләрендә яшь иде. Монда якыннарыңны күрми тору, туган җиреңә төшү һәм Аллаһ тарафыннан иң катлаулы сынауларның берсен исән-сау гына үтәп кайту хисе дә булгандыр."Супер-эконом хаҗ"
- Һәрбер кешегә дә шунда баруын телим. Беренчедән, ул фарыз гамәл. Икенчедән, Аллаһ тәгаләгә якынаерга ярдәм итә. Хаҗны Аллаһка иң якын булган вакыт дип саныйм. Авырлыклары да була, җиңеллекләре дә. Ул вакытта аның турында уйламыйсың. Бу бик шатлыклы гамәл. Без бу дөньяда сәфәрдә кебек кенә бит. Аллаһ тәгалә янына да кайтасыбыз бар бит. Ният кылсаң, Аллаһ тәгалә ярдәм итә. Мин безнең бернинди дә авырлыклар булмады дип саныйм. Аллаһ тәгалә шулкадәр ярдәм итә, шулкадәр бүләкли. Безнең супер-эконом хаҗ булды. Әмма, шуңа да карамастан, безне ашаттылар, эчерттеләр, кунакларга да йөрттеләр, шулкадәр хөрмәт иттеләр. Медицина хезмәткәрләре дә күп. Куркубулмады, - дип сөйләде хаҗия Дания Михеева.
Хаҗга икәү барабыз – Илдар һәм Равия Зыяровалар
Бу изге сәфәргә Илдар һәм Равия Зыяровлар инде 3 тапкыр бергә баралар. - Хаҗ кыен гамәл, әмма оешкан рәвештә аны үтәсәк, бернинди авырлыгы да юк. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте дә елдан ел өйрәнә. Мин беренче тапкыр барганда күп нәрсә юк иде әле. Дөресен генә әйткәндә, анда тәҗрибә дә булышмый. Бу - Аллаһ тәгаләнең зур сынавы. Сәфәр вакытында авырырга да туры килә. Аның шарты да шул: кеше сәламәт булырга тиеш. Кеше сәламәт булмый икән, Хаҗ ул фарыз түгел. Татарстан белән элемтәгә дә чыга алдык, тик ул кирәк тә булмады. Анда баргач, элемтә Аллаһ тәгалә белән генә булырга тиеш, - ди Илдар Зыяров.Кодагыйлар: Кибетләрдәге сатучылар татар телендә саннарны белә
Илдар әфәнде белән Равия ханым ирле-хатынлы барсалар, Саҗәрә белән Рәмзия ханымнар кодагыйлар. Алар да якын кешең белән бергә булу хаҗ кылганда күпкә җиңелерәк дип саный.
- Берәр нинди авырлыклар килеп чыкса, бер-береңә ярдәм итештек, оныткан әйберләребезне әйтешеп җибәрдек. Кызганыч, балаларыбыз диндә түгел. Ике әби аларның да шушы туры юлга басуларын теләп, бик күп догалар кылдык. Без йөргән изге җирләрдә аларның да булуларын телибез. Алар да безнең әбиләр шушында булганнар дип искә алсыннар иде, - дигән теләкләрен җиткерде кодагыйлар.
Нет комментариев