Татар матбугаты
“Иман моңы” V халыкара рухи музыка фестивале старт алды
Татарстанда 21 майдан 17 июньгә кадәр “Иман моңы” V халыкара рухи музыка фестивале концертлары була.
Нигезендә, толерантлык, төрле конфессия кешеләрен берләштерү идеясе яткан бу фестиваль 2012 елдан бирле ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Фестиваль концертларын, традицион рәвештә, Борынгы Болгарда, Зөя уртау-шәһәрлегендә һәм Казан кремлендә үткәрү күздә тотыла.
Фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнендә, Болгардагы “Ак мәчет” каршындагы мәйданда башланып китте. Ачык һавада уздырылган концертта күренекле татар башкаручылары һәм коллективлары чыгыш ясады. Программада – традицион ислам музыкасы, татар халык җырлары, композиторлар Резедә Әхиярова һәм Эльмир Низамов әсәрләре.
Фестивальнең калган концертлары 12 июньдә Зөя утрау-шәһәрлегендәге Изге Ана соборында (Собор Богоматери “Всех скорбящих радости”) (православие музыкасы) һәм 17 июньдә Казан кремленең Туп сараенда (гала-концерт) була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев