Кышкы салкын кичләрдә тәнгә генә түгел, җанга да җылылык кирәк. Җылы кичәләр, җылы кешеләр белән очрашулар, җылы сүзләр. 15 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әнә шундый бер кичә узды. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе иде ул.
Лилия туташ
Артист быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иҗат кичәсе әлеге матур вакыйгага багышланган иде. 50 яшь тулса да, Лилия ханымга 50не биреп булмый. Кызлар кебек әле ул! Беренче булып юбилярны котларга сәхнәгә менгән Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та артистка юкка гына: «Лилия туташ», − дип эндәшмәгәндер. «Сез Мәхмүтовлар династиясенең лаеклы дәвамчысы. Гаиләгезнең һәр әгъзасы тормышта үз урынын тапкан татар халкына хезмәт итүче шәхесләр. Киләчәктә дә иҗат уңышлары, рухи күтәренкелек телим», − диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.
Күпләребез белә, Лилия Мәхмүтова − гомерләре буе Тинчурин театрында эшләгән Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың кызлары. Кызганычка, Хәлил абый 2012 елда безнең арабыздан китте. Лилиянең сеңлесе Ләйсән Мәхмүтованы да белмәгән кеше сирәк. Халыкка ул күбрәк «ЗөЛәйЛә» триосы аша таныш.
Кичәне алып барган Татарстанның атказанаган артисты Ирек Хафизов юбилярның үз гомерендә тормышка ашмаган өч хыялы калганын әйтте: Лилия ханым укытучы, балерина һәм җырчы булырга теләгән. Иҗат кичәсендә артистның әлеге өч хыялы да чынга ашты! Тамаша Шамил Фәрхетдиновның «Эх, алмагачлары» спектакленнән өзек белән башланып китте. Әлеге спектакльдә Лилия ханым мәктәп директоры Фәридә Рәисовна ролен башкара. Димәк, ул азга гына булса да укытучы булып ала дигән сүз. Үзен биюче буларак Лилия ханым Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» әсәреннән өзектә күрсәтте. Спектакльнең төп герое – авылның иң чибәр, шаян, шук кызы Гөлшаян бик матур итеп татар биюләрен бии. Ә җырчы исемен дә йөртергә хокукы барлыгын Лилия Мәхмүтова җырлап дәлилләде. Сеңлесе Ләйсән Мәхмүтова белән алар «Әткәй-әнкәй» исемле җыр башкарды.
Тулы зал − артистка иң югары бәя
Иҗат кичәсенә Татарстан театрлары вәкилләренең бер төркем булып килүләре артистның хезмәттәшләре арасындагы абруе хакында сөйли. Лилия Мәхмүтованы котларга «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан; Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә шәһәрләренең Татар дәүләт драма театрларыннан; Әтнә дәүләт драма театрыннан хезмәттәшләре килгән иде. Шулай ук кичәне матур биюләр белән бизәгән «Казан» бию ансамбле дә артистны юбилее белән котлады. Ансамбль исеменнән аның җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова сүз алды.
«Әти мине бик ярата иде...»
Күптән түгел «Интертат»ка биргән интервьюсында Лилия ханым иҗат кичәсенең күңелле нотада узачагын, моңсуланып утырырга теләмәвен белдергән иде. Тамаша, чыннан да, бик җанлы барды. Спектакльләрдән өзекләр комедия жанрындагы спектакльләрдән булды, юбилярны котларга килгән җырчылар дәртле җырлар башкарды. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдинова «Әбиеңнәр кыз чакта» исемле җырын җырлады. Исеменә караганда, җыр юбилейда җырлый торганга охшамаган. Бактың исә Лилия ханым үзе җырчыдан шул җырны башкаруын сораган. Илсөя Бәдретдинова да: «Мин бүген «нормальный» җыр җырларга уйлап килгән идем», − диде. Тәнәфес вакытында иҗат кичәсенең ничек әзерләнүе турында сорашырга һәм юбилярның хис-кичерешләрен белешергә дип, сәхнә артына уздым. Каршыма Лилия ханымның ире, Татарстанның атказанган артисты, шулай ук Тинчурин театрында эшләүче Ренат Шәмсетдинов очрады. Аның белән өйдәге һәм эштәге Лилиянең аермалы яклары турында сөйләштек. «Өйдәге Лилия дә, эштәге Лилия дә бер ук кеше. Ул кайда да шундый ук таләпчән, шундый ук тәртипле. Яраткан әйберсен өйдә дә, эштә дә ярата. Ошатмаган әйберләрен өйдә дә, эштә дә ошатмый», − диде ул. Артист каядыр бик ашыга иде. Хатыныңның юбилеенда тыныч кына утырып торып булмыйдыр шул...
Иҗат кичәсендә яңгыраган күп котлаулар арасыннан берсе аеруча җылы булды. Лилия ханымны әнисе Исламия апа Мәхмүтова да котлады. Залны яңгыратып «Гөлбакча» җырын җырлагач, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баласына иң изге теләкләрен әйтте. «Иң мөһиме сәламәт бул. Ренат белән башлаган юлыгызны шулай дәвам итегез. Улыгыз Ришат армия сафларыннан исән-имин хезмәт итеп кайтсын иде», − диде Исламия апа, шушы көннәрдә генә армия сафларына хезмәткә киткән оныгын искә төшереп.
Иҗат кичәсе тәмам. Ә тормыш дәвам итә. Алда, һичшиксез, яңа рольләр; оныклар сөю; ак әби һәм ак бабай булып табын түрләрендә утырулар...
Нет комментариев