Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Безгә милләтебезнең рухи кыйммәтләрен, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калырга кирәк" - Минтимер Шәймиев

Кичә Казан Кремлендә “Яңарыш” республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр һәм Административ советлары еллык утырышы узды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев утырышта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы булган Болгар шәһәрчеге музей-тыюлыгы территориясе һәм андагы шартлар дөнья дәрәҗәсендәге таләпләргә җавап бирергә тиеш, дигән максат куйды. “Бөтен эшне киләчәкне уйлап башкарырга кирәк. Без хәзер бу тарихи җирлекнең эчтәлек ягын баетуга зур игътибар бирәчәкбез”, – дип, алда торган бурычларны билгеләде фондның җитәкчесе. Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча вәкиле Элеонора Митрофанова, республиканың министрлык, ведомство, предприятие һәм оешмалары вәкилләреннән торган Попечительләр советы әгъзалары, Татарстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе вәкилләре катнашты. Соңгы җиде елда Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчеген һәм Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеген төзекләндерү белән шөгыльләнә торган  “Яңарыш” фондының үткән елда башкарылган эшләре турында фондның башкарма директоры, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хисап тотты. Попечительләр советы әгъзалары белән шулай ук быелга планнар да билгеләнде. “XIII-XIX гасырлар тарихи һәйкәлләрен сыендырган Болгар шәһәрчегендә төзекләндерү эшләре һәм археологик тикшеренүләр еллык план буенча алып барыла. Үткән ел торак йортлар урнашкан Назаровлар һәм Мөхәммәдьяр урамнарындагы биш борынгы кирпеч бина төзекләндерелде. Хәзер аларда төрле тематикадагы музейлар ачылачак. Яр буен төзекләндерү дә дәвам итә. Кызыл пулат белән Габдрахман коесына кадәр аралыкта уен зонасы, тирә-яктагы табигатьнең матурлыгына карап хозурлану өчен манзара мәйданчыклары һәм агач-куаклардан ясалган лабиринт пәйда булачак”, – дип, быелга яңа планнар белән уртаклашты Татьяна Ларинова. Әлбәттә, болар - башкарыласы эшләрнең бер өлеше генә. 2016 елда Болгар шәһәрчегендә кунакханә комплексын төзүгә зур игътибар бирелгән. “Кол Гали” дигән исем йөртәчәк кунакханәнең архитектурасы бүгенге көнгәчә сакланып калган, күп гасырлар элек мунча булган Ак пулат бинасы чалымнарын кабатлый. Минтимер Шәймиев белдергәнчә: “Ак пулат архитектурасын без берәр проектта кабатларга хыялланган идек. Аны кунакханә төзелешендә файдалану бу очракта бик урынлы булды. Кунакханә, киләчәкне уйлап, дөнья дәрәҗәсендәге таләпләргә туры килерлек итеп төзелә. Шуңа күрә төзелеш хәтта берникадәр сузылды. Анда мунча да урнашачак. Бу кунакханәдә туктарга, ял итәргә теләүчеләр әле күп булачак. Чыгымнарны, нигездә, “Татнефть” һәм “ТАИФ” компанияләре күтәрә”, – диде Минтимер Шәймиев. Татьяна Ларионова сүзләренчә, быел кунакханә бинасында эчке эшләрне башкару, эчке инженер челтәрләрен һәм җиһазларын урнаштыру көтелә. Әлегә канализация коллекторын кору мәсьәләсен хәл итәсе калган. “Кунакханә үз ишекләрен 2018 елда ачар һәм Россиядә иң танылган кунак йортларының берсе булыр дип өметләнелә”, – ди Татьяна Ларионова. “Яңарыш” фонды карамагында төзелә торган Болгар ислам академиясен исә быел 1 сентябрьгә ачарга ниятлиләр. Академия бинасы җиде блоктан гыйбарәт: берсе – уку, алтысы торак биналар. Төзелеш тәмамланып килә диярлек, бүген инде булачак академиянең амфитеатрны хәтерләткән зур залын, диварлары 10 метрга җиткән һәм 650 квадрат метр мәйданны биләгән намаз залын, китапханә бүлмәсен күзалларга мөмкин. Бөтен проект эшләрен Казанның “Татинвестгражданпроект” оешмасы бушлай эшли. Төзелештә Россиянең танылган эшмәкәре Алишер Усмановның хәйрия фонды, шулай ук республиканың нефть компанияләре, төрле предприятиеләр, физик затлар да финанс яктан булыша. Болгар ислам академиясе Россиядә ислам белеме буенча аспирантура һәм докторантура юнәлешләрен үз эченә алачак. “Вакыт үтә. 10-15 елдан соң ислам белеме буенча үз белгечләребез, киләчәктә дәрәҗәле дин галимнәребез пәйда булачак. Илебездә тынычлык булсын өчен, безгә үз милләтебезнең рухи кыйммәтләрен, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калырга кирәк. Шул чакта башкаларга да үрнәк булырбыз. Яткан таш астына су үтми, диләр. Җиде ел элек Болгар шәһәрчеген төзекләндерүгә алынганда да бу эшнең барып чыгачагына шикләнделәр. Әле тагын дистә ел үтсен, башкарган эшләргә бөтенләй шаккатырбыз. Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – дип Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды проектларында, шул исәптән Татарстан башкаласында Казан Изге Ана иконасы чиркәве төзелешендә катнашкан белгечләргә, галимнәргә, хәйриячеләргә дә рәхмәтен белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев