Татар матбугаты
Илдар Ягъфәров: «Татарларны тел белгәннәргә һәм белмәгәннәргә аеруыбыз – безнең трагедия»
Премьерасы быел көз көне көтелгәнтулы метражлы “Байгал” нәфис фильмы буенча кинорежиссер Илдар Ягъфәров белән әңгәмә милли темаларны да үз эченә алды.
“Татарларны тел белгәннәргә һәм белмәгәннәргә аеруыбыз – безнең иң зур трагедиябез, - диде кинорежиссер Илдар Ягъфәров “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Без аңлашырга тиешбез. Аңлаша алсак, белмәгәннәр дә телгә тартылачаклар. Белгәннәр белмәгәннәрне таныячаклар. Ә бит алар зур галимнәр, сәнгать кешеләре булырга мөмкин”.
Илдар Ягъфәров “татарларның яңа буынын” танырга кирәклегенә басым ясый: “Безнең Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, чит илләрдә бик күп татар гаиләләре бар. Алар - татарларның яңа буыны. Моны танырга кирәк. Бу – тормыш”, - ди ул.
“Россиядә 9 млн. татар яши. Аларның күбесе - икенче, өченче буын татар, аларның татарлыклары – йөрәктә, - дип дәвам итә режиссер. - Татар телен аңламаган татарлар да – безнең аудитория, Мәскәүдә безнең милли фильмнарны күрсәткәндә шыгрым тулган заллар булуы – шуның мисалы. Татар телен аңламаучылар да үзләренең шушы милләт кешеләре булуын аңлап карыйлар”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев