Татар матбугаты
Хөрмәткә лаек һәр улын, кызын барлап, горурланып яши авыл халкы...
Кайсы төбәктә генә яшәмәсен, уңышларга ирешкән, хөрмәткә лаек һәр улын, кызын барлап: «безнеке!» – дип горурланып яши авыл халкы. Әлбәттә инде очрашуларның да иң эчкерсезе, ихласы туган җирдә узганы була. «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә» китаплары һәм 100гә якын популяр җыр тексты авторы Сания Әхмәтҗанова – безнең Арча районының Курса Почмак авылы кызы.
Казанда 20 елга якын башлангыч сыйныфлар һәм татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатиб вазифаларын башкара, хәзерге вакытта Сания Әхмәтҗанова – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татарча хәбәрләр редакциясе мөхәррире.Шушы көннәрдә Курса Почмак урта мәктәбендә авылдашыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу булды. Кунагыбызны балалар дулкынланып көтеп алды. Аның җылы күз карашын күреп, йомшак тавышын, алтынга тиң фикерләрен ишеткәч, балаларыбыз да ачылып китте. Алар да шагыйрә апаларына җавапсыз калмадылар: үз талантларын күрсәттеләр. Сания Әхмәтҗанова балалар язган шигырьләрне, алар башкаруында җырларны бик игътибар белән тыңлады.
– Фикерләрегез матур, арагызда каләмен нык тотып язучылар да бар. Шулай да кабатланмаганрак темаларны алырга тырышыгыз, башкалар күргән-белгәнне үзегезчә әйтегез, – дип, үз киңәшләрен дә бирде.
Очрашуга килгән авылдашларыбыз арасында Сания апаның иҗатын яратучылар, шигырьләрен яттан белүчеләр, җырларын гел күңел түрендә йөртүчеләр бихисап икән. Аларны тыңлап та хис-тойгыларга бирелеп утырдык. «Ватаным Татарстан» газетасында дөнья күргән «Толым» бәян-хикәясенең китап булып басылып чыгуын да теләде авылдашлар.
– Шундый якташларың, туганнарың, хөрмәт итүче авылдашларың булганда, ничек язмыйсың инде! Моның кадәр хөрмәт, ихласлык, чын авылча ярату һәр иҗат әһеленә дә үз вакытында килеп ирешмидер. Бу юлы сез минем иҗатымны, үземне генә түгел, миңа белем биргән мәктәбемне, укытучыларымны һәм үзегезне дә олыладыгыз, – дип, укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтен белдерде Сания ханым.
Очрашудан һәркем рухи азык алды. Бу матур хисне һәркайсының күз карашыннан аңлап була иде. Мәктәбебез директоры Нурзилә Сабирҗанова укучыларыбызның чыгышларына соклануын һәм авылдашыбыз Сания ханымга олы рәхмәтләрен белдерде.
«Шәһри Казан» газетасы аша Сания апаны туган көне белән котлыйбыз. Аның җырлы-шигырьле сәфәрләрендә яңа табышлар, иҗади күтәрелеш, бәрәкәтле озын юл телибез. Гел шулай яшьнәп-җемелдәп, бик күпләрне моң тылсымына әсир итеп яшәргә насыйп булсын. Сания апа, без Сезне бик яратабыз.
Курса Почмак мәктәбе коллективы исеменнән, Ләйсән Шакирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев