Утыр, берле!
Нигәдер мәктәптәге имтиханнарның берсе дә истә түгел. Күрәсең, алар җиңел генә узып киткәндер. Университетка кергәндә тапшырганнары да әллә ни хәтердә калмаган. Дөрес, IV курста укыганда апрель өмәсендә архивта эшләп алган идек бераз. Шул чакта мин үземнең укырга кергәндә тарихтан биргән имтихан кәгазьләрен тапкан идем. Петр I турында билет эләккән булган икән. Үз язганнарымны укып үзем шаккаткан идем. Дүрт елдан соң ул белемнәрнең берсе дә башта калмаган иде инде...
Хәер, мәктәптә дә бер кызыклы хәл булган икән, тик имтихан тапшырганда түгел анысы. Җиденче сыйныфта укыганда урыс әдәбиятыннан Есенинны үткән идек дәрестә, укытучы апа аның бер шигырен ятлап килергә кушты. Теләсә кайсысын, үзең сайлап алып. Ә миңа кызык ясарга гына булсын! Аңа кадәр үк Есенинның шигырьләрен бик күп укыган идем инде, күбесен яттан белә идем, бигрәк тә «Москва кабацкая» дигән циклны. Киттем мин мәктәп китапханәсенә, үземә кирәкле шигырь кергән китапны эзләп таптым. Гөнаһ шомлыгы икенче дәрестә иң беренче мине такта янына чыгарып бастырды апа. Мин булдыра алганча сәнгатьле итеп, кычкырып укый башладым... Сыпь, гармоника! Скука... Скука... Гармонист пальцы льет волной. Пей со мною, паршивая сука. Пей со мной. — Утыр, берле! — ди укытучы апа. — Ни өчен?! — мин әйтәм. — Утыр берле! — Сез бит үзегез теләсә кайсы шигырен ятларга куштыгыз. Мин бу китапны мәктәп китапханәсеннән алдым, менә штампы да бар! — дим. — Сабиров! Урыныңа барып утыр. Берле дигәннәр сиңа, бетте китте! — диде апа. Дөрес, икенче дәрестә өй эшен тагын сорап, мин бишлелек җавап биргәч, апа берлене дүртлегә төзәткән иде...Бака койрыгы турында
Есенин иҗатын яхшы белүем университетта укыганда шактый булышкан иде. Теге бака койрыгы турындагы мәзәктәге кебегрәк булды инде ул. Белмәгәннәргә мәзәген дә сөйлим инде. Бер студент имтиханга әзерләнергә җитешмәгән, койрык төзелешен генә укыган икән бу. Билетта беренче сорау ат турында ди. «Ат — йорт хайваны, аның койрыгы бар», — дигән дә бу, сөйләп киткән рәхәтләнеп койрык турында. Икенче сорау төлке турында икән. «Төлке — кыргый җәнлек, аның да койрыгы бар», — дигән студент һәм тагын койрык төзелешен сөйләргә тотынган. Профессор: «Менә, дустым, бака — койрыксызлар семьялыгына керүче җир-су хайваны, шуңа күрә аның койрыгы юк. Аның турында сөйләп карагыз әле», — дигән. «Әйе, чыннан да баканың койрыгы юк, — дигән студент. — Дөрес, бала чакта ул бит чукмарбаш була, ә аның койрыгы бар. Койрыкның төзелеше...» — дип студент тагын үз белгәнен сөйләп киткән.
Мин дә урыс әдәбиятыннан бер-бер артлы өч имтиханны Есенин турында сөйләп бишлелек тапшырган идем. Гуманитар фәннәрне шуның өчен дә яратам мин. Чөнки, әйтик, математикадан: «Ике икең ничә?» — дип сорасалар, аның дүрт икәнен белү генә җитми, әле шуны исбатлап та күрсәтергә кирәк. Ә әдәбияттан: «Ике икең ничә?» — дип сорасалар, ни дип җавап бирсәң дә ярый, иң мөһиме телең тик тормасын, белгәннәреңне сөйлә дә сөйлә. Керәм, мин сиңа әйтим, урыс әдәбиятыннан имтиханга, нинди генә сорау эләксә дә, тегеләй итеп, болай боргалап теге койрык турында сөйләгән студент шикелле каерып алып чыгам сөйләшүне Есенинга, ә аның турында мин сәгатьләр буе сөйли алам. Өченче имтиханда да Сергей Александрович «сыртына утырып чыккач», әйтә миңа профессор: «Дустым сез моны өченче мәртәбә сөйлисез инде... Тик шундый мавыктыргыч итеп сөйлисез, бишле куймыйча булмас», — ди. Алтылы? Өч икеле куйды мыни? Тагын бер бишле алганым мәңгегә истә калды, анысы чит ил әдәбиятыннан имтихан тотканда булды. IV курс бу, мин инде ул чакта «Татарстан яшьләре»ндә ду китереп эшләп ята идем. Эшне дә җиренә җиткереп башкарасы килә, укырга вакыт әллә ни калмый иде. Өстәвенә бит әле анда һәрберсеннән — татар әдәбиятыннан, урысныкыннан, чит ил әдәбиятыннан һ.б. — 25-30 китап укып җитешергә кирәк һәр семестрда. Каян барысын да укып бетерәсең инде аларның? Җыеп әйткәндә, чит ил әдәбиятыннан имтихан тапшырырга бөтенләй дә әзер түгел идем мин. Алай да, ни булса, шул булыр, дип киттем имтиханга. Килсәм, аудитория ишек төбендә безнең группа кызлары җыелган, сырып алдылар болар мине. «Син ничәнче булып керәсең?» — диләр. Кызларның үзара шундый бер ырым-юраулары барлыкка килгән икән, имеш, имтихан бирергә миннән соң керсәләр, яхшы билге алачаклар. «Равилдән соң мин керәм!» «Ю-у-ук, мин әллә кайчан әйтеп куйган идем ич инде!» — дип ул арада талаша да башладылар. «Кызлар, бүген күп дигәндә икеле куялар миңа, укытучының иң ачулы чагына гына эләгәсез», — дим. Шулвакыт укытучы биш кешегә аудиториягә керергә кушты. Барысы да ничектер икеләнеп тора иде, мин беренче булып кердем дә киттем. Миңа нәрсә? Икеледән башка нәрсә югалтасым юк барыбер. Минем арттан тагын дүрт кеше кереп утырды. «Укыган китапларыгызның исемлеген языгыз», — ди укытучы. Минем зачеткадан башка бернием дә юк. Кемнәндер бер кәгазь бите сорап алдым, икенче берсе кызыл паста биреп торды, чөнки беркемдә дә артык ручка да, кәлам дә юк иде. Мин шул кызыл паста белән шакмаклы дәфтәр битенең иң өстенә үзем укыган бердәнбер китапны язып куйдым: «Джон Стейнбек. «Гроздья гнева». Янымда сабакташым утыра иде. — Ярар, Рома, — мин әйтәм, — Аллага тапшырып киттем мин. — Тукта ашыкма инде, списогыңны күчереп алырга бир әле, — дип пышылдады Рома. — Мә, — дип кәгаземне суздым тегеңә. — Ычкындыңмы әллә син?! — диде Рома имән бармагын чигәсендә бөтергәләп. — 25 китап укымасаң, имтиханга кертми дә ул! — Мин кайтып киттем алайса. Берне генә укыдым ич, — дим. — Тик кенә утыр! Берәү дә 25не укымаган инде. Менә хәзер һәркем үзе укыган китапларны язып чыга, аннары кәгазьләрне алмашабыз да, шулай итеп гомуми список төзибез. Биш кешенекен бергә кушкач, 25кә туларга тиеш, — дип аңлатты планны Рома. Шулай итеп зур тырышлыклар белән бишәүләп көчкә 25 китаптан торган исемлек төзедек. Калган 24 китапның исемнәрен язарга миңа Рома үзенең зәңгәр пасталы ручкасын биреп торды. — Йә, кайсыгыз иң батыр? Беренче булып имтихан тапшырган кешегә бер бал өстәп куям, — диде укытучы. — Мин! — дип кулны күтәрдем шундук. Бер бал өстәп куелгач, өчле кесәдә дигән сүз бит инде бу! Килеп утырдым укытучы каршына, исемлегемне тапшырдым. Нәкъ ул тәлап иткәнчә 25 китап анда. Иң өстә кызыл паста белән язылганы ярылып ята инде, әлбәттә, игътибарны җәлеп итә үзенә. — Стейнбекны сөйләп карагыз әле, — ди бу. И киттем мин сөйләп, мин сиңа әйтим! Сөйлим дә сөйлим, сөйлим дә сөйлим! Автор белән кайвакыт бәхәсләшеп тә алам: «Бу проблемага фәлән язучының карашы башка төрлерәк булган, ул шулай-шулай дип язган фәлән әсәрендә», — дип сиптерәм генә, малай! — Ярар җитеп торсын, — дип туктатты бу мине берзаман. — Мин батырлык өчен бер бал өстәп куям дип вәгъдә иткән идем, шуңа күрә сезгә алтылы», — диде дә, зачеткага «отлично» дип язып куйды. Коридорга чыккач, кызлар уратып алды инде, әлбәттә. «Ничәле?!» «Ничәле?!» — диешәләр. Алтылы, мин әйтәм. «Ничек алтылы?! Өч икеле куйды мыни?!» — дип сорады берсе. Юк мин әйтәм, бишле һәм беренче булып җавап биргән өчен, батырлык өчен өстәмә тагын бер бал! «И-и-и, синең шул булыр инде! Сиңа гел җайга гына килеп тора, укымасаң да бишле куялар сиңа», – диештеләр кызлар. Кеше күңелен күрәм дип... Читтән караганда бәлки чыннан да шулай тоелгандыр ул, тик чынлыкта бишлелек белеп тә, өчле алган чаклар да булды. Шулай берсендә урыс әдәбиятыннан имтихан бирәбез. Минем белән янәшә утырган сабакташымның иреннәре калтырый, күзләре дымланган — кыскасы, берни белми бу. Билетын карасам, беренче сорау — А.П. Сумароковның «Дмитрий Самозванец» әсәре. Өчле булса да алсын инде, дип өстән-өстән генә җавап язып бирдем мин моңа. Бу укытучыга барып мин язганны абына-сөртенә, куркыныч акцент белән укып чыкты да, дүртле алып авызын ерып чыгып та китте. Аның артыннан мине чакыртты укытучы. Билетта беренче сорау «XVIII гасыр урыс әдәбиятына күзәтү» иде. Минем сөйләмәген нәрсәм калмады: Ломоносовның одалары, Фонвизинның «Недоросль» һәм башка әсәрләре, Державин, Радищев һ.б. «Ярар беренче сорауны бишлелек беләсез», — диде укытучы. Икенче сорау белән авыррак тора иде хәлләр. Михаил Чулковның «Пригожая повариха» дигән романы турында сөйләргә кирәк иде, ә мин аны укырга җитешмәдем. «Ә нәрсәләр укыдыгыз?» — дип сорады укытучы. Мин 3-4 китап исемен атадым да төртелеп калдым. Андый чакта башы да юньләп эшләми бит аның, заразы! «Бик аз укыгансыз», — диде дә бу, өчле чәпеп куйды. Әйтеп булмый бит инде аңа: «Яңа гына мин язганнарны укып чыккан кешегә дүртле куйдыгыз бит!» — дип... Башкаларга яхшылык эшлим дип тагын бер мәртәбә яндым әле мин. Диннәр тарихыннан зачет биргәндә бер сабакташ кыз билетын күрсәтте: «Бу сорауга җавапны белмисеңме?». Язып бирдем кыскача белгәнемне. Аннары тагын берсе сорады, аннары өченчесе. Укытучы моны күреп, сизеп утырган икән. Иң кызыгы шунда, ул кызларны тыңлады да, аларга зачет куеп кайтарып җибәрде, ә мине иң ахырга калдырды. Әлбәттә, инде ул бу фәнне миңа караганда 100 мәртәбә яхшырак белә, шуңа күрә өстәмә сораулар бирә-бирә «батырды» бу мине. Икенче көнне «зачет куймады» дигәч, сабакташларым озак кына ышанмыйча тордылар һәм бик аптырадылар. Өч-дүрт көн үткәч тагын килдем зачетка, тагын куймады бу. Һәм тагын, тагын, тагын! Инде зачетларны тапшырып бетереп имтиханнарга күчәр вакыт җитте, ә минем диннәр тарихы «эленеп тора». Ярый әле деканыбыз Флорид Әгъзәмов бик игелекле кеше иде, бер зачет бирелмәгән булса да, имтиханнар тапшырырга махсус рөхсәт кәгазе язып бирде. Тора-бара бу вәзгыять бер анекдотка әйләнде. Без сабакташлар белән университетка берәр имтихан тапшырырга җыелабыз. Мине күрү белән дежур сорау яңгырый: «Диннәрдән зачет алдыңмы соң инде, Равил?». Юк әле, дигәч, барысы да рәхәтләнеп шыр-шыр көлә. 14(!!!) мәртәбә бардым шул зачетны тапшырырга, ышанасызмы? 14!!! Талашмадым, тавышланмадым, бары тик укытучы биргән сорауларга тыныч кына белгәннәремне сөйләп бирә торган идем. Ни теләгәндер ул укытучы, белмим. Ахыр чиктә, 14нче мәртәбә килгәч: «Каты башлы малай булып чыктың син», — дип куйды тәки зачетны. Ул вакытта инде имтиханнар тапшырылып беткән иде, группадашлар каникулда рәхәтләнеп ял итәләр иде... Артык дүртле Оят булса да тагын бер очрак турында сөйлим инде. Берсендә Буаман урамыннан барам, карасам — курсташлар каршыга килә. Безнең 1302 группасы ике төркемгә бүленгән иде: татар подгруппасы һәм урыслар. Миңа әнә шул урыс подгруппасында укый торган иптәшләр очрады. Сөйләшеп киттек болар белән. «Кая барасыз?» — минәйтәм. Менә, фәлән кешегә имтиханны тапшыра алмаган идек, хәзер аның өенә барабыз, диләр. «Минеке дә тапшырылмаган бит ул, мин дә сезнең белән барам», — дим. Әйткәнемчә, IV курста укыганда мин инде газетада чын-чынлап эшли идем, шуңа күрә лекцияләргә сирәк йөрү, имтиханнарны соңарыбрак тапшыру гадәти хәлгә әйләнгән иде дисәң дә була. Киттек без җыелышып профессорның өенә. Июньнең бик эссе көне иде ул. Җитмәсә укытучы Казан читендә төзелгән яңа микрорайонда тора икән. Әлсерәп килеп җиттек, тик профессор өендә юк иде. Ике-өч сәгатләп кенә көткәнбездер әле аны. Ул чакта кесә телефоннары юк бит әле, тиз генә шылтыратып хәбәргә кереп булмый. Ниһаять кайтып җитте бу. Имтихан тапшыруның тәртибе мондый: квартирага берүзең генә керәсең дә, профессордан ике китабын сатып аласың. Бәясен хәтерләмим инде хәзер, тик артык кыйбат түгел иде бугай. Синең акчаны өстәл тартмасына шудырып төшерә дә бу, зачеткага дүртле куя. Икенче көнне тагын ниндидер имтихан тапшырасы иде. Мин үзебезнең татар подгруппасы кызлары янына килеп бастым авызымны ерып. — Ничек хәлләр? — дип сорый болар. — Шәп! — мин әйтәм. — Менә кичә генә әле дүртле алдым. — Дүртле? Нинди фәннән? — Шундый-шундый фәннән, — димен. Кызлар аптырап бер-берсенә караштылар. — Без ул фәнне укымадык бит, урыс подгруппасы гына йөрде ул лекцияләргә, — диделәр дә кызлар тәгәри-тәгәри диярлек миннән көләргә тотындылар. Мин башны иеп декан янына киттем. Шулай-шулай, мин әйтәм, Флорид абый, ялгыш артык дүртле алганмын. Флорид Ахметович та рәхәтләнеп көлде миннән. «Мондый әйберне син генә булдыра аласың, Равил», — ди. «Нишлим соң инде мин хәзер? Укытучыга барып сыздырып кайтыйммы әллә ул дүртлене?» — дим. «Юк инде, кирәкми. Куйганнар икән, торсын зачеткаңда, ашарга сорамый бит», — диде мөгаллим. Калганнарга — өчлеДәүләт имтиханын тапшырганда да Флорид абыйның олы йөрәкле булуы коткарды мине. Бик уңышсыз билет эләкте, сорауларын хәтерләмим инде. Артык дулкынудан һәм борчылудан ахрысы, үтереп баш авырта башлады. Нидер искә төште инде, әлбәттә, тик бик күп түгел. Бик начар җавап бирдем мин, кыскасы.
Имтиханны Флорид абый белән Рафаэль Мостафин икәүләп алалар иде. Рафаэль абыйга минем җаваплар бер дә ошамады, ачуланганы йөзенә чыккан иде. Шунда Флорид абый мине мактарга тотынды, берничә мәкаләмне искә төшерде, аларның бик үзенчәлекле булулары турында әйтте. «Барыннан да бигрәк миңа Равил Фәйзуллиннан 50 еллыгы уңаеннан алынган интервьюсы ошады! Шагыйрь юбилеен йөзеп каршы алырга ниятләгән. Равил адашы белән сөйләшер өчен Компрессорный күпереннән Ленин дамбасына кадәр аның белән бергә йөзеп барган!» — диде Флорид абый матур итеп елмаеп. Рафаэль абый исә һаман да шулай кырыс карап коридорда бераз көтеп торырга кушты. Группадагы барлык студентлар да имтихан тапшырып чыккач, укытучылар күпмедер киңәшеп утырдылар әле. Аннары барыбызны да чакырып һәркемнең билгесен игълан иттеләр. Кырыктан артык студент идек без курста, дәүләт имтиханыннан берәү бишле алды, тагын ике дүртле бар иде, калганнарныкы — өчле. Шул ике дүртленең берсе минеке иде... Иң кызыгы шунда, укуны тәмамлап эшкә урнашканда: «Нинди билгеләргә укыдың?» — дип берәү дә кызыксынмады, дипломның номерын гына язып алдылар. Әлмәт, 2017 ел, март Равил САБЫР
Нет комментариев