Татар матбугаты
Ислам мәдәнияте музеенда Германиядәге татарлар тормышына багышланган "түгәрәк өстәл" узачак
24 июль көнне 13:00 сәгатьтә Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман” дигән "түгәрәк өстәл" узачак. Бу хакта “Татар-информ “ мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.
"Түгәрәк өстәл" “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар ” дигән халыкара күргәзмәнең тантаналы ябылуы уңаеннан оештырыла. Проект Ислам мәдәнияте музее һәм Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты бергәләп тормышка ашыра.
Исегезгә төшереп узабыз, 23 июнь көнне Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар ” дигән күргәзмә эшли башлаган иде.
“Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман” дигән "түгәрәк өстәл"дә Вустрау шәһәрендәге Брандербург- Пруссия тарихы музее директоры Штефан Тайлиг һәм Коръән коллекционеры - мөселман немец Хассан Хааке катнаша. Чарада Германиядәге мөселман оешмалары һәм исламны, Коръәнне өйрәнү тарихы белән дә танышырга мөмкин булачак. Муса Җәлилнең Вустрау лагеренда булган чоры хакында да яңа мәгълүматлар һәм Беренче Бөтендөнья сугышы әсирләренең авыз иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин булачак.
"Түгәрәк өстәл" барышында Штефан Тайлиг күргәзмә буенча шәхсән үзе соңгы экскурсия дә үткәрәчәк. “Казан Кремле” музей тыюлыгына Германиядә татарлар тарихына нисбәтле фотолар һәм китаплар да бүләк итәчәк, дип хәбәр итә проект авторлары.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев