Татар матбугаты
"Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар!" - язучы Мәдинә Маликова (әңгәмә)
Мәдинә Маликова – татар телендә романнар иҗат иткән беренче хатын-кыз язучы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты. Ярты гасырлык иҗат дәверендә, аның татар һәм рус телләрендә 30 китабы басылып чыкты, пьесалары республика театрларында сәхнәләштерелде. Быел ул «Арыш тәме» китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
– Мәдинә ханым, сезнең китапларны укыганда, тормыштагы вакыйгалар күз алдыннан уза. «Арыш тәме»ндә дә үзең белгән кешеләрнең язмышы сурәтләнә сыман. Укучыларыгыз арасында үзләрен танып алганнары юкмы?
– Мондый сүзләр теләсә кайсы язучының йөрәгенә сары май булып ята инде ул. Димәк, син, автор буларак, типик образ тудыра алгансың, дигән сүз бу. Дөньяда булмаганны уйлап чыгару мөмкин түгел, син аның өлгесен таныш кешеләрдән аласың. Монда төп таләп шул: әсәрдә аның кайгы-хәсрәтләре дә, куаныч-шатлыклары да күпләрнең башыннан узган кичерешләргә охшаш, тәңгәл булырга тиеш. Хисләрнең уртаклыгы мөһим. Бервакыт авылга кайткач, кичен капка төбендә утырганда, яныма күрше апа килеп утырды да, хәл-әхвәлне белешкәч: «Мәдинә, сиңа бер дә эч серемне сөйләгәнем юк иде, каян белеп яздың?» – дип сорады. «Күрше бәхете» исемле хикәядә үзен күргән бу. Аптырап киттем. Чөнки һич тә бу апаны күз алдында тотып түгел, бөтенләй башка берәүнең тормышыннан алып язылган әсәр иде ул... «Арыш тәме» романын язарга мине авыл хуҗалыгы институтында эшләүче бер галимә рухландырды. Ул арышның яңа сортларын чыгару белән шөгыльләнә һәм алар илнең уналты өлкәсендә игелә икән. Арыш турында гына түгел, күңеленә якын кешеләр турында да сөйләшеп утырдык аның белән. Галимәнең сөйләгәннәренә авыр язмышлы күрше карчыгының башыннан кичкәннәрне дә өстәдем. Романны илһамланып, яратып яздым. Табигый ки, адәм баласы чын тормыштан әдәби әсәргә шома гына, үзгәрешсез-нисез кереп утыра алмый. Әсәрне беренче тапкыр укыганда, прототипларның ризасыз калуы гаҗәп түгел. Әмма вакытлар узгач, китапны кат-кат укыганнан соң, ризасызлыкларын оныталар, минем хакта бит бу әсәр, дип, мактанып йөри башлыйлар.– Әсәрдә берничә төрле әһәмиятле проблема күтәрелгән. Шуларның берсе – хатын-кызларыбызның чит ил кешесенә кияүгә чыгып китеп барулары. Моны кайберәүләр үзенчә горурлыкка да саный...
– СССР таркалып, чикләр ачылгач, чит илләргә китүчеләр күбәйде. Кемнәрдер эшкә китә, кемнәрдер – кияүгә. Сагынуларга ничек түзәләрдер, мин чыдый алмас идем. Тик шуны беләм: бер киткәч, кире кайтканнар сирәк. Киресенчә, кунакка кайткан арада: «Ничек яшисез сез монда?» – дип сораучылар бар. Аларның кыяфәте затлы, үз-үзен тотышы дәрәҗәле булып киткәндәй күренә. Андый балаң белән ничек горурланмыйсың! Алдынгы илләр белән чагыштырганда, бездәге яшәеш аларга авыр, күңелсез тоела. Уңган, зирәк ватандашларыбызның дөнья буйлап таралуына риза түгел мин. Үзебездә мантысыннар, тырышлыклары белән үз ватаныбызны баетсыннар иде. «Арыш тәме»ндәге Ләйсәнне мин акламыйм, әмма аңлыйм. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар!
– Милләттәшләребез арасында, элекке елларда, талантлары югалып калу очракларын ишетеп беләбез. Сезнең «Арыш тәме»ндәге Нәзилә дә шундый язмыш иясе. Сез моны талантларны вакытында күрә белмәү дип уйламыйсызмы?
– Талантларны вакытында күреп алу, аларга белем алырга мөмкинлек тудыру – искиткеч мөһим мәсьәлә. Милләтне талантлар баета, халыкара мәйданда таныта. Милләт үзе дә талантлы ул-кызларының кадерен белсен, аларны бәяләсен, яратсын иде! Бездә исә, минем күзәтүемчә, күпләрнең таланты, сәләте ачылмый кала, югала. Бу – аерым шәхесләрнең фаҗигасе генә түгел, милләтнең байлыгын югалту да. Мин моны Нәзилә мисалында калку итеп күрсәтергә тырыштым.
– Китаптагы «Язгы такыялар» повесте да, «Хатирәләр» бүлеге дә мавыктыргыч. Укучыга танылган шәхесләрне искә төшерәсез...
– «Язгы такыялар» повесте совет чорында язылган иде, цензура чикләүләре аны мин язганча бастырырга мөмкинлек бирмәде. «Хатирәләр» бүлегендә халкыбызның мәгълүм, сөекле шәхесләре, үз күңелемә бик якын кешеләр турындагы язмаларымны урнаштырдым. Укучыларымнан алар турында хуплау сүзләрен шактый ишетәм.
– Әле шушы көннәрдә генә Сезнең «Красный цветок» исемле китабыгызның Милли китапханә уздыра торган ел бәйгесендә (2015) беренче урынны алганлыгы мәгълүм булды. «Кызыл гөл» романын русчага үзегез тәрҗемә иткәнсез. Бу эшкә ничек алындыгыз?
– Бүген татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгару – авыр мәсьәлә. «Кызыл гөл» романын мин бик яратып язган идем, анда гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрергә тырыштым. Аны рус телле укучыларга җиткерү теләге дә көчле иде. 80 яшьлек юбилеема мин үземә шундый бүләк ясарга ниятләдем – романны тәрҗемә итәргә тәвәккәлләдем. Уңышлы булуына ышанычым зурдан түгел иде. Ләкин менә, ни сөенеч, укучылар яхшы кабул иткән бит! «Тәвәккәл таш яра» дигәннәре хак икән.
Люция Хәбибуллина, Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев