Бу дөньяда ике төрле байлык бар: матди байлык һәм рухи байлык. Аларның кайсы мөһимрәк булуы турында инде борын-борыннан бәхәс бара. Югыйсә җавабы бик гади кебек: алар икесе дә мөһим, кеше өчен икесе дә кирәк. Ләкин, ни кызганыч, бик күпләр бу байлыкның берсенә генә ия, арабызда икесеннән дә мәхрүм адәм балалары да бихисап. Нишләп болай соң әле бу? Гомерем буе эзләп тә шушы көнгә кадәр минем бу сорауга җавап таба алганым юк иде...
Безнең халыкта “байлык бер айлык” дигән гыйбарә бар. Монда сүз матди байлык турында бара, ә күңел байлыгы, рухи байлык – гомерлек. Ни өчен болар турында сөйлим әле мин. Сәбәбе бик гади, чөнки сүзем байлыкның нәрсә икәнен белгән унбиш ел инде Финанс министрлыгын җитәкләүче Радик Гайзатуллин турында барачак. Төрле мөнбәрләрдән ясаган чыгышларын тыңлаган, аның белән очрашкан чакларда башымда әлеге сорау бөтерелә башлый. Гадәттә, мин аны Дәүләт Советы сессияләрендә, Комитет утырышларында яисә Финанс министрлыгында күрәм. Акча булган, акча бүлгән җирдә, бигрәк тә бюджет кабул иткәндә һәрчак ыгы-зыгы чыга, кызу бәхәсләр куба. Андый чакларда күсәкнең авыр башы, беренче чиратта, финанс министры башына төшә, иң четерекле сорауларга ул җавап бирергә тиеш була. Менә шунда инде мин аның каударланып, кабынып китмичә, куелган сорауга сабыр-салмак тавыш белән тәфсилле җавап бирүен күргәч, “бездә дә бар бит тәрбияле, төпле акыллы егетләр” дип эчтән генә горурланып куям. Ул югалып калмый, алдап-йолдап маташмый, кул астында кирәкле саннар булмаганын әйтеп, тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерергә вәгъдә бирә.
Ә минем сүзем байлык турында иде бит әле... Республиканың баш хисапчысы буларак аның хәтере, уе һәм кулы аша ел саен йөзләгән миллиард сум акча уза. Ә бу дөньяда акча бүлүдән дә катлаулырак, четереклерәк нәрсә бар микән? Чөнки акчаның беркайчан да җитми торган бик начар сыйфаты бар. Ә җитмәгәнне тартып-сузып ничек җиткерергә? Дөрес, бюджет бәлешен бүлгәндә Президент җитәкчелегендәге зур команда эшли. Әмма бөтен вазыйфа, иң зур авырлык икътисадчылар һәм Финанс министрлыгы җилкәсенә төшә. Ел дәвамында бюджет үтәлешен тикшереп, санап, контрольдә тоту өчен дә әлеге дә баягы финанс минис- тры җаваплы. Меңләгән оешманың, республика халкының ихтыяҗларын исәпкә алып, әлеге җитәр-җитмәс бюджетны җеген-җеккә китереп, гадел итеп бүлү өчен зур тәҗрибә, тирән белем һәм гаҗәеп зур сабырлык кирәктер. Булсынга дип тырышып йөрүче оешма җитәкчесенә “акча юк” дип кистереп әйтергә туры килгәндә аның да йөрәге өзгәләнә торгандыр. Әмма ул, әти-әнисеннән миһербанлык тәрбиясе алган кеше буларак, гозер белән килгән яисә үзенә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күңелен сындырмаска, өметләрен өзмәскә тырыша. Аларга мәсьәләне хәл итүнең төрле юлларын күрсәтә, киңәш-табыш бирә, бюджетка өстәмә керем килгән очракта кемгә, ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өйрәтә.
Узган гасырның туксанынчы елларында, финанс кытлыгы соңгы чиккә җиткән чорда, кул сузып: “Исәнмесез?!” – дип эндәшкән кешегә ул чактагы финанс министры, исән кулын селтәп: “Акча юк!” – дип кенә җавап бирә торган иде. Вакытына күрә җавабы да, бәлки, шулай кирәк булгандыр. Ә хәзер заманасы да, кешеләре дә, республиканың икътисадый хәле дә бөтенләй башка. Шуңа күрә бүгенге финанс министры да заман таләпләренә җавап бирерлек, бүгенге кешеләрнең, бүгенге җәмгыятьнең ихтыяҗларын аңлап, алар белән уртак тел табарлык кеше булырга тиеш. Ә министр Радик Рәүф улы Гайзатуллинда бу сыйфатларның һәммәсе дә бар дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр.
Сүзне ике байлык турында башлаган идем бит. Әдәбият-сәнгать кешесе буларак, мин театрдагы премьераларны, артистларыбызның концертларын, язучы-шагыйрьләребезнең иҗат кичәләрен калдырмаска тырышам. Гадәттә, театрга килеп керүгә, тамашачыларга күз йөртеп чыгам, арадан таныш-белешләрне, җитәкче затларны эзлим. Залда бердәнбер министрыбыз Радик Гайзатуллинның хәләл җефете янәшәсендә тыйнак кына елмаеп утыруын күргәч, күңелгә җылы йөгерә. Җитәкчеләребез арасында әдәбият-сәнгатьне үз иткән, якын күргән кешенең бөтенләй башка даирә кешесе – финанс министры булуы башта бераз сәеррәк тоелса да, тора-бара моның серен аңлый башладым. Буа районының атаклы Яңа Тинчәле авылында туып үскән Радик Гайзатуллинның әтисе алтын куллы Рәүф абый үзе дә гомере буе рухи байлыкка омтылып яшәгән булган икән. Сөйләүләре буенча, авыл китапханәсендәге өч мең китап арасыннан ул укымый калганы сирәк булгандыр, диләр. “Алма агачыннан ерак төшми”, – дигәндәй, Радик әфәнде дә язучыларыбызның яңа чыккан китапларын укып барырга, концерт-спектакльләрне калдырмаска тырыша. “Бу – минем күңел таләбем, рухи ризыгым”, – дип сүз арасында гына әйтеп куя ул. Аннары: “Әгәр вакытым җитсә, аларның берсен дә калдырмас идем”, – дип тә өсти.
Әле күптән түгел мине һич көтмәгән нәрсә белән шаккатырды ул. Иртән эшкә килсәм, телефон шалтырый. Трубкада – Радик әфәнде: “Вакытың булса, хәзер сиңа кереп чыгыйм әле, сөйләшәсе сүз бар”, – ди. Мин инде бюджет буенча берәр нәрсә сөйләшәсе бардыр, дип мәдәният-мәгарифкә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне, документларны әзерләп куйдым. Ул килеп керүгә: “Мәдәнияткә, мәгарифкә акча арттырасызмы әллә?” – дип шаяртыбрак сүз башладым. “Әйе, сүзем мәдәният, мәгариф турында, әмма монда акчаның катнашы юк”, – дип сөйләп китте ул. Егерменче гасыр башында аларның Яңа Тинчәле авылында дан тоткан атаклы мәгърифәтче һәм дин әһеле Бикколовлар нәселе белән кызыксынып, аларның тормыш юлларын, кылган гамәлләрен, иҗатларын өйрәнеп, барлап йөри икән Радик әфәнде. Бу эшне фәнни нигездә башкару өчен шулай ук Яңа Тинчәле кызы, галимә Флера Сәйфуллинаны да үзенә ярдәмгә чакырган.
Шәхес культы елларында корбан булып, инде бөтенләй онытылуга дучар ителгән бу затлы нәселнең Ибраһим һәм Касыйм исемле уллары заманында дин һәм мәгърифәт өлкәсендә укымышлы һәм шактый мәшһүр кешеләр булганнар, хәтта Габдулла Тукай һәм Шиһабетдин Мәрҗаниләр белән аралашып, фикерләшеп яшәгәннәр, шигырьләр, хикәяләр, дәреслекләр, романнар иҗат иткәннәр. Радик Рәүф улы әлеге шәхесләргә багышлап китап чыгарырга ниятләп йөри икән. “Нәрсә, нәрсә, сездән – финанс министрыннан моны көтмәгән идем!” – дип гаҗәпләнеп тә, сокланып та сүзне дәвам иттем мин. Ә ул: “Мин, кайберәүләр уйлаганча, акча санаучы гына түгел, сезнең кебек үк татар егете, милләт баласы бит”, – диде дә китап чыгару өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорашырга кереште. Мирасларын, заманында басылган китапларын җентекләп өйрәнеп, бу шәхесләрнең иҗаты чыннан да рухи хәзинәбез икәнлегенә инангач, без бергәләп эшкә тотындык һәм бу китап озакламый “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителеп, китапханәләргә, галим-голәмәгә, мәктәпләргә таратылды, бертуган Бикколовларның аерым әсәрләре хәтта дәреслекләргә дә кертелде. Болар турында ни өчен тәфсилләп язам мин? Чөнки, без – язучылар, галимнәр гадәттә ниндидер китап яисә саллы фәнни хезмәтне дөньяга чыгару өчен кат-кат җитәкчеләребезгә мөрәҗәгать итәбез, аның халыкка кирәклеген аңлатып дәлилләп хатлар юллыйбыз, ярдәм сорап спонсорларга барабыз. Ә монда шуның нәкъ киресе килеп чыкты. Республикабызның баш хисапчысы-финанс министры инде онытылып барган затлы-зыялы улларыбызның рухи мирасын халыкка кайтару уе белән үзе янып йөри, аларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп китап әзерли икән бит! Чыннан да, безнең җәмгыять өчен гайре табигый, әмма гаҗәеп тә матур, шаккатырлык вакыйга иде бу.
Туфан ага Миңнуллин еш кына: “Әгәр мине язучы буларак Мәскәү, Париж, Лондоннарда танып, олылап та, туган төбәгемдә, туган авылымда хөрмәт итмәсәләр, үземне һич кенә дә зур язучыга, бәхетле кешегә санамас идем”, – дип әйтә торган иде. Узган җәйне Яңа Тинчәле авылына барып чыккач, Туфан аганың шушы сүзләре кылт итеп исемә төште. Авылның ялтырап торган асфальт юлларын, балкып торган мәктәп-клубларын, төзек йорт-кураларын күргәч, иң элек мондагы халыкның тырыш-эшчән булуын аңлап алдым, ә инде очраган бер кешенең үз авылдашлары Радик Рәүф улына рәхмәт укуларын ишеткәч, минем аңа булган ихтирамым тагын да арта төште. Туфан аганың бу сүзләре язучыларга гына түгел, һәммә кешегә дә кагыла икән”, – дип уйлап куйдым мин шулчак. Чыннан да, әгәр авылдан чыккан һәр кеше туган төбәге турында кулыннан килгән кадәр кайгыртса, аңа булышса, безнең республикабыз тагын бер башка үсеп китәр, тагын да матуррак булыр, мулрак тормышта яшәр иде.
Мәдәният, мәгариф өлкәсендәге проблемаларның исәпсез-хисапсыз булуы барыбызга да билгеле. Аларның чишелеше еш кына акча җитмәүгә бәйле була. Туфан ага Миңнуллин белән озак еллар бер Комитетта эшләгәнгә күрә, без бергәләп шул проблемаларны ничек хәл итү турында көн саен баш вата идек. Депутат таләпләре язабыз, сессияләрдә, җыелышларда ярсый-ярсый чыгышлар ясыйбыз. Әмма, ни кызганыч, мәсьәләләрнең күбесе хәл ителми. Шулчак Туфан абый, соңгы өметебез шушыдыр дигәндәй, уйчан гына әйтеп куя: “Әйдә, Разил, киңәш сорап Радик Гайзатуллин янына керик әле. Ул берәр чарасын табар, һич югы юлын күрсәтер. Аның йөзендә нур бар, аның күңеле якты, аңа ышанам мин...”. Һәм, чыннан да, Туфан аганың өметләре еш кына аклана иде.
“Кешене мал һәм дан боза”, – диләр. Билгеле, Татарстан бюджеты аның шәхси малы булмаса да, республиканың йөзләгән миллиард сум акчасы финанс министры кулы аша уза, ул аның һәр тиене-сумы өчен җаваплы. Димәк, ул малның, байлыкның нәрсә икәнен яхшы белә. Ә дан ягыннан килгәндә дә, Татарстанда, күрше республикабызда, Мәскәү даирәләрендә финанс министры Радик Гайзатуллинны белмәгән кеше бар микән? Әйе, чынлап та, аның күңеленә республикабызның матди байлыгы да, халкыбызның рухи байлыгы да сыйган икән бит. Шундый данга-шөһрәткә чумып, акча дөньясында кайнап та ничек болай кече күңелле, олы җанлы булып кала алды, ничек кайберәүләр кебек бозылмады икән соң ул? Уйлана торгач, мин моңа да җавап таптым кебек... Ата-анадан килгән итагатьле тәрбиясе, рухи ныклыгы – күңел байлыгы аны дөнья ваклыкларыннан, матди чамасызлыктан өстенрәк булырга әйдәп, яманлыклардан аралап, саклап тора икән ләбаса.
Разил Вәлиев,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
Нет комментариев