Татар матбугаты
Иксез-чиксез музыка дөньясында
Узган җомгада Яңа Кырлайга дөньяның төрле кыйтгаларыннан композиторлар һәм музыкантлар килде. Алар быел, инде менә 13 нче тапкыр Казанда узган “Европа –Азия” фестивалендә катнашучылар иде. Әлбәттә, Кырлайдан ел әйләнәсе кеше өзелгәне юк. Тукай музее директоры Дамир Абдуллин әйтүенчә, елына 50 мең тирәсе кеше килә Тукайга. Әле яңа гына Әзәрбайҗаннан, Кытайдан кунаклар кабул иткәннәр.
“Узган ел музей янына такси килеп туктады. Машинадан бер ир белән хатын чыкты. Казаннан такси яллап кем килде икән дисәм, Париждан французлар икән. Хәер, ханым татарча сөйләште. Тамырлары Буа ягыннан икән. Инде гомер буе Франциядә яшәсә дә, телен югалтмаган. Кырлайга, Тукай музеена килү күптәнге хыялым иде, ди. Вәт бит ничек тарта Тукай рухы халыкны...” – дип, Дамир миңа сораулы караш ташлый. Янәсе, мин ни әйтермен икән. Нәрсә әйтим, әнә “Европа – Азия” фестиваленә килгән кунаклар да: “Монда күңел халәте бөтенләй башка икән”, – диештеләр.Мин танылган композиторыбыз Резедә Ахияровадан: “Бөтенләй башкача” ничек була соң ул?” – дип сорадым. “Моны тел белән әйтеп аңлатып булмый, ул халәтне үзең тоярга кирәк”, – диде. Башка кунаклар да ниндидер сәер халәттә кебек тоелды. Алар Башкортстаннан, Краснодар краеннан, Ярославльдән, Австралиядән, Вьетнамнан иде.
Бер уйлаганда, Тукайга бернинди дә бәйләнешләре юк кебек. Әмма һәр милләтне дөньяга шәхесләр танытканын һәм татарда шундый шәхесләрнең берсе Тукай икәнен ишетеп беләләр иде. Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин турында аерым әйтәсе килә. Беренчедән, аның Россия Композиторлары берлеген дә җитәкләве безнең абруйны күтәрә. Башта мин моңа ышанмадым, ялгыш ишеттем, ахрысы, дип уйладым. Шөкер, ялгышканмын икән, ә менә Рәшитне Россия композиторларын җитәкләргә тәкъдим итүчеләр ялгышмаганнар. Моннан чирек гасыр элек “Европа – Азия” фестивален башлап җибәрүче, ягъни төрле континентлар халыкларын, Тукайча әйтсәк, “... җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерү”не максат итеп куючы да шул Рәшит әфәнде иде. Үзе әйтүенчә, алар җай чыккан саен төрле илләргә барып дөнья халыкларын милли музыкабызның иң яхшы үрнәкләре белән таныштыралар. Сәфәр кылу мөмкин булмаса, язмаларны җибәрәләр икән. Әле күптән түгел татар моңнары Австралиядә узган бер бәйрәмдә яңгыраган. Дөньялар ничек кенә буталса да, җәмгыятьтә идеология ничек кенә үзгәрсә дә, “җан рәхәте” булган классик музыканы тыю, чикләү мөмкин түгел дип уйлыйм.
Татарстан башлаган “Европа – Азия” фестивале өчен дә бернинди чикләр юк. Киләсе елга ул Вьетнамның Ханой шәһәрендә узачак. Вьетнам музыкантлары ассоциациясе рәисе, композитор һәм дирижер До Хонг Куанның татар музыкасына мөкиббән китүе йөзенә чыккан иде. Ни дисәң дә, һәр ике халык музыкасында уртак аһәң тоя иде ул. Инде югарырак дәрәҗәдә фикерләсәк, дөнья үсешенең төрле чорларында идеологиягә каршы килүне сәбәп итеп күпме китапларны яндырдылар, тарихи һәйкәлләрне җимерделәр, ә чын музыка – үлемсез, ул бөтен дөнья халыкларының күңелләрен ләззәтләндереп яши бирә. Шунысы кызык: Тукай музеенда узган очрашуны Рәшит Кәлимуллин концерт-табышмакка әйләндерде. Тамашачыга, алар нигездә Арча педагогия көллиятенең музыка факультетында укучы яшьләр иде, композиторларыбызның әсәрләре тәкъдим ителде. “Игътибар белән тыңлагыз, музыка барганда нәрсәләр күз алдыгызга килер икән?” – диде ул. Һәм ни гаҗәп, булачак музыкантлар әсәрнең жанрын ачыклый һәм күзаллау аша әсәрнең ничек аталуын да чамалый алдылар. Бары тик җиде нотага корылган музыка дөньясы аша яшәешебезне, табигатьне “күрә белү” сәләтенә ия булган яшьләргә карап ничек сокланмыйсың ди инде.
Миңа фестивальнең Казанда узган концертларында булырга туры килмәде. Әмма моңа әллә ни үкенмим кебек. Чөнки Кырлай музеенда төрле халыкларның композитор-музыкантлары белән күзгә-күз очрашу, гәпләшү (әлбәттә, тәрҗемәче аркылы) кадерлерәк, истәлеклерәк кебек тоелды. Истәлек дигәннән, Рәшит Кәлимуллин Тукай музеена рояль бүләк итте. Әлбәттә, ул яңа түгел, озак еллар Татарстан Композиторлар берлеге бүлмәсендә торган. Ул музей өчен шул ягы белән кадерле дә әле. Резедә Ахиярова әйтүенчә, әлеге рояльдә олпат композиторларыбыз уйнаган, үзләренең яңа әсәрләрен башкарганнар. Димәк, татар музыкасы шедеврларының шактыен тәүге тапкыр әлеге рояльдә яңгыратканнар. Фестиваль кунаклары белән очрашу шактый озакка сузылса да, туйдырмады, ялыктырмады. Чөнки без җан рәхәте булган иксез-чиксез музыка дөньясында идек.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев