Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Интернет, социаль челтәрләр үзе бер дөнья – мин социаль челтәрләргә кергән бер шигырем белән популярлаштым" - Роберт Миңнуллин (видео)

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзен социаль челтәрләрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы популярлаштырды дип саный. “Интернет, социаль челтәрләр үзе бер дөнья – мин социаль челтәрләргә кергән бер шигырем белән популярлаштым”, – диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Туймазы татар дәүләт драма театрының Казанда күрсәтелгән “Каеннарым белән...” шигъри спектакле алдыннан. Әдәби композиция шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Шагыйрь шигырьне төрле соус белән бирергә кирәк дигән фикердә. “Шигырь телевидениедән, радиодан, сәхнәдән яңгырарга тиеш. “Калеб” балалары шигырьне сәхнәдән яңгырату белән шөгыльләнә”, – дип шигъри театр жанрын хуплады ул. Мәгълүмат өчен, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы популярлаштырды дигәндә, Роберт Миңнуллин "Татар-информ" аша социаль челтәрләрдә таратылып, халык арасында популярлашкан шигырен күздә тота. Ул шигырьне шагыйрь "Татар-информ"га биргән интервьюсында сөйләгән иде. Әлеге видеодан өзек Facebook, VK, OK социаль челтәрләрендә, Whatsapp, Telegram мессенджерларында таратылды. Мисал өчен, ОК соцчелтәрендә аны 10 меңнән артык кеше карады.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев