"Ике йөз елдан соң инкыйраз" - Гаяз Исхакыйның 1902 елда язган антиутопиясе. Автор болгар халкының наданлык аркасында бетә баруын сурәтли. Төп геройларның берсе - Җәгъфәр. Ул болгар халкының соңгы вәкилләренең берсе. Җәгъфәр акыллы, халкының тарихын һәм аның ни өчен юкка чыгуының сәбәпләрен белә, милләтен саклап калырга тели. Әмма аның Сөембикә исемле хатыны да, баласы да үлә. Соңыннан Болгар шәһәрендә манара ишелеп, ул үзе дә һәлак була. Әсәрнең кыскача эчтәләге белән сылтамага кереп танышырга мөмкин.Әлеге вакытта http://teorius.ru/timer/ сылтамасы белән кереп карасак, инкыйразга 85 ел да 10 ай һәм берничә сәгать калганын күрәбез. Гаяз Исхакый татар халкының киләчәге турында кайгыртып язылган “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле әсәрен 1902 елда иҗат итә. Ул вакыттан бирле 115 ел узган дигән сүз. Инкыйразга кадәр калган 85 ел вакытны хәзер счетчик кирегә саный.
Инкыйразны фаразлау татар халкын "программалаштыру" түгелме?
Таймерга карата төрле карашлылар бар. "Татар-информ” хәбәрчесе шул фикерләрне туплады.

Проект авторы Илдар Әюповтан, инкыйразны шул рәвешле фаразлау кеше өчен “программалаштыру” кебек булмыймы, дип кызыксындык. Илдар Әюпов әлеге проектны шаяртулы кисәтү, шаяртып куркыту максатыннан эшләнүен әйтә. Ә үзе инкыйразга ышанмавын белдерде.

Исхакый тенденцияләр турында гына язган
Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин:
– Гаяз Исхакыйның бу әсәрен ниндидер программалаштыру дип кабул итеп булмый. Ул, танылган шәхес буларак, нинди тенденцияләр мөмкин булуы турында язган. Тел бетү ул татарларга гына кагылышлы түгел. Көн саен дөньяда телләр юкка чыга. Глобальләшү чорында бер күренеш инде ул. Татарларның, аларны махсус кемдер бетерә, дип каравы дөрес булмас иде. Әгәр татарларның үзаңы булмаса, шиксез, ул процесслар тагын да тизләшәчәк. Шуны күз алдында тотарга кирәк: бүген телне саклап калу өчен административ мөмкинлекләр кимегәннән кими бара.

Инкыйраз тормышка аша башлады инде
Татар язучысы Рабит Батулла:
– Инкыйраз тормышка аша башлады бит инде. Әгәр шушылай барса, 200 елга да тулмый. Исхакый әүлия булган бит. Телне ачыктан-ачык бетерергә тырышалар, элек әле кычкырып әйткәннәре булмады. Тагын 15 елдан соң бетә инде ул, әгәр халык күтәрелмәсә. Хәер, күтәрелмәсә дип, ризалашып яткан кеше юк, бик күп язалар бит. Ульяновск, Саратовларда да. Телне бөтенләй юкка чыгарырлар дип уйламыйм. Ул бит инде Конституцияне бозу. Телне бетерәсең килсә, алайса башта Конституцияне үзгәртергә кирәк.
Икенче караганда, татар бит үзе ризалаша мәктәпләрне ябуга. Әстерхан өлкәсендә дә, РОНОдан кешеләр килеп, халыкны җыеп яптылар мәктәпләрне. 69 елны без группа белән барган идек, нәкъ менә 69 елда яптылар мәктәпләрне. Астыртын хәйлә бар бу мәсьәләдә. Халык бит ул ныклап торып уйламый. Үзегез яптыгыз бит, дип кенә әйтәчәкләр. Уфада, Мәскәүдә башка җирләрдә дә бар иде бит мәктәпләр – юк алар хәзер.

"Кайвакыт проблеманы хәл итү өчен кешене куркытырга кирәк"
Драматург Мансур Гыйләҗев:
– Инкыйраз – ул бит кисәтү. Бер яктан ул кисәтү, икенче яктан шулкадәр объектив нигезе бар. Аны кисәтеп язган Гаяз Исхакый. Хәзер без акылга, иманга килмәсәк, милләтебезне югалтырга мөмкинбез. Инкыйраз идеясе бик көчле. Аны зур дәрәҗәле кеше Исхакый гына яза алган. Хәзер башка берәр кеше язса, аны чукып бетерерләр, милләткә каршы, дип юкка чыгарырлар иде. Исхакыйның милләтне саклап калу өчен борчылуын чагылдыра әсәр. Кайвакыт бит проблеманы чишәр өчен кешене куркытырга кирәк. Кеше куркуыннан дөрес адымнар ясый башлый. Аннары Исхакый формасын да дөрес итеп тапкан – һәр кешегә барып җитә торган итеп. Исеме дә нинди бит – Ике йөз елдан соң инкыйраз!
Генетика, кан көчле безнең!
- Инкыйраз бер башланса, аны туктатып булмый. Татарны соңгы 500 ел дәвамында гел кысып, кимсетеп, юкка чыгарырга тырышып яшәгәннәр. Инкыйразга әле бик ерак, ләкин нык уйланырга кирәк. Безгә урыс дәүләтенең үзәгендә яшәү җиңел нәрсә түгел, ләкин һәркайда татар бар – сәясәттә, спортта... Спортта күпме җиңүчеләр безнекеләрдән, ярый, көрәшчеләр Дагыстаннан, ә башка милләтләр әллә ни күренми. Татарлар әйбәт кенә җиңеп баралар, быел Кореяда фигуристкабыз җиңде. Димәк, генетика, кан бик көчле безнең. Тамыр системасы бик көчле татарның, шуңа күрә өметсезләнергә әле иртәрәк. Ул әсәрне нык пропаганадаларга кирәк, ләкин дөрес пропаганда булырга тиеш. Бу – дата билгеләү, фараз, киләчәкне күрсәтү түгел, бу кисәтү, - дип фикерен җиткерде Мансур Гыйләҗев.
Инкыйраз-таймер телне югалтмаска ярдәм итә
Илдар Әюпов уйлап чыгарган Инкыйраз-таймер Мансур Гыйләҗев күңеленә бик тә хуш килде. – Бик шәп идея бу. Хуплыйм. Молодец. Бу дөрес, кызык адым. Бу безгә иманга кайтырга, телне югалтмаска ярдәм итә. Психологиягә тәэсир итә. Пауло Коэльоның “Вероника желает умереть” дигән әсәре бар бит. Теге кызга “син 7 көннән үләсең” диләр. Кеше үлемнән куркып яши башлый. Менә монда да шушындый психологик тәэсир булырга тиеш. Безнең милләт тә 85 ел калганын белеп, ничек юк инде юкка чыгабыз дип уйлана башлый. Минемчә, бу бик дөрес нәрсә, - диде."Гомереңә таймер куясың икән, “менә үләм, менә үләм” дип кенә яшәргә кала бит инде"
Язучы Марат Кәбиров:
– Әсәрнең файдасы бар, билгеле. Бу – дөньяга мәңгегә килмәгәнсең дигән бер кисәтү. Мәңгегә килгән кебек эшләргә түгел дигән рухта язылган әсәр. Инкыйраз башланды дию белән килешәм инде. Фәләненче елларда дөнья бетә дип сөйләнеп утыра иделәр. Әбиләр 2010 елда дөнья бетә дип сөйләделәр. Мәктәпләрдән татар телен алгач та, дөнья бетәр кебек тоела иде. Бетмәде бит дөнья.
Исхакый чорында урыс телен белү мөһим булгандыр. Исхакый бит ул үз дәвере өчен язган. Рус теленнән башка чыгып китә алмаган бит инде халык.

"Счетчикны 1552 елдан җибәрергә кирәк иде"
Журналист һәм режиссер Фәнис Камал:
- Монда минем фикерем ике төрле. Бер яктан хуплыйм, шушы әсәргә нигезләнеп, кире счетчик булдыру “уян, халкым” дигән мәгънәдә яңгырарга мөмкин. Икенче яктан, бу психологик яктан авыр тәэсир итәргә мөмкин. Бар бит шундый аеруча милләтпәрвәр кешеләр. Вакыт аз кала, дип психологияләренә тискәре тәэсир булуы бар. Кемнеңдер төшенкелеккә бирелүе ихтимал. Безнең чорда кемдәдер “уңышларга ирешә алмабыз” дигән фикерләр туарга мөмкин. Ничек кенә булса да, бу татар кешесен уйланырга мәҗбүр итә. Кеше саклану чараларын күрә башлый.
"Бу таймерны гражданлык үзаңы, күңел сыкравы гамәле дип бәяләргә була"
Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова:
– Бүгенге көнне татарлар үзләрен авыр хис итәләр, чөнки тел мәсьәләсе, мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре безнең өчен зур травма булды. Иң куркынычы шул: без дәүләтебезгә, җитәкчеләребезгә таянабыз кебек, әмма алар безнең өчен таяныч булмады. Алар безнең сорауга җавап бирмәделәр. Кеше шаккатып, катып калды, шуңа күрә хәзер чарасын эзли. Бу таймер да шул кеше күңелен кузгату өчендер. Без бергәләп шушы вазгыятьтән чыгу юлын табарга тиешбез. Ассимиляция коточкыч көчәйде хәзер. Мин шәхсән үзем рус бистәсендә үскән бала, әмма ләкин бездә көнозын радио эшләде. Мин Вахит абыйның тел турында тапшыруларын тыңлап үстем. Мәктәптә русча укыдым, тик Илһам Шакировның, Вафирә Гыйззәтуллинаның җырларын тыңлап үстем. Татарлык хисен безгә мәктәптә тәрбияләделәр. Директор үзе рус булса да, балалары татар теле дәресләренә йөрмәсә, ата-аналарын чакырта иде.
Ләкин мин хәзер дөньяның үзгәрүен, күңелләр сынуын күрәм. Интернетта бу таймерны гражданлык үзаңы, күңел сыкравы гамәле дип бәяләргә була. Кеше күңелен уятырга теләү дияргә була. Куркыныч хәл бит бу – вакытны санау. Безнең Президенттан соң милли проблемалар өчен җаваплы кеше юк. Ә халык дәүләт бар икәнен тоярга тиеш.

Нет комментариев