Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иң күп сатыла торган китап - нинди китап?

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин иң күп сатыла торган китапларны атады. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте. “Быел Абдулла Алиш әсәрләре рус һәм татар телләрендә, Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле”се аерым-аерым китаплар булып чыкты. Бүгенге көндә алар иң күп сатыла торган китаплар булып тора. Моның сәбәбе – аның бәясе бик арзан. Без аны махсус шулай эшләдек. Тиражын зур итеп куйгач, бүгенге көндә аның бәясе беркем ышанмаслык 70 сум гына. Сыйфатын үзегез карап бәяли аласыз. Бу – Татарстан китап нәшриятының легендар рәссамы Байназар Әлменов рәсемнәре белән яңадан бастырылган китаплар”, - диде Илдар Сәгъдәтшин. Татарстан китап нәшрияты директоры сүзләренчә, “Секреты татарской кухни”, “Сөембикә” альбомы, Татар тарихы, Татарстан халыклары әкиятләренә дә ихтыяҗ бар.
Чулпан Шакирова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев