Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Һәр җырда халык язмышы, халык хәтере ята...

Яшел Үзән Мулла Иле мәдәният йортында җырлы-биюле утырма узды, дип хәбәр ителә район басмасында. Халык күңелендә гасырлар буе җыелып килгән җырлар, биюләр онытылмас хатирәләр булып уелган. Халык аларны бүген дә ярата, җырларын тыңлап, биюләрне карап хозурлана һәм таба. Мәдәният йорты каршында оешкан «Сүнмәс дәрт» ансамбле хатын-кызлары – олы буын вәкилләре, алар халык иҗатының бер өлешен күрсәтергә тырыштылар. Менә чиккән сөлгеләрен, кашагаларын сәхнә түренә чыгардылар. Яшь буын вәкилләре исә җавап итеп «Сөлге» биюен бүләк итте. Әби-апаларыбыз татарның калфакларын, түбәтәйләрен халык хозурына күрсәтеп, шигырь сөйләп хәтеребезне яңартты. Яшьләр бу чыгышны да җавапсыз калдырмадылар. Заман җырларын читкә этәреп, «Кәләпүш» җырын башкардылар. Чират сандык төбендәге алъяпкычларга, ашъяулыкларга, бәйләнгән челтәрләргә җитте. Образлы сөйләм аша халык иҗатын яңарту үзе мәңгелек кыйммәтләрнең асылыдыр. Сәхнә түрендә «Челтәр элдем читәнгә» көе яңгырый, яшь буынга кушылып, барыбыз да җырлыйбыз. Фаҗигале һәм героик вакытларны, гыйбрәтле хәлләрне искә төшереп чабата күрсәтелә. Мулла Илендә генә «Чабата» биюен шулай килештереп бииләр бугай. Әйе, чыннан да, бу биюне башка якларда да бииләр. Тик Мулла Иле апа-әбиләре бу биюнең үзенчәлекле алымнарын югалтмыйча, бүгенге заманга тапшырып кала белгән. Һәр җырның үз тарихы бар, аларда халык язмышы, халык хәтере ята. «Менә сезгә үзебез яшь чагында җырлап йөргән җырларыбызны башкарабыз» дип, өлкәннәр «Галиябану» әсәреннән җырлар сузды. Яшь буын, без дә беләбез ич бу җырны дип, җырга кушылды. Халык бер җырны да югалтмады шул, саклады. Халык көйләре – безнең хәтердә. Халык бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен яңарту өстендә хезмәт куеп, мирасыбыз сагында торучы зәвыклы кешеләребез бар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев