Татар матбугаты
"Хозур" нәшрият йорты танылган татар мөгаллиме Зөфәр Касыймның "Мохтасар гыйлем хәл" китабын нәшер итте
Әлеге уку әсбабы 1900-1917 елларда 12 мәртәбә бастырылган.
Китап башлангыч сыйныфларда укучыларга атап язылган.
Ул намаз, зәкят, хаҗ, ураза хакындагы сорау-җаваплардан гыйбарәт. Шулай ук кыскача сүрәләр китерелгән.
Бу китап ата-аналарга, мөгаллимнәргә, ислам белән кызыксынучыларга яхшы кулланма, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнры Диния нәзәрәте матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев