Татар матбугаты
Игътибар: Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал
1059
0
0
16 июльдә Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Яшенле яңгыр вакытында секундына 17 – 22 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил исәчәк. Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан артмаячак.
Моннан тыш, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, диелгән идарнең һава торышы турындагы хәбәрендә.
Төнлә һава температурасы 15тән 20 градуска кадәр җылылыкта, көндез исә җылылык 27 – 32 градус булачак.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев