Татар матбугаты
Интернеттан башка тормыш бармы?
Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләрнең 75 проценты даими рәвештә интернеттан файдалана. Ә үсмерләр арасында андыйлар 90 процент тәшкил итә. Шуңа күрә күпчелек социаль челтәрләрдә теркәлү өчен паспорт таләп ителү турындагы яңалыкны хупламаган. Аның каравы респондентларның 60 проценты үсмерләргә шәхси бит ачуны тыю турындагы тәкъдимне аклаган. Шул рәвешле малай-кызларны интернеттан йолып алып, чынбарлыкка кайтармакчылар. Тик алай гына булса икән...
Соңгы арада интернетның зыяны турында олысы да, кечесе дә сөйләшә. Әти-әниләр дә, белгечләр дә, хәтта депутатлар да социаль челтәрләрдән янаган куркынычны киметү турында баш вата. “Үлем төркемнәре” бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырды. Нишләргә? Әлеге уңайдан тәкъдимнәр “куера” барган саен, җәмәгатьчелек фикере икегә аерылды. Берәүләр катгый тыюны хупласа, икенчеләр исә мәсьәләнең икенче ягына бармак төртеп күрсәтә. Шул исәптән, социаль челтәрдә теркәлү өчен паспорт таләп ителү турындагы закон проекты уңаеннан да бәхәс купты. Ил Президенты киңәшчесе, интернет үсеше институты советы рәисе Герман Клименко сүзләренә караганда, бу яңалык – сафсата. “Теләсә нәрсә уйлап чыгарып була, әмма ул закон эшләячәк дигән сүз түгел әле”, – дигән белгеч. Аның фикеренчә, тыю аркасында үсмерләр чит илләрдә теркәлгән социаль челтәрләргә “качып” бетәчәк. Шул гына. Нәтиҗәдә малай-кызларны күзәтү тагын да катлауланачак.
“Ярамый”га карамый! Моның белән илнең элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров та килешкән. Ул балаларны кечкенәдән үк интернеттан файдаланырга өйрәтергә киңәш итә. Моның өчен “дөнья пәрәвезе”ндә тыюлар керткәнче, иминлек тәэмин итәргә кирәк, дигән ул. “Үлем төркемнәре”нә каршы кәефне күтәрүгә корылган сәхифәләр уйлап табарга да тәкъдим иткән. Россия Дәүләт Думасының комитет җитәкчесе Леонид Левин сүзләренә караганда, тыю үсмерләрнең тагын да куркыныч гамәлләр кылуына китерәчәк.
Әти-әниләр арасында да уртак фикер юк. Ник дисәң, закон проектындагы төгәлсезлекләр аркасында балалар киләчәктә интернеттан уку өчен кирәкле мәгълүматны да ала алмаска мөмкин. Шул ук “Википедия”дә тыелган исемлеккә эләгә икән. Баласына күз-колак була белмәгән әти-әниләргә ике мең сумга кадәр штраф яный. Китап киштәсендә тузан җыеп яткан энциклопедияләргә яңадан әйләнеп кайтырга туры килмәгәе.
Бу көннәрдә “Платформа” үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре дә билгеле булды. Суицид очракларын өйрәнүче белгечләр һәм психологлар әйтүенчә, интернет үзе генә кул салуга сәбәпче була алмый. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр мөһимрәк, дигән алар. Белгечләр социаль челтәрләрдәге “үлем төркемнәре”ннән янаган хәвеф-хәтәрне гомумән шик астына куйган. Белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 74 проценты үз-үзенә кул салуга китергән төп сәбәпләр арасында әти-әни белән уртак тел таба алмауны һәм гаиләдәге кыенлыкларны атаган. Сораштыруда катнашучыларның өчтән икесе, яшьтәшләрең белән уртак тел таба алмау элмәккә менгезергә мөмкин, дигән. Әлеге исемлектә җавапсыз мәхәббәт (28 процент), моңа кадәр таныш булмаган хисне тоеп карау теләге (25 процент), киләчәккә ышанмау (18 процент), укудагы кыенлыклар (16 процент) да бар. Респондентларның 36 проценты социаль челтәрләрдән чыннан да куркыныч яный дип саный. Аларның нибары 3 проценты, бу – үз-үзеңә кул салуга китерә ала, дигән. Ул арада Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) 2017 ел башыннан бирле суицидка өндәгән 4 мең “үлем төркеме”нең эшен туктату турында хәбәр иткән.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев