Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзер сюжетсыз драматургия китте" - Рабит Батулла

Туфан Миңнуллин исемендәге I Бөтенроссия драматурглар семинарының үзенчәлеге һәм мөһимлеге - аның кешеләрне "кузгатуында". Җәмәгать эшлеклесе, драматург, танылган язучы, публицист Рабит Батулла шундый фикердә. "Төрле министрлыклар журналистлар арасында конкурслар үткәрә. Андый әйберләрне социаль заказ диләр. Кемдер социаль заказ белән әйбер язып булмый, ди. Бик күп даһи язучылар социаль заказ үтәп иҗат итә. Мисалга, "Яңа татар пьесасы" конкурсын алыйк. Аның беренчесенә 120 пьеса килде. Шуның 20се генә әйбәт булса да, кешене кузгатты, дигән сүз", - диде Рабит Батулла "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Аның фикеренчә, драматургия - теләсә кемгә дә "буйсынмый" торган жанр һәм драматурглар сирәк була. "Шигырьне хәзер теләсә кем яза. Мин - 18 пьеса куйдырган кеше, әмма мин драма әсәрләре язудан баш тарттым. Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин - алар тумыштан драматурглар. Мин үземне драматург дип санамыйм. Хәзер бит теләсә нәрсәне: прозаны да, телофон кенәгәсен дә куялар. Аннан хәзер сюжетсыз драматургия китте. Ниндидер бер канунга "куарга" түгел, жанрдан читкәрәк чыгарга, тәҗрибәләр үткәрергә кирәк", - ди Рабит Батулла, замана драматургиясенә бәя биреп. Сүз уңаеннан, Рабит Батулла Туфан Миңнуллин исемендәге I Бөтенроссия драматурглар семинарының әләмен күтәрде. Семинар үзе 21-23 июль көннәрендә Биектау районы Кече Битаман авылында узды. Анда төрле төбәкләрдән 40лап иҗатчы катнашты.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев