Татар матбугаты
Икмәгең кыйммәтме, авыл?
Дөрес, хәтта арадашчылар һәм салым җыючылар үз өлешләрен каерганнан соң бәясе чынбарлыктан ерагайган онны сатып алып ипи пешерсәң дә, ул кибеттәгедән якынча өч тапкыр арзанга чыга. Кондитерлар пешергән торт һәм печеньелар турында сөйләшеп тә тормыйк, аларның бәясендә он хакы өч процентка да тулмый шикелле. Ә болай авыл кырында күкрәп үскән бодайдан он тарттыру өчен Кышкар тегермәненә мин соңгы тапкыр туксанынчы елларның уртасында бардым. Хәзер инде онга әйләндерерлек бодай да юк, Кышкар тегермәне дә тарихта гына калды. Кайчандыр чишмәдә юып, кояшта таратып ашлык киптергән авыл, фуражга билчән башы һәм алабута орлыгы белән катыш чи ашлык сатып ала да аны терлеккә генә ашата.
Шулай булгач, көн саен полиэтилен капка салып кибеттән ипи ташыйбыз. Ипи пешерү табышлы бизнес булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Хәзер авылларда да икмәк әвәләүче шәхси эшмәкәрләр саны арта. Бер кибеткә берничә җирдән ипи китерәләр. Монысы – Кырлайныкы, монысы Мәмсәнеке, монысы – Мариныкы, монысы – Казанныкы дип сайлап алабыз. Икмәкнең бәясе белән тәмен үз зәвыгыңа тәңгәл китереп сайларга тулы мөмкинлек бар. Элекке чи икмәк пешереп сата торган совет пекарнялары күптән бөлделәр, ишелделәр, хәрабәләре генә калды күбесенең. Тәм дигәннән, икмәкнең тәме формасына карап та үзгәрә. Бәясе дә шулай ук. Ни өчен бу ипигә бу бәя, тегесенә – теге икәнен генә аңлап бетереп булмый. Рәсми мәгълүматлар исә икмәк бәясенең авыл районнарында аермасы җир белән күк аермасы кадәр була алуын күрсәтә. Әйтик, Дарницкий сортлы ипинең быел, июльдә Татарстандагы уртача бәясе бер килога 37 сум 54 тиен икән.
Уртача бәя бу очракта да хастаханәдәге уртача тән температурасы шикелле үк: бер районда юнь генә булган бәя икенче райондагы түшәмгә сикергән хак белән янәшә тора. Һәм икмәкне ике бәягә диярлек кыйммәтрәк сатып алган авылларны республиканың уртача бәясе очсыз булу сөендерә алмый. 2016 елның сентябрендә Татарстандагы бу сортлы икмәкнең уртача бәясе 34 сум 75 тиен булган. Тиз генә икмәк инфляциясен исәпләп алыйк. Минем калькулятор 7,5 процентка якын күрсәтә. Бу – ун айның инфляциясе.
Тик бәяләр бәядән аерылган шикелле, инфляция дә инфляциядән аерыла. Арча районында, мәсәлән, Дарницкий сортлы ипи үткән елның сентябрендә үк 42 сум 38 тиен торган, быелның июленә 52 сум 15 тиенлек чикне яулаган. Шәһәрләрдән Казанда бу бәя 38 сум 63 тиен, Чаллыда 41 сум 99 тиен. Димәк, икмәк сатучылар черегән байлар Арча районында яши дип саныйлар һәм үз продукцияләренә иң югары бәяне шунда куялар. Калькуляторга үткән ел шәһәрнең быелгы икмәгеннән байтак кыйммәт торган Арча ипиенең инфляциясен исәпләтик. Һмм… 19 процентка якын бәяләр үсеше килеп чыга. Икмәк узышы мондый темплар күрсәтсә, арчалыларга ипи урынына фини ашау отышлырак булып чыгарга мөмкин. Дарницкий сортлы ипинең иң арзанлысы Нурлат районында: үткән ел килосы 25 сум 33 тиен булган, быелның июлендә 26 сум илле тиенгә җиткән.
Нурлатлылар, Арча пенсионеры бер кабым икмәк капканда, бер дә курыкмый, икене йота алалар. Арчага терәлеп үк торган Балтачта да бу ипинең бәясе 28 сум 46 тиен генә. Сабада бер ел буе үзгәрешсез торган бәя – 30 сум 67 тиен. Чүпрәледә дә икмәккә бәяне күтәрмәгәннәр: төгәл 32 сум сакланган.
Сарманда хәтта арзанайтканнар. Үткән елның сентябрендә 34 сум 80 тиен булган ипи, быелның июленә 32 сум 64 тиенгә калган. Дефляция дә була ала, димәк, җәмәгать. Әгерҗе районында үткән ел 30 сум 55 тиен булган ипи, быел 37 сумга кадәр җиткән. Сельский сортлы ипинең республикадагы уртача бәясе Дарницкийныкына караганда кыйммәтрәк – 41 сум 56 тиен. Чүпрәледә аны 30 сум 66 тиеннән генә сату җаен табалар, бәя ел буе үзгәрешсез сакланган. Арча районында 42 сум 50 тиенгә җиткергәннәр. Бу сорт икмәккә иң зур ихтыяҗ Чирмешән районында дип аңлыйк, чөнки бәясе – 52 сум 17 тиен. Бу – республика рекорды. Беренче сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәкне халыкка иң кыйммәт бәядән Тукай районында (51 сум 90 тиен) һәм Әтнә районында (51сум 52 тиен) төртәләр. Чагыштырыйк: сабалылар шул ук икмәкне 31 сум 88 тиенән ашыйлар. Ел дәвамында анда бодай икмәге 2 сум 28 тиенгә очсызланган. Базар, базар инде, ә менә бер үк республикадагы бәяләрнең мондый аермасында ниндидер бер гайре табигыйлык бар төсле тоела миңа. Ниндидер бер чик булырга тиеш бит инде. Район хакимиятләре ник вәзгиятькә мониторинг үткәрмиләр? Алар да халык мәнфәгатьләрен якларга, ипиләрен эшләп ашарга тиешләрдер бит инде? Җылы кабинетлардан чыгып та торасы юк. Рәсми мәгълүматларны ачасың да чагыштырасың һәм вәзгыятьне нормага китерүнең законлы тактикасын эшлисең. Эшләргә теләгән кеше өчен мөмкинлекләр бар дип ышаныйк.
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев