Татар матбугаты
"Бирде дөнья кирәкне, еламаcка өйрәтте..."
Үз башыннан үткәннәрне кәгазьгә төшерәсе килү теләге күптәннән бимазалый иде Юрийны. Тик ни өчендер һаман да кулына каләм алырга батырчылыгы җитми йөрде. Аның бу теләге Җиңү көне якынлашкан көннәрдә тагын да көчәя. Башкалар бәйрәм иткәндә, аның күңеле тынгысызлана, эчендә ниндидер бушлык, төшенкелек барлыкка килә.
Менә тагын Җиңү бәйрәме якынлаша, күңелендә ничәмә-ничә еллар йөрткән, уе белән язган язмасын район газетасында бастырып, бар таныш-белешләренә, якыннарына үзенең барлыгын белдерәсе, “кыен ашап” үскән балачагын, үгилекне, Тукай кебек асрамага бирелгән баланың кичерешләрен сөйлисе килә иде аның. Сигезенче дистәне ваклагач, хатыны Зиләнең өйдә юклыгыннан файдаланып, ниһаять, барлык батырлыгын җыеп, кулына зәңгәр пасталы каләм, туксан алты битле күн тышлы дәфтәр алып, өстәл янына килеп утырды. Бераз тәрәзәгә карап торганнан соң, хәрефләрен авыштыра төшеп, дәфтәргә яза башлады: “Җиңү бәйрәме җиткәндә, мине ниндидер сәер хис урап ала...” Шулай диде дә туктап калды. Болай башласаң, кешеләрнең әллә ни уйлавы бар. Сөйләм телен әйткән дә юк, язу осталыгы да чамалы икән шул. Ә менә математикадан сыйныфташларын куып җиткерә торганнардан түгел иде ул. Укытучы апасы яңа дәрес башлап, мәсьәләне тактага язып чишә башлау белән, Юрага чишеп бетерергә куша иде. Ул аны шунда ук чишеп куя.
Ул кабат шакмаклы дәфтәр битенә тигез җөмләләр тезә башлады: “Cугыш башлангач, әниемне – Анна Леонтьевна Глазкованы Әсәй авылына балалар укытырга җибәрәләр. Ул, кеше сөйләве буенча, яшь чакта бик чибәр булган. Ире сугышка киткәнче, бер кызы, бер улы була. Минем апа белән абый булалар инде. Озын сүзнең кыскасы, мәктәп директоры белән безнең әни арасында нидер була һәм 1943 елның 1 февралендә, көтеп алынмаган өченче бала булып мин туганмын...” Юрий каләмен дәфтәр уртасына куйды да уйга чумды. Күз алдыннан кино тасмалары кебек балачагы йөгереп үтә башлады. Күз алдында озын тормыш юлы сузылды...
...Сугыш бетеп ике ел узганнан соң, Җиңү көне алдыннан әнисенең ире Харис кайтып төшә. Әнкәсенең Юрага чәй куярга йөргән генә чагы иде. Сугыштан дошманны җиңеп кайтуына хатының “сөендереп” малай табып куйса, беркем дә әйбәт булган дип тормас шул. Юра үги әтисенең ишектән килеп керү белән өстәлдәге сулы чүмечне ачудан селтәнеп сугып очырганын бик яхшы хәтерли. Шул ук көнне аны әнисе күршеләренә кертеп куйды. Ул чактагы өйдә буранның нинди булганын чамалау авыр түгелдер. Фронтовикны соңгы чарага барудан ике тупырдап торган баласы янәшәсендәге бик чибәр hәм укымышлы хатынын югалту куркынычы гына саклап калгандыр. Әмма ачуыннан нишләргә белмәгән ир гаиләне саклап калуның төп шартын куя – сансыз бала аның күз алдыннан югалырга тиеш! Юк икән, өч баланы ияртеп, үзе дә аның күз алдыннан югала. Хаталанган ана, өч баланы берүзем аякка бастыра алмам, барысын да ятим иткәнче, берсен генә язмыш кочагына ташлау хәерлерәк булыр, дип уйлагандыр... Шулай итеп, бар дөнья өчен шатлык алып килгән Җиңү бәйрәме Юраның күңеленә ятим калу көне булып кереп калды.
Ире кушканча, әнисе аны күрше Уразай авылындагы бер бабай белән әбигә асрауга бирде. Аларны да яманлыйсы килми Юраның. Сугыштан соңгы еллар бит, үз балаңның да тамагын туйдыра алмаган авыр еллар. Ул әби-бабайда озак тормады, тагын берничә гаиләдә уллыкта булганнан соң, әнисе, Зирекле Елга колхозы рәисе белән сөйләшеп, авылдагы хәлле генә Фәхирә белән Рәхим гаиләсенә уллыкка китеп барды... Килү белән, аңа яңа исем бирделәр: Юра хәзер Рәис Рахманов булды. Бер сүз дә татарча белмәгән дүрт яшьлек Рәис бу яңа апа белән абыйны да “әни-әти” дип йөртергә мәҗбүр калды.
... Әтисе колхозда атлар карый. Рәис тә аңа ияреп йөри. Тормышы шулай көйләнде генә дигәндә, ком тавы кебек тагын җимерелеп төште. Тагын шул мәхәббәт гаепле. Әтисе, Фәхирә әнисен ташлап, башка хатынга чыгып китте. Рәисне тәрбиягә әтисе алганга күрә, суд аны әтисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарган. Суд карары белән әтисенә Рәис һәм өч кәҗә бәтие тиде.
Бу аның өченче әнисе була бит инде. Аңа да “әни” дип эндәште, шулай тиеш! Ләкин яңа гаиләдә Рәискә җүнле көн булмады диярлек. Чөнки өченче әнинең аннан башка да ике баласы бар иде. Бүген әйтсәң, кеше ышанмас: “яңа өйләнешкән яшь парларга” аулак кирәк булганда, аның төннәрен суык чоланда җылыну өчен сарык тәкәсенә сыртын терәп йоклаган чаклары да булды...
Яман хәбәр тиз йөрүчән була. Улының язмышын ничек тә күз уңында тотарга тырышкан әнисенә күңелсез хәбәрләр ишетелеп торган, күрәсең. Йөрәге авырткан ана, тырыша-тормаша торгач, кабаттан аны Фәхирә әнисенә кайтарды.
Фәхирә әнисенә Рәис мең рәхмәтле. Ул – аның икенче әнисе. Авыл халкы алдында ким-хур итеп тәрбияләмәде, тамагы тук, өсте бөтен булды. Авыл малайларында булмаган вилсәпидтә дә йөртте, сорагач, гармунын да алып бирде. Фәхирә әнисе бик ярата иде шул Рәис улын. Рәис тә әнисенең кул астына керергә тырышты. Укудан кайтып, дәресләрен хәзерләү белән, әнисенә йорт эшләрендә булышты. Үзенең башлангыч белеме генә булган ана улының белемле булуын теләгәндер, укысын, белем җыйсын дигәндер. Җиденче сыйныфка җиткәнче, Рәискә өч авыл юлларын таптап, Зирекле Елга, Мачаклы, Сәпәй мәктәпләренә йөреп укырга туры килде. Җиденче сыйныфны тәмамлаган елны, укырга китәр өчен, Фәхирә әнисе фамилиясе белән ЗАГС бүлегенә белешмә алырга баргач, андый фамилияле кеше юк дип борып кайтардылар үзен. Шул вакытта тагын бер тапкыр үзенә тигән язмышка ачулану аралаш үпкәләп, аптырап кайткан иде. “Ничек булмасын инде ул, менә бит ул бар, кулында мәктәпне тәмамлаган таныклыгы да бар! Ул укыган мәктәпләр дә бар, уйнап үскән дуслары да исән-саулар!” Бераз уйланып йөргәннән соң гына белешмәне үз әнисе фамилиясендәге Юрий исеменә алырга кирәк булганы исенә төшкән иде. ЗАГСка кабат баргач, аңа Юрий Харис улы исеменә белешмә тоттырдылар.
Җидееллыкны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган булса да, укуын дәвам иттерергә насыйп булмады аңа. 1957 ел иде ул. Ул елны әнисенең: “Улым, әнә аламачы Шәрип абыең да җиде сыйныф бетергән, нинди җаваплы эштә эшли, белемле кеше. Мин сиңа башка ярдәм итә алмам инде, көчем юк”, – диде. Шуның белән Рәиснең укуга булган хыялына нокта куелды. Ә менә аның җиденче сыйныфны тәмамлаган таныклыгы белән әллә ничә авылдашы уку йортларына барып керде, диплом алдылар, аннан зур урыннарга күтәрелделәр. Хәер, укуын Рәис тә укыды. Башта кичке мәктәпне тәмамлады, аннан Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына барып керде. Тик анысы соңрак булды...
“Бирде дөнья кирәкне, еламаcка өйрәтте...” Хәсән Туфанның бу шигырь юллары Рәискә атап язылган кебек. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, авыл картлары сорагач, колхоз таналарын һәм хуҗалык көтүен көтәргә алынды. Колхоз рәисенең, сине үзем тракторчылыкка укырга җибәрәм дип тә, сүзендә тормыйча, ике ел буе сыерларга басудан салам ташырга, колхоз көтүен көтәргә мәҗбүр итүен дә, Чаллы урманнарына барып колач җитмәс наратлар кисәргә туры килүен дә, армиягә киткәнче Хәрби комиссариат ярдәме белән шоферлар курсларын тәмамлавын да, үз татарың паспорт бирергә теләмәгәндә, дусты Рәфәт белән юл сумкаларына әнисе суйдырган сарык итен салып, Казахстанга Кызыл Орда шәһәренә китеп, кирпеч заводында эшләп, авырлыклар белән чит үзбәк кардәше ярдәме белән паспорт алып кайтуы турында да тәфсилләп, озаклап язып булыр иде...
Армиягә киткәнче, ул Азнакайда Промкомбинатта шофер булып эшләде. Промкомбинат директоры Гали Садыйков: “Мин сине эшкә алам, тик машинаны үзең төзәтәсең”, – дип, җимерелеп беткән “ГАЗ-93” самосвалы биргән иде аңа. Булачак машинасы кабинасының ишеген ачып баскычына басу белән, җимерелеп, җиргә төшкәнен искә төшереп елмаеп куйды. Череп диярлек беткән “әрвахтан” ай ярым дигәндә өр-яңа машина ясап чыгып, эшкә алган җитәкчене дә, коллективта эшләгән шоферларны да шаккатырган иде ул. Моның сере склад мөдире Гали абыйсының Зирекле Елга авылы кешесе булуында иде. Ул серне башкаларга сөйләп тормады.
Армиядә Германиядә өч ел ярым хезмәт итте Рәис, анда да машина йөртте. Туган ягына күкрәгенә хәрби хезмәт отличнигы һәм икенче класслы шофер билгесе, спортта ирешкән уңышларын күрсәткән күп санлы значоклар тагып кайтып төшкән иде. Армиядә хезмәт иткәндә, үз әнисе белән үги әтисеннән килгән хаттан да куанычлырак хат алмагандыр ул. Анда: “Бүгеннән үз әниең, үз әтиең бар, барысына да әйт”, – дип язылган иде. Ул чордагы кичерешләрен үзе генә белә Рәис-Юра. Соңарган танылуның аңа әллә ни кирәге дә юк иде инде. Тапкан түгел, баккан – ана, дип белми әйтмәгәннәрдер.
Спортка булган хыялын тормышка ашырам дип, танышы янына армиядән Бөгелмәгә туры кайткан иде ул. 1965-1966 елларда Бөгелмәдәге “Труд” спорт җәмгыяте өчен ярышларда катнашып, Бөгелмә чемпионы булды, Лениногорскида уздырылган ярыштан кубок та алып кайткан иде. Әнисе берүзе яши дип, Азнакайга кайтасы итте. Кайткач та әлеге шөгылен ташламады. Кайту белән туп-туры “Азнакайнефть”нең УТТ идарәсенә эшкә килде. Технологик транспорт идарәсе җитәкчесе Сәях Фәрхетдинов янына армиягә киткәнче эшкә керергә дип килгәч, хезмәт итеп кайту белән алам дигән иде бит. Рәхмәт инде, бу юлы документларын карау белән, моңарчы кайда йөрдең, дип шелтәләп, шунда ук эшкә алды. Шуннан соң аның хезмәт юлы шушы идарәдә нефтьчеләргә хезмәт күрсәтүгә бәйле булды. “Урожай” спорт җәмгыятенең Азнакай оешмасы җитәкчесе Раил Газизуллин да аны ярышларга чакырып торды. Үз авырлыгы җитмеш кило булуын исәпкә алып, күкрәктән этеп йөз илле, ыргым белән йөз унбиш килограмм авырлыкны буйсындыру аның ирешкән зур уңышы икәнен әйтеп торасы түгел. Беренче май бәйрәме демонстрацияләрендә машина әрҗәсендә штанга күтәреп үтә иде. Эшкә карусыз булды. Нинди машинага утырталар, кая кушалар, шунда барды, нигә алай, нигә мин дип, артык сораулар биреп тормады, кабинасына кереп утырды да китеп барды. Эшкә карусызлыгы, аз сүзлелеге, техниканы яхшы белүе өчен коллективта хөрмәт иттеләр үзен. Хезмәтен зурлап, беренче класслы шофер Газизов Рәис Харис улына “Татарстанның атказан транспорт хезмәткәре” исемен бирделәр. Эшендә бирелгән Мактау кәгазьләрен санап бетерерлек түгел. Хатыны Зилә дә, Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсенең иң тынгысыз Җир асты ремонты цехында утыз дүрт ел дәвамында эш бүлеп бирүче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Алар икесе бергә нефть тармагында җитмеш алты ел хезмәт куйдылар. Бердәнбер кызлары – Лилияләре хәзерге көндә Әлмәт шәһәре хастаханәләрнең берсендә хезмәт куя. Оныкчыклары үсеп килә.
Сугыш чоры баласы буларак Рәис-Юрий бар авырлыкны үз җилкәсендә татыды. Кимсетелүләр, түбәнсетүләрнең нәрсә икәнен яхшы белә. Хәзер дә ул җанын тынгысызлап йөдәткән бер сорауга җавап эзләүдән туктамый. “Мин – сугыш чоры баласы... Мине сугыш ятим итте... Бүген сугыш та юк, ил дә тыныч, нигә ятим балалар аз түгел. Җимерелгән гаиләләр адым саен. Нигә шулай?”
Аларга карап, күңеле сыкрый, үзенең үксез балачагы исенә төшә. Шушы уйларын язып, газетадамы, берәр журналдамы бастырса, ятим балаларның саны бергә булса да кимер, дигән хыял белән яшәде ул. Яшьләнгән күзләрен кулъяулыгы белән сөртте дә, башлаган язмасын дәвам иттерү өчен, күн тышлы дәфтәргә үрелде Юрий Харис улы...
Нәфис Әхмәт, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев