Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

И.Шәйхразиев Хакасиядә узган "От ыры" этник эстрада фестиваль-бәйгесендә II урын яулаган

Яшь җырчы Илгиз Шәйхразиев «От ыры» («Ут җыры») III Бөтенроссия этник эстрада фестиваль-конкурсында Татарстанны тәкъдим итеп, II урын алды. Бу хакта Илгиз «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйге финалыннан соң хәбәр итте. Мәгълүмат өчен. «От ыры» («Ут җыры») III Бөтенроссия этник эстрада фестиваль-конкурсы Абаканда 11-12 июнь көннәрендә үтте. Этник музыка башкаручы яңа исемнәрне ачучы «От ыры» фестивале – Хакасия Республикасының мәдәни бренды. Беренче тапкыр ул 1992 елда милли җыр республика конкурсы буларак үткәрелә башлаган. Быел фестивальнең юбилее – 25 еллыгы. Фестивальдә Россиянең тугыз төбәгеннән этник җыр башкаручы 33 җырчы катнашкан. Илгиз Шәйхразиев “Созвездие-Йолдызлык”, “Ягымлы яз”, “Татар моңы”, “Туым җондызы”, “Крутушка”, “Курултай” (Венгрия), “Туркчевизион” (Төркия), “Төрексой-Астана” (Казахстан) һәм башка конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган җырчы. “Үзгәреш җиле” фестивалендә «Бормалы су» (З.Хәбибуллин муз., Н.Исәнбәт шиг.) һәм «Бөрлегән» татар халык җырын башкарып, ул аеруча киң танылу алды. Yummy Music җанлы музыка проекты белән хезмәттәшлек итә. Илгиз Шәйхразиев фестивальгә “Париж көе” керәшен җырын алып барган. "Җырымны да, үземне дә бик яхшы кабул иттеләр. Катнашучылар берсеннән-берсе көчле иде, шуңа  да бик күңелле булды, – ди Илгиз. – Танышу-аралашулар... Көчле җырчыларны күзәтү һәм үзеңне күрсәтү. Бик матур сәяхәт булды”, – дип тә өстәде ул. Илгиз Шәйхразиевны Хакасиягә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы юллаган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев