Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иң зур бурыч – ватаныбызда булган илаһият мәктәбен тергезү" (ӘҢГӘМӘ)

4 сентябрьдә Болгар Ислам академиясе шәкертләре укуларын башлап җибәрәчәк. Шул уңайдан, инде укучыларыгызны кабул итеп бетердегезме, академиядә ничә факультет, бүлек булачак; мөгаллимнәрегез җитәме, кебек сораулар белән яңа уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.   – Лицензия алынды. Инде рәсми рәвештә студентлар җыеп укыта алабыз. Абитуриентларны җәлеп итү эшенә күптән керештек. Ике җәйге лагерь уздырдык. Әлеге лагерьларга килгән алт­мышлап кешедән егермесен сайлап алдык. Болай килүчеләр дә булды. Бүген академиябездә укырга теләүче кырыклап кеше бар. Болар беренче сынауны узды. Аларның күбесен кабул итәрбез дип уйлыйм. Сер түгел, психологик проблема да бар: әлеге шәкертләрнең күбесе зур шәһәрләрдә – мегаполисларда яшәүчеләр. Болгар җирлегенә ияләшү ансат булмастыр дим. – Кемнәр ул Болгар ака­де­миясенең беренче шәкерт­лә­ре? – Без БИАга бакалавриат дип­ломы булган (дөньявимы, диниме – анысы икенче мәсьәлә), камил булмаса да гарәп телен бел­гән, югары белемле кеше­ләр­не генә алабыз. Инде икенче-өчен­че курста гарәп телен яхшы бе­лүләре зарур, чөнки фәнни эш­ләрен гарәп телендә дә язачак­лар, аларның язган хезмәтләрен гарәп илләрендә дә белергә, укый алырга тиешләр. Билгеле, нәрсә язганнарын Россия җә­мәгатьчелеге дә белсен өчен, әлеге хезмәтләрнең урысча да авторефератлары булу мәҗбүри. Табигый, беренче чиратта дини белеме булганнарга өстенлек бирелә. Анда РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе студентлары бара алмый. Академия магистратура һәм докторантура буларак ачыла. Шуңа күрә магистр булганнарны – докторантурага, бакалаврларны магистратурага кабул итәбез. Дөрес, укырга ке­рер­гә теләүчеләрнең күбесе – үзе­безнең РИУны тәмамлау­чы­лар. Лицензия алу сузылганга, таныту эшләре алып бара алмадык. Хәер, Уфа Ислам институтын, Мәс­кәү Ислам институтын тә­мамлап чыгучылар да килде. Кавказга махсус барып, үзебез сайлап алдык: аннан кимендә сигез кеше булачак. Алтысы – магистратурага, ике-өче докторантурага кермәкче. Август ахырында алар килеп җитәр дип торабыз. БИА федераль проект булганга, укучыларыбызны төрле төбәк­ләрдән җыйдык. Укыту стандарты ел дәвамында эшләнде. Җи­ңел эш түгел бу. Өч ел элек Рос­сия­дә урта дин белеме бирү стандарты эшләгән идек. Аннан соң бакалавриат дәрәҗәсенә туры килүче югары дини белем бирү стандарты булдырдык. Аны Россия ислам дини белеме бирү советында кабул иттек. Чит ил­ләрдәге – Мисыр, Малайзия, Марокко, Иордания кебек биш-алты мәшһүр югары уку йортла­рының программаларын, стандартларын файдаланып, аларны Россиядәге барча югары ислам уку йортлары белән килештереп, ниһаять, магистрлык дәрәҗә­сен­дә югары дини белем бирү стандартлары эшләдек. Ул бездәге югары уку йортларының таләп­ләренә туры килә. Шунсыз укытуны башлап җибәреп булмый. Иншалла, укучыларыбыз ислам фән­нәре магистры, ислам фән­нәре докторы дигән исем алып чыгачак. Магистрлар – өч, докторлар ике ел укытылачак. Табигый, укуын дәвам итәргә теләгән, яхшы укыган магистрларга докторантурага керү мөмкинлеге бирелә. Башка җирдә магистр­лыкны яклаганнар да БИАга керә ала. – Яшь буенча чикләүләр бармы? Әйтик, илле яшьлек кеше килсә дә, кабул итәчәк­сез­ме? – Россия законнары буенча, андый чикләү юк. Совет заманында көндезге бүлеккә 35 яшькә кадәр генә кереп була иде. Инде бездә укырга теләк бел­дерүчеләргә килгәндә, аларның барысы да – яшьләр. Иң өлкәне 35 яшьтә дип беләм. Әлбәттә, беренче чиратта, яшьләрне әзер­ләргә кирәк. Кемдер диссертация якларга тели икән, якласын. Яшь буенча чикләмибез. Докторантура, билгеле, докторлык диссертациясе язуга корылган.  Бәл­кем анда читтән торып та укып була­дыр, тик магистратурада көндезге укыту гына каралган. Докторантурада стандарт та юк. Аның хакында нигезләмә-та­ләп­ләр генә бар. Докторларны шул нигезләмәгә таянып әзер­ләя­чәк­без. Диссертация темаларын бил­геләү һәм шәкертләребезгә яхшы җитәкче табу – аеруча җит­ди мәсьәлә. Гомумән, хәзер бик зур проблема бу.  Алдыбызда торган иң зур бурыч – ватаныбызда булган илаһият мәктәбен тергезү. Моның өчен без нинди фәнни проблемаларны өйрә­нер­гә тиеш соң? Менә шуларны тә­гаенләргә кирәк. Әлбәттә, татар илаһият гыйлемен белергә кирәк.   Шиһабетдин Мәрҗани, Курсави, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев һәм башка шундый га­лим­нәрне өйрәнергә тиешбез. Ләкин алар белән генә дә чик­лә­неп булмый. Әйтик, бүген Идел-Урал буйларында – Әбүхәнифә мәзһәбе, Кавказда Шәфигый мәз­һәбе га­мәлдә икән, без аларда булган актуаль мәсьәләләрне дә өйрә­нәчәкбез. Мәсәлән, без Матуриди гакыйдәсе дип күп сөй­либез, тик Матуриди хакында язылган хезмәтләр аз. Сер түгел, илаһият гыйлеме буенча бел­геч­ләребез юк. Чит илдә белгечләр бар-барын, әмма алар безнең илаһият тарихын белми. Менә шундыйрак проблемалар бар, иншалла, хәл ителер. Билгеле, без беренче чиратта укучыларыбызга тирән клас­­сик ислам дини белеме би­рергә тиеш. Югый­сә кайбер га­лимнәрдән, нигә һаман урта гасырлардан калган, искергән белем бирәсез, без бит XXI гасырда яшибез, дигән дәгъвалар ише­тергә туры килә. Ислам динендә урта гасырдан калган, искергән белем дигән нәрсә юк. Классик белем бирү – бер нәрсә, әмма аны хә­зерге заманга яраклаштыру – икенче әйбер. Гарәп иллә­реннән килгән укытучылар классик белем би­рәчәк. Шул ук вакытта ул белемне файдалану ча­расы-ко­ралы, ягъни методологиясе, методикасы да, чыганак­лар белән эшләү ысулы, чыганакларга анализ ди­гән нәрсә дә укучыларга тө­шен­дерелергә тиеш. Россиядә андый белгечләрне табарга мөм­кин. Әйтик, Пиотровский, Сюкияйнен, Прозоров, Фролов, Наумкин, Тәүфыйк Ибраһим, Ефим Резван кебек галимнәр, даими эшләмәсә дә, БИАда мастер-класслар уздырыр, махсус курслар үткәрер дип торабыз. – Классик белем дидегез. Укучыларыбызга аңлаешлы булсын өчен, шундый берничә гади мәсь­әләгә тукталып китик әле. – Чыннан да, классик белемсез булмый. Дин тирәсендә йөргән кайбер галимнәр шул әйберләрне инкарь итәргә тырыша. Күптән түгел генә берсе, һаман җеннәр турында сөй­ли­ләр, XXI гасырда нинди хәл инде бу, дип мыскыллап язып чыкты. Әмма Коръәндә Аллаһы Тәгалә җеннәрне уттан яралтканын ачыктан-ачык әйтә. Алар бар. Шуңа күрә үзен мөселман дип санаган кеше җеннәрнең барлыгына ышана. Җеннәрнең барлыгын таныйсың икән, табигый рә­вештә, алар кайда яши, кешеләр белән мөнәсәбәтләргә керәме, ашыймы, кешеләргә йогынты ясыймы, үрчиләрме кебек бик күп сораулар туа.  Моның өчен аның Коръәнне, хәдисләрне белүе зарур. Менә шушыны инкарь итәргә теләүчеләр бар. Ислам динен кабул иткәнсең икән, шундый сораулар тумый калмый, шуларга җавап табарга тиеш­сең. БИАны тәмамлап шул сорауларга да җавап бирә алмый икән, аның татар-мөселман өм­мәтенә йогынтысы, файдасы булмаячак. Менә шуны аңламыйлар. Шуңа күрә БИАда “Ислам ди­нендә фәрештәләр”, “Ислам ди­нендә җеннәр” дигән диссер­тацияләр якланса, мин аларны бүген бик актуаль проблема дип саныйм. Дөньяви кеше җенгә ышанмый, моңа әкият дип карый. Әмма мөселман кеше фә­рештәләр, җеннәр барлыгына ышана. Мәскәү галиме Налич “Ангелы в исламе” дигән диссертация яклаган иде. Коръәндә, хәдисләрдә бу хакта нәрсә әй­тел­гән, урта гасыр авторлары нәрсә язган, башка диннәрдә фәреш­тәләр турында ниләр тасвирлана кебек сорауларга ачыклык кер­телгән анда. Теологиядә бу – фәнни проблема. Әгәр мифология, тарих, исламны өйрәнү фән­нәре күзлегеннән караганда уйдырма булып тоелса да, безнең өчен  болар әкият түгел. – Күпме укытучы булачак? Чит илләрдән ничә мөгаллим килде? Аларның яшәү шартлары хәл ителгәнме? – Магистр, докторларны әзерләгәч, БИАда фәннәр аз. Мәс­әлән, беренче семестрда җиде-сигез генә фән. Бездә да ими укытачак өч гарәп белгече киләчәк. Шулай ук даими укытучы өч кеше – Россиядән. Калган фәннәрне чакырылган профессорлар укытачак. Вахта ысулы белән эш­ләячәксез, дип сөй­ләшеп куйган шундый унбишләп укытучыбыз бар. Аларның үз курсларын, әй­тик, ун көн эчендә укып китүләре ихтимал. БИА ихатасында укытучылар  өчен аерым бер кампус-бина бар. Гаилә белән тору өчен бәлкем ул әллә ни уңайлы тү­гелдер. Ләкин бу хәл ител­мәс­лек мәсьәлә түгел. Аерым кешеләргә килгәндә, бүген-иртәгә хатыны белән бергә “Әл-Әзһәр” университеты профессоры Исмәгыйль Былбыл килеп җитәчәк. Әлеге университеттан доктор Хәм­делла Сафтый дигән мөгаллимне дә көтәбез. Гыйрак­лы Абдерраззак Сәгъди дигән укытучыбыз алданрак килде. Сү­рия­дән докторлар белән шө­гыль­ләнер дип кө­телгән Зөһәйли атлы күре­некле галим дә килсә, БИАның абруе артыр дип торабыз. Дин өлкә­сендә остазлар зур урын били. Табигый, магистр, доктор булырга җыенучылар күпче­лек вакытларын китап­ха­нәләрдә мөстә­кыйль шөгыль­ләнеп, чыганакларны өйрәнеп уздырырга тиеш. – Болгар Ислам акаде­мия­сенең ректоры да билгеле, аның президенты да бар. Бу вазыйфага Камил Исхаков билгеләнде. Тарткалашу килеп чыкмасмы? Кем кемгә буйсына? – Ректорның да, прези­дент­ның да үз вәкаләтләре бар. Чыннан да, Болгар Ислам академиясе формалаша башлауга ук андый проблема туды. БИА – зур ху­җалык, ундүрт мең квадрат метр мәйдан биләп тора. Аның белән идарә итәсе бар. Вәка­ләт­ләрне тәгаенләргә кирәк. Мин, беренче чиратта, уку-укыту процессын оештыру, абитуриентлар кабул итү кебек эшләргә җавап бирәм. Хуҗалык эшләре президент вәкаләтендә булачак. – БИАда татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы кафедралары булачакмы? – Беренче елны кафедраларны гомумән ачмыйбыз. Чөнки утыз-кырык кеше генә җыябыз. Кафедра булгач, анда лаборантлар, укытучылар, кафедра мө­дирләре эшләргә тиеш. Әлегә андый ихтыяҗ күренми. Әнә Петербургтагы Европа университетында кафедралар юк. Чакырылып торучы профессорлар укыта. Укучылар күп булмаганда кафедралар ачу­ның мәгънәсе юктыр. Татар телен, әдәбиятын, тарихын белүгә кил­гәндә, без татар телле, мәдә­ния­те­безне яхшы белгән абитуриентлар да алабыз, әле алар күп­челекне тәшкил итә. БИАда татарча өй­рә­неп утырырга түгел, татар чыганакларын өйрә­неп, алар  диссертация язарга тиеш. Шуңа күрә без чыганакларны, татар илаһият белемен өйрә­нүне өстенлекле юнә­леш итеп куярбыз, гыйльми эшлә­ребезнең 60-70 проценты татар илаһият белемен өйрәнүгә бәйле булыр дип торабыз. Мәр­җани, Курса­ви­ларның хезмәт­ләре нигездә га­рәп телле. Ә инде XX гасырда яшәгән Муса Бигиев, Риза Фәх­ретдиннәр татарча язган. Алар­ның хез­мәтләрен укып-өйрәнеп язылган диссертация­ләр безгә һичшиксез кирәк. – Шул ук вакытта Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Рафаил Хәкимов кебек танылган га­лимнәребез дә студентларга лекцияләр укый алачактыр? – Әлбәттә, шулай. Иҗтимагый фикер тарихы белән шөгыль­лән­гән һәр Россия галимен БИА шәкертләре белергә тиеш. Тарихны, гомумән, дөньяви фән­нәр­не дә белү-төшенүләре мө­һим. Әйтик, шәкерт Мәрҗани турында яза икән, аның турында язылган барча хезмәтләрне дә укуы, белүе зарур. – Болгар Ислам акаде­миясенең башка ислам илләре уку йортларыннан аермасы нәрсәдә? – Мәгариф системасы илебез шартларына яраклаштырылырга, Россия үзенчәлекләрен исәп­кә алып, илаһият мәктәбебезне тергезү максатын куеп, эшләргә һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Шәкерт нинди генә яхшы чит ил университетында укымасын, анда безнең Әбүхәнифә, татар традицияләрен белмиләр.    
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев