Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдә халыкка ярдәм итү өчен ташламалар һәм матди ярдәм төрләре шактый, белмибез генә

Чөнки ярдәм чаралары турында рәсми документларда язылган, ә аларны аңлау өчен шактый кызыксынырга кирәк. Алма дигәннәре авызга үзе өзелеп төшми. Кем әйтмешли, сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. “Бө­тен эш тә шунда, – ди социаль мәсь­әләләр буенча белгеч Сергей Смир­нов. – Ил күләмендә кабул ител­гән ташламаларның барысы да диярлек халыктан килеп иреш­кән гариза нигезендә күрсәтелә. Ягъни җитәкче исеменә гариза язып, үзең ярдәм сорамыйсың икән, беркем дә булышмаячак”. Әмма белмәгәнне ничек сорый­сың? Мәсәлән, илнең 69 төбәгендә өченче (дүртенче, бишенче һәм аннан соңгыларына да) балага өч яшь тулганчы ай саен пособие тү­лиләр. Аның күләме төбәктә яшәү минимумыннан чыгып бил­геләнә. Ил күләмендә әлеге күр­сәткеч уртача 10 мең сум тәшкил итә. Тик шунысы да бар: күп балалы әти-әниләргә акча сорап гариза язу өчен сабый туганнан алып нибары 3-6 ай вакыт бирелә. Ниндидер сәбәпләр аркасында өл­гермисез икән, димәк, соңга калдыгыз. Бәбиләргә... Яшь әниләр һәм бәбиләргә тагын бер ташлама бар. Ул өч яшькә кадәр (күп балалы гаиләләрдә – 6, инвалидларга 18 яшькә кадәр) балаларны бушлай дару белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, медицина препаратлары исемлеген һәр төбәк үзе төзи. Ничек кенә булмасын, табиб бу хакта әти-әниләргә әйтергә һәм бушлай даруларны махсус бланкта язып бирергә тиеш. “Кызыма – дүрт яшь. Өч яшькә кадәр балаларны бушлай дару белән тәэмин итү турында хәзер генә белдек. Тик соң инде. Югыйсә еш кына авырып сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Табиб берсеннән-берсе кыйм­мәт­рәк дарулар язды, ә бушлай бирелә торганнары турында бер сүз дә дәшмәде. Сыр­хауханә диварында белдерү­ләр­нең ниндие генә юк, кирәкле мәгъ­лүматны ник урнаштырмыйлар икән?” – ди Казанның Идел буе рай­о­нында яшәүче Альбина Сәла­мова. “Ватаным Татарстан” хәбәрче­се әлеге исемлекне Татарстан Сә­ламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында эзләп тапты. Сабые чирләп киткән әни болай интернетта казынып утырмаячак, әл­бәттә. Бушлай булгангамы, дару­ларның да арзанрагын тәкъдим иткәннәр. Мәсәлән, аллергиядән дәвалану өчен – “Кетотифен” (30 сум), йогышлы чирләрдән – “Азитромицин” (30 сум), эчәкләрнең эчке тирәлеген торгызу өчен – “Энтерол” (200 сум) кебек дарулар бар. Яшь әниләргә... Закон нигезендә, әти-әниләр салымны азрак түли. Сүз балага са­лым чигерүе турында бара. Әле­ге хокуктан әти дә, әни дә файдалана ала. Ташлама балага 18 яшь тулганчы, ә ул көндезге бү­лектә белем алган очракта, 24 яшь­кә кадәр бирелә. Салым чи­ге­рүе гаиләдә беренче һәм икенче малай-кызга – 1 мең 400 сум, өчен­че һәм аннан соңгы балага – 3, ин­валид-балага – 12 мең сум тәшкил итә. Бу – кайтарырга мөм­кин булган акча түгел. Әлеге суммадан керемгә салына торган 13 процент салым тотылмый. Мә­сәлән, өч балалы яшь әнигә айлык ташлама күләме түбәндәгечә исәп­ләнә: (1400+1400+300)*0,13 = 754 сум. Чикләү дә бар! Салым чи­герүе хез­мәткәрнең еллык кереме 350 мең сумлык чиккә җит­кәнче генә би­релә. Пенсионерларга... Пенсия фонды аша бирелүче ташламалар шактый. Әйтик, ташламага лаек булучыларның 50 категориясе – айлык акчалата түләү (ЕДВ), 12 категориясе – өстәмә мат­ди яр­дәм (ДМО), 7 категориясе өстәмә ­айлык матди ярдәм (ДЕМО) алырга хокуклы. Мәсәлән, II-IV дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденына яки СССР (РФ) дәү­ләт премияләренә лаек булучыларга пенсиягә өстәп 16 мең сум акча (ДМО) каралган. Дәүләт бүләкләре турында вакытында Пенсия фондына хәбәр иткән очракта, әлбәттә. Тиешле мәгълүматны соңрак җитке­рү­челәргә компенсация түләнми. Сүз уңаеннан, илдә пенсияне дә гариза нигезендә генә исәпли башлыйлар. 2017 елның 1 ап­ре­лендә лаеклы ялга чыгып, Пенсия фондына ай азагында гына мө­рәҗәгать итүчеләргә апрель өчен пенсия түләнмәячәк.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев