Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

IV Мөселман яшьләре форумының программасы билгеле булды

IV Мөселман яшьләре форумының программасы билгеле булды. Аның белән бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында республика мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова таныштырды. “Узган ел белән чагыштырганда, безнең программа нигездә алышынмады. Ләкин быел форумыбыз бер темага багышыланачак”, - диде ул. Форумның көн тәртибенә килгәндә, анда катнашучыларның иртәсе сәгать 6.30 да башлана. Аннан соң юыну, физик күнегүләр ясау каралган. 7.30 иртәнге аш ашау,  шуннан соң исә факультатив, ягъни Коръән дәресләре үткәреләчәк. Сәгать 9.00 дә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлына һәм шәхесенә багышланган дәрес башлана. Аны Пәйгамбәрнең оныгы Габдрәхим Лакрим үзе алып барачак. Бер сәгатьлек дәрестән соң кунак белән очрашу планлаштырыла. Форумда катнашучылар янына кунакка дин әһелләре, галимнәр килер дип көтелә. Очрашудан соң өйлә намазы укылачак. Шуннан соң төшке аш һәм ял вакыты. 14.00 дә тренинг һәм мастер-класслар, 17.00 дә ашап алу, аннан икенде намазын уку һәм кичке ашка кадәр уеннар үткәрү каралган. Кичке 9 тулганда ахшам намазы, намаздан соң кичке линейка һәм 22.30 да кичке чаралар башлана. Сүз уңаеннан, форум Болгар шәһәрендә 15-21 июль көннәрендә үткәреләчәк. Анда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 150 кеше катнашыр дип көтелә.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев