Татар матбугаты
Игътибар көн дә кирәк...
Республикада 55 мең 188 сугыш ветераны яши. Араларында инвалидлар, Ленинград камалышында калган кешеләр, балигъ булмаган тоткыннар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре бар. Аларның сафлары елдан-ел кими бара. Шуңа да аларның кадерләрен белеп, хөрмәтләп калырга тырышабыз.
– 2006 елдан башлап Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның толларына бирелә башлаган фатир тапшырылу дәвам итә. Быел 123 ветеранга фатир ачкычлары тапшырылачак. Шулай ук мөмкинлеге булмаган, фатиры төзекләндерүгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм булачак, – ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. – Күп кенә сугыш ветераннары, инвалидлары өйдән чыгып йөри алмый. Андыйларга социаль хезмәткәрләр беркетелгән. 2016 елда Президентның ярдәме белән авыл җирендә ялгыз яшәүче ветераннарга социаль хезмәтләр бушлай башкарыла башлады.
Дөрес, дәүләт тарафыннан тиешле ярдәмгә шөкер иткән, риза булмаган кешеләр дә бар. Әмма җитәкчеләрне тыңласаң, зарланырлык урын юк. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева ветераннарның диспансеризация үтүләрен әйтеп узды. “Өлкәннәрнең күбесенең өйләренә барыр өчен махсус төзелгән төркем бар. Авырып киткән очракта өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче ике госпиталь эшли. Казанда һәм Чаллыда урнашкан бу хастаханәләрдәге палаталар ветераннар өчен бик уңайлы итеп җиһазландырылган”, – ди ул.
Республикада яшәүче сугыш ветераннары бушлай колак аппараты алу һәм теш куйдыру мөмкинлегенә ия. Ел дәвамында 162 кеше колак аппараты алган, 15 меңләп кеше теш куйдырган.
Бәйрәм җитә
“Һәр өлкән кеше Җиңү бәйрәмен түземсезлек белән көтә. Бу көнне алар иң кадерле киемнәрен киеп, түшләренә орден-медальләр тагып бәйрәмгә чыга. Без дә аларның күңелләрен күрергә тырышабыз”, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
Озакламый бәйрәм чаралары башланып китәчәк. Күп кенә мәктәпләрдә ветераннар белән очраша башлаганнар инде. Әмма республиканың төп чарасы 8-9 майда булачак. Районнарда яшәүче өлкәннәрнең сәламәтлекләрен бүгеннән үк кайгырта башлаганнар. Алар барысы да табиб күзәтүе узган. Башкалага юл тотар алдыннан һәркайсының тагын бер кат сәламәтлеген тикшерәчәкләр. Юлда аларны табиблар озатып барачак. Бәйрәм вакытында ветераннарга волонтерлар да ярдәмгә атлыгып тора. Районнарда да бәйрәм чарасына әзерлек башланган.
Үзгәрешләр бар
Быел Казанда узучы Җиңү парадының урыны үзгәргән. Аны Меңьеллык мәйданга күчергәннәр. “Җиңү бәйрәме уздырганда кайбер урамнарда машиналар өчен уңайсызлыклар туарга мөмкин. 3-5, 7-8 майда парадка әзерләнү, репетиция узачак. Бу көннәрдә машина йөртүчеләр Меңьеллык мәйдан тирәләрен урап узсын иде. Юл йөрү генә түгел, куркынычсызлыкны да кайгырту мөһим. Быелгы чарада 5 меңләп полиция хезмәткәре кизү торып, бәйрәм уза торган мәйданнарга махсус тикшереп кенә кертәчәкләр”, – ди хокук саклаучылар.
Шулай ук “Үлемсез полк” та башка мәйданда уза. Вакыты да үзгәргән. Узган ел “Казан” милли мәдәният үзәге янына җыелып, Кремльгә таба хәрәкәт итсәк, быел Ершов урамы ягыннан Толстой урамына җыеласы. Бәйрәм көнне машиналарыгызны читкә куеп, маршрут автобуслары белән Горький исемендәге парк тукталышында төшеп, җәяү хәрәкәтләнергә кушалар. “Үлемсез полк” акциясенә көндезге бердә җыела башлыйлар. Сәгать өчтә кузгалып китәчәкләр.
– Акциягә махсус билгеләнгән башка урамнардан да кушылырга була. Әмма Ершов урамыннан башласак, күңеллерәк булыр сыман. Без быел Мәскәүдәгеләр һәм башка күп кенә төбәкләр белән бер вакытта кузгалабыз. Кулларыгызда горурланырлык кешеләрегезнең фотосы булсын. Аның нинди булуы да мөһим түгел. Әби-бабайларыбызны барлап, хәтерне саклыйк. Узган ел кечкенә балалары белән дә акциядә катнашучылар бар иде. Димәк, балалар белеп үсәчәк. Безгә тыныч көннәр бүләк иткән өлкәннәрне онытырга хакыбыз юк”, – ди Ләйлә Фазлыева.
Нәкъ менә шул оныту-онытмау хәтерләрне калдыра да инде. Бәйрәмгә кадәр бу хакта күп сөйләнелсә дә, тантаналар узгач үпкәләп шалтыратучылар да була. Әби белән бабай бер йортта яшәп тә, берсенә котлау открыткасы килә, икенчесенә юк. Кемдер, ашамлыклар тутырылган пакет эләкмәде, ди. Әнә шулай күңел кителмәсен өчен, оештыручылар барысын да эшләргә вәгъдә итә.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев