Күпме иҗат кешесенә илһам чыганагы булган, җырларда җырланган, шигырьләрдә лирик хисләр белән сугарылган, кемнедер гомерлеккә үзенә бәйләп куйган, кемнедер гомере буе җирсенеп, сагынып яшәргә мәҗбүр иткән авыл... Соңгы елларда ул да үзгәрде. Кайсыдыр шәһәрләште, яңарды, үсте, кайсыдыр бетүгә, үлемгә дучар ителде.
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә бөтенләй башка хәзер. Әмма авыл, аның кешеләре – әле дә илһам чыганагы. Күңелеңдә иҗат очкыны гына булсын, авыл урамын бер әйләнсәң, һич арттырусыз, язар өчен берничә тема үзеннән-үзе аягыңа урала... Биредә бит һәр йорт, һәр тыкрык, һәр җансыз әйбер дә нидер сөйли. Ә кешеләре... аларның һәркайсының күңел сандыгына мең дә бер гыйбрәт яшеренгән. Тыңлый, аңлый гына бел... Гомер буе читтә яшәп тә, гомерлеккә авылныкы булып калганнары да шундый.
Авылыбызда мәчет ачылу тантанасы бара. Күрше Салавычта яшәүче Суфия апа килде дә: “Апай кайткан иде, әниеңне бик күрәсе килә. Сезгә алып чыксаң буламы?” – диде. “Була, була”, – мин әйтәм. Ул чакта ашыгып Суфия апаның соңгы җөмләсенә игътибар да бирмәгәнмен. Өйгә кайтып, бераз вакыт үткәч, әлеге сүзләр колагымда кабат яңгырагандай булды: “Йөри алмый инде ул, күтәреп кенә йөртәләр...” Яздан бирле хәле-кәефе минутлап үзгәрә торган әни янына күтәреп авыру алып керсәләр (мондый тәэсирле очрашулар болай да авыр була бит), көндәлек укол-дару белән генә торган олы кешегә бик кыен булыр дип, Суфия апага хәбәр җибәрәм: “Ачуланмагыз...”
Әмма кунак апабызның әнине күрү теләге шулкадәр көчле була, аптырагач, кызы белән кияве алып чыгалар. Кызганыч, мин бу очрашуның шаһиты була алмадым. Кайтып керүгә, әнинең беренче сүзе: “Миңсынур булган ич ул, ә син әллә кем дигән идең...” – булды. Баксаң, балачак, яшьлек дуслары булганнар икән!
– Соңгы кайтуымдыр инде, сине күрмичә китә алмадым, шулкадәр сагынган идем, – дигән Миңсынур апа. Дөрес, яшьлек истәлекләрен барлап, сөйләшеп утырырга икесенең дә сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәгән. Миңсынур апа да унҗиде ел элек инсульт кичереп, кеше ярдәмендә генә йөри икән, әнинең дә “стажы” унсигез ел...
Ә мине 85 яшьлек әбинең шушы хәлендә дә дусларын, туганнарын, авылын, туган нигезен җирсенеп, Казахстаннан кадәр юлга чыгуы, машинада меңнәрчә чакрым юл үтәргә көч табуы гаҗәпләндерде дә, уйландырды да. Безгә генә түгел, Чапшардагы, Яңгулдагы туганнарында да, безнең авылдагы төп нигезендә дә булган, соңгысында Коръән укытканнар икән. “Әй, сөендем, – дигән ул әнигә. – Безнең нигездә сеңлем Асиянең кызы белән кияве шундый матур итеп яшиләр, бар җирләре ялт иткән. Мәчеткә дә бик куандым, үзе матур, үзе әллә каян күренеп тора...”
Юкса инде Миңсынур апаның авылдан чыгып киткәненә берничә дистә ел, авылда инде аны хәтерләүчеләр дә бармак белән генә санарлык, безнең кебек урта буыннар өчен дә ул инде чит кеше... Читтә тамыр җибәрсә дә (шунда гаилә корган, балалар үстергән ләбаса), туган нигез, туган авыл дигән әйбер адәм баласының бәгырендә кала, балачактагы, яшьлек елларындагы матур хатирәләр аны оныттырмый, сагындыра, үзенә тарта икән. Әле кайтам дигән теләге көчле булганнарга шушы кадәр юлны үтәргә көч-куәт тә бирә! “Соңгы кайтуымдыр”, – дигәннәргә дә...
“Безнең авылныкы түгел ул!”
Моннан берничә ел элек Балтачта бер бик тә күңелсез хәл булган иде. Гыйбрәт өчен дип булса да, аны искә төшерәсем килми, язмамның максаты да ул түгел. Әлеге шаккатмалы хәл булганнан соң берничә көн үтүгә, аны кылган “герой”ның элекке авылдашларын – танышларымны очраттым. Сүзебез бу темага кагылуга, аларның берсе, шактый катгый итеп: “Безнең авылныкы түгел ул! – дип куйды. – Авылдан чыгып киткәненә егерме еллап бар инде...”
Уйлана белгән кешегә саллы җим иде бу сүзләрдә. Карале, мин әйтәм, кемнедер, вафатына фәләнчә ел үтсә дә, безнең авылныкы ул дип горурланып сөйлиләр, искә алалар, күренекле шәхесләрне районнар, авыллар үзара бүлешә дә әле, ә кемнедер кырын бер гамәле белән авылдашлар исемлегеннән сызалар, дим. Әле бит соңгысы әллә кая, еракка китмәгән, районда гына яши... Барыбызга да ул безнең авылныкы дигән бәягә лаек булырлык итеп яшәргә язсын иде дә. Авылдагыларга да, читтәгеләргә дә. Гәрчә бу бәяне алыр өчен әллә ни хезмәт тә кирәк түгел, кемгәдер дәрәҗәсе, кемгәдер гамәле, кемгәдер гадилеге, яшәү рәвеше дә сәбәпче була ала. Мәсәлән, безнең Ришат кебек.
Кечкенә буйлы, олы йөрәкле
Әлеге дә баягы шул мәчет ачылу тантанасында ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллина җыйналган бар халыкны шаккатырырлык, сокландырырлык бер мәгълүмат җиткерде. Мәчет төзелешендә эшләүчеләрне бүләкләгәндә, авылдашыбыз Ришат Камалиевны чакырды да: “Беләсезме, шушы кечкенә генә егет мәчетнең бер эшеннән читтә калмады, коймаларны берүзе корып чыкты, әле авылның югары очында бригадир ролен дә үтәде, бар халыкны эшкә чакырып йөрде”, – диде. Район җитәкчеләренең дә, башкаладан килүчеләрнең, калган кунакларның да күзләрендә соклану иде бу минутларда.

Ә без, авылныкылар, Ришатның бу гамәлләренә инде ел буе шаһит булганга, бар халык алдында аңа шушындый бәя бирелгәнгә ихлас сөендек кенә. Мәчет бурасына дигән агачларны каезларга дигәч, Балтачка барып, яңа балта алып кайткан, кайратып, әзерләп куйган егет, дөрестән дә, бер генә эштән дә читтә калмады. Бураганда да, фундамент эшләгәндә дә, чистартканда, төзегәндә дә... гел төзүчеләр янында мәш килде (зиратта үткән өмәләрнең берсеннән дә калмый ул). Хәер, моңа кадәр дә ачык күңелле Ришат авылда олысына да, кечесенә дә дус, һәркем белән сөйләшер тема, сүз таба, шуңа күрә барыбыз ярата, хөрмәт итә идек үзен.
Дөньяга килгәндә үк язмыш сынавына дучар булган (баласын шактый авырдан таба әни кеше – шунда буыннарына зыян килеп калганмы, әллә шулай яралганмы, монысына “язмыш” дип килешергә генә кала һәм килешә дә Әминә апа), үзенчәлекле – кечкенә буйлы булса да, олы йөрәкле шул Ришатыбыз. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, уен-көлке дә, үткенлек тә җитәрлек үзендә. Кая барса да, югала торганнардан түгел.
– Курыктым шул, бер җиргә дә җибәрмәдем, – ди Әминә апа. – Әле ярый, яшьтәшләреннән бераз соңрак булса да, укырга биргәнбез, мәктәптә бик яратып укыды. Беркем үчекләмәде, кимсетмәде, сыйныфташлары бик яратты. Әле дә бөтенесе шундый якын итеп йөри. Туйларына-никахларына да чакыралар, очрашуларга да бара...
Дөресе шулай, сыйныфташлары гына түгел, алардан берничә ел соңрак укыганнар да Ришатны үз тиңдәшләре саный, алар да, аннан соңгылар да “Ришат абый” дип аңа тартыла. Сәбәбе нидә икән соң дисезме? Билгеле, Ришатта. Аның ихласлыгында. Бала күңелен алдап булмый шул. Ихлас ярата ул аларны. Моннан берничә еллар элек тирә-якта иң беренче булып (әле Сабантуйларга да алып килмиләр иде) квадроцикл сатып алган иде Ришат. Әй, рәхәтләндерде бөтен авыл баласын шунда утыртып йөреп! Шуннан бирле бөтен бала-чага өчен дөньядагы иң шәп дус – Ришат абыйлары! Мәктәп яшендәгеләр өчен дә чит кеше түгел ул. Кечерәкләрне кыш буе Шушма елгасындагы бозны тәртипләп, хоккей уйнарлык хәлдә тотып сөендерсә, зурраклары белән күрше Салавычтагы спорткомплекска шөгыльләнергә йөри... Өлкәннәрнең дә хәл-әхвәлен белешеп тора. Шуңадырмы, безнекеләр генә түгел, авыл аша үткән биктәшлеләрдән дә беркем дә Ришатка сәлам бирми үтми. Үзе дә әллә каян эндәшә шул...
Әнисе Әминә апага иң ныклы терәк, ярдәмче, булышчы да Ришат. “Әле ярый читкә җибәрмәгәнмен, ничек үз янымда калдырганмын”, – дип сөенә ул бүген. Бер-берсен ярты сүздән аңлый, авыр чакларда бер-берсенә иптәш тә, фикердәш тә ләбаса алар. Тормыш иптәше Ринат абыйның фаҗигале үлеме, кечкенә авыру бала белән яшьли тол калу, авыру-сырхаулар, югалтулар... – тормыш юлы шактый сикәлтәле булды Әминә апаның. Чарасыз калган чаклары да, әрнү-сызланулары да күп булды. Әмма зарланмады, моңын, йөрәк әрнүләрен эчкә йота белде. Бүген дә булганына шөкер итеп, улының яхшы гамәлләренә сөенеп яши. Авылдашларының Ришатка булган хөрмәтенә, яхшы мөнәсәбәтенә рәхмәтле булып яши...
Нет комментариев