Татар матбугаты
Испаниядә яшәүче Бернард Монот "Ана теле" онлайн-мәктәбе аша татар телен өйрәнгән
“Ана теле” онлайн-мәктәбеннән иң актив кулланучыларның берсе – Испаниядә яшәүче Бернард Монот. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында “Ана теле” онлайн-мәктәбенең 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә онлайн-мәктәп үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова хәбәр итте.
Үзәк җитәкчесе, “Ана теле” онлайн-мәктәбендә белем алу өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгы аша теркәлгән максатчан төркемнәр булуын билгеләп узды. “Бу укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, кайбер елларда Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре булды. Ирекле кулланучылар арасында мәктәптә үз туган телен өйрәнмәгән татарлар бар. Бу Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр. Алар өчен туган телгә кайту мөһим. Кулланучылар арасында төрле һөнәр ияләре, тел белән кызыксынучылар бар”, - дип Кадрия Фәтхуллова мисалга Бернард Монотны китерде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу укучы татар теле буенча онлайн-дәресләрнең 9 нчы баскычына җитеп, үзәккә татарча хатлар яза башлаган. “Бернард Монот элекке дипломат, гомере буе Франциянең Тышкы эшләр министрлыгында хезмәт иткән. Ул үзе француз, Испаниядә яши, төрек теле белгече. Ул гомере буе төрек теле белән эшләгән, пенсиягә чыккач, тагын бер төрки тел өйрәнергә теләгән. Интернетта татар телен өйрәнү буенча дистанцион курс булуын белеп бик сөенгән”, - дип сөйли Кадрия Фәтхуллова.
Ул “Ана теле” мәктәбендә татар теленә өйрәнүчеләрнең яше 12-13 яшьтән алып 70 яшькә кадәр тибрәлүен әйтте. Кадрия Фәтхуллова әйтүенчә, кулланучылар арасында төрлеләре очрый. Кемдер теркәлүгә өзлексез укый башлый, ә кемдер төрле сәбәпләр аркасында югалып торып, тоткарлыклар белән белем ала, кемнәрдәдер телгә карата кызыксыну сүнүе дә бар. Ел дәвамында һәр кулланучы туктаган җиреннән укуын дәвам итә ала. Лицензия бер елга бирелә, әлегә 5 ел эчендә икенче елга калучылар булмаган.
EF Corporate Language Learning Solutions ның Россия БДБ илләрендә генераль директоры Эдуард Балдаков әйтүенчә, “Ана теле” проектының уникаль булуын башка милләт вәкилләре дә билгеләп үтә. Аның фикеренчә, онлайн-мәктәптә татар теленә өйрәтү бик мавыктыргыч оештырылган. “Глобальләшү шартларында кечкенә телләр йотыла бит, шунлыктан башка милләтләр дә бу методика белән кызыксына. Бу нисбәттән, Татарстанда тупланган тәҗрибә башка халык вәкилләренә дә кызыклы. Республикага Россиянең төрле республикаларыннан, якын чит илләрдән килеп торалар. Тәҗрибә, белем уртаклашу бара. Бу контекстта Татарстан полилингваль мохиттә лидер булып күренә, һәм республика үрнәгенә башкалар да иярер”, - дип белдерде ул.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев