Хәләл индустрия дөньяда киң колач җәя
Хәләл индустриянең дөньякүләм әйләнеше 2 трлн доллардан артып киткән һәм бу сан үсә бара. Хәләл сегмент үсеше елына 8,5 процент тирәсе тәшкил итә. - Хәләл индустрия базары актив рәвештә үсеш ала. Ул мөселман даирәсендә генә түгел, зарарлы химик кушылмаларсыз, чиста экологик продукттан гыйбарәт сәламәт туклану тарафдарлары булганнар арасында киң таралыш ала. Безнең ассоциация бу өлкәдә төрле проектларга теләктәшлек итә. Хәләл индустрия дөньяда киң колач җәя, көннән-көн төрле бәяләрбелән тулысынча хәләл менюлы кафе, рестораннар ачылуын күрәбез. Мәскәүдәге Новиков ресторанын алсак та, анда хәләл меню тәкъдим ителә. Хәләл меню булуы аңа ихтыяҗ булуы турында сөйли, - ди Айдар Шаһимәрдәнов.“Итле” Президентны көтә
Руслан Хәйретдинов әйтүенчә, хәләл стандарты җитештерүнең барлык этапларында контрольне күздә тота. Бу терлекне ашату, чалуга да, аннары эшкәртүгә дә кагыла. - Республикада ике тапкыр сертификация уздыручы “Хәләл” комитеты эшли. Хәләл продукциягә ия һәркем ике тапкыр сертификация уза. Бүген хәләл – сыйфат гарантиясе. Хәләл базарда, брендтан файдаланып, ялган продукция күренүе дә сер түгел, - ди ул. “Итле” ширкәте җитәкчесе бүгенге көндә “Нестле”, “Макдональдс” кебек гигантларның да хәләл стандартлар буенча продукция тәкъдим итә башлавын билгеләп узды. - Бүген дөньяда 1,8 млрд мөселман исәпләнә. 3 кешенең берсе мөселман динендә. Экспертлар якын киләчәктә хәләл продукция өлеше барлык әйләнешнең 20 процентын тәшкил итәр дип фаразлый. Татарстанда искәрмә түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры да хәләл базарны 100 млрд сум күләмендә бәяли. Бу шактый зур сумма, - дип билгеләп үтте Руслан Хәйретдинов.“Түбәтәй” милли кунакчыллыкны үзәккә куя
Солтан Сафин әйтүенчә, “Түбәтәй” брендында кунакчыллык игътибар үзәгенә куела. – Хәзер кеше шактый игътибарлы, нинди мөнәсәбәт булуын тиз абайлап ала һәм моңа бәя бирә белә. Чимал, продукциядән кала, продуктны тәкъдим итә белү дә игътибарга лаек. Безнең миссия – кулланучыга уңайлы форматта татар хәләл кухнясын алга этәрү. Бүген без әзер продуктлы аерым нокталар кебек кенә түгел, татар кулинариясе ярымфабрикатларын тәкъдим итүче буларак та эшлибез. “Түбәтәй” павильоннарын бүген уку йортлары янында, паркларда күрергә була. Продуктның форматы да кая урнашуына карап билгеләнә. Милли кухня бүген берникадәр проблема кичерә бит. Милли камыр ризыклары күбрәк әбиләрдә табыннарга пешерелә дигән күзаллау бар. Ә безнең максат – бу кухняны массакүләм халыкка этәрү. Әйтик, паркларда балалары белән йөрүче әниләр сабыйларына нәни өчпочмаклар, өлешләр ашата ала. Балалар аларны бик тә ошата. Моннан тыш, туристларга да йөз тотабыз, - дип сөйли Солтан Сафин. Аның әйтүенчә, "Түбәтәй” камыр ризыкларын Самара өлкәсе, Татарстан әбиләреннән җыелган рецептлар буенча “пешерә”.Хәләл тукланучы кем ул?
“Итле” проекты җитәкчесе Руслан Хәйретдинов үзләренең продукциясенкулланучылар арасында төрле социаль портретлы кешеләр булуын әйтте. Әниле-кызлы, әтиле-уллы, гаиләсе белән килүчеләр дә, эшлекле сөйләшү өчен бизнес-ланчларга килүчеләр дә, бургерларга гашыйк студентлар да очрый икән. “Бездә алкоголь дә, кальян да юк, кешеләр үзләрен ансыз да бикрәхәт хис итә. Бу безнең төп казаныш дип уйлыйм”, - ди ул.“Химия”сез ризык тәмле буламы?
Җәмгыятьтә ниндидер продуктларны алмаштыручы матдәләр, кушылмаларсыз җәмәгать туклануын оештырып булмый дигән фикер яши. Спикерлар бу хакта ни уйлый соң? Артур Галимов натрий глютаматы, башка ГМО матдәләр кушып пешермәсәң, ризык тәмле булмый дигән фикер яшәвен, әмма аның ялгыш булуын әйтте.Транспортка “хәләл” килә
Айдар Шаһимәрдәнов һава, елга, тимер юл транспортларында хәләл тукландыру үсеш алганын билгеләп үтте. Ул 2017 ел башыннан “Ютейр” авиакомпаниясе белән хәләл тукландыру буенча уртак эш алып барыла башлаганын әйтте. “Бүген “Россия тимер юллары” белән проект гамәлгә ашыруга әзер. Без алар белән бу мәсьәлә буенча 2 тирәсе ел эшлибез. Без хәләл-индустриянең барлык кешегә үтемле булуын бик телибез”, - ди ул. Ул “Аэрофлот” компаниясендә һәм аның бүлендек оешмаларында соңгы 1,5 ел эчендә хәләл ризыктан кулланучылар дистә тапкыр артуын шәрехләде. – Без моны хәләл диюдән бигрәк, сәламәт туклану рәвешендә алга сөрәбез. Халыкка бу ошый.Кешеләр билет алып, билгеле бер телефон аша шушы продукциягә өстәмә түләүсез заказ бирә ала. Моның белән горурланабыз”, - ди Айдар Шаһимәрдәнов. Тимер юлда проектны гамәлгә ашыру бераз катлаулырак, авиаочышлар кыска вакытлы, ә итпродуктлары бозылуын күздә тотканда, поездда берничә көн дәвамында тукландыру бераз мәшәкатьле, ди ул.Хәләл рестораннарга ихтыяҗ бармы?
Айдар Шаһимәрдәнов аена 2-3 хәләл кафе, ресторан ачылуын билгеләп узды. Әле 2-3 атна элек кенә Бауман урамында “Мәрхәбә” рестораныачылганын белдерде. “Бу 100 процент хәләл сегментлы беренче премиум ресторан дияргә була”, - диде. Ул,шулай ук, Чистай урамында өченче булып ачылган “Азу” кафесының популярлыгын билгеләп үтте. – 2-3 атна эчендә кафе шыплап тулды, хәзер инде поднос белән кассага түләргә чират торырга туры килә, диде. Солтан Сафин сүзгә кушылып: “Ресторан – зыялылар классы. Әлегә анда барырга ашкынып торучы юк, шуңа күрә кайбер рестораннар ябыла да. Яшерен-батырын түгел, башка рестораннар нигездә алкоголь хисабына “йөзеп чыга”, - ди Солтан Сафин. Хәләл ресторанга кешене җәлеп итү, шул ук вакытта бәясен дә алтын урталыкта калдыру зур көч сорый, дип саный ул.Дуңгыз ДНКсын савытны юып та юкка чыгарып булмый!
Хәләл ризык әзерләү өчен аерым зона булу зарур икән. Айрат Касыймов күп кенә кешеләрнең хәләл продукт сатып алып та, барлык таләпләрнеҗиренә җиткереп үтәмәвен әйтте. Аның әйтүенчә, кухняда бер савытта хәләл һәм хәләл булмаган продукт ята икән, ул инде хәләл булмый.“Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында хәләл сарык итен башка кыскыч белән алып биргәнен күреп, берәү бик гаҗәпләнгән иде. Пешекчеләр исә хәләл ит өчен аерым кораллар куллануын әйтте”, - дип сөйли Айрат Касыймов. Руслан Хәйретдинов та аның сүзен җөпләп, дуңгыз ДНК сын савытны күп тапкыр юып та, юкка чыгарып булмавын билгеләп узды. – Бер генә сәламәтлек саклау учреждениесендә дә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да дуңгыз ите юк, чөнки дуңгыз итенең зыянын ачыкладылар инде. Кухняда продуктлар бер урында ятып, бер савытта әзерләнә икән, ул инде хәләл була алмый, - диде ул.Хәләл ник кыйбатрак?
Айрат Касыймов кулдан эшләнгән әйберләрнең бәясе югарырак булган кебек, кулдан чалынган терлекнең дә кыйммәтлерәк булуын әйтте. Ул хәләл базарның көрәш, тырышлык сорый торган мәйдан булуын билгеләп үтте. Айдар Шаһимәрдәнов әйтүенчә, дөрес үстерү, чалу, әзерләү технологиясеннән тыш, чыннан да рухи, менталь аспект та бар. – Хәләл-индустриядә бары тик үзе дини яктан чиста, пакъ булган кешеләр генә әзерли. Аларның 5 тапкыр намаз укуы, Ислам тарафыннан билгеле бер вакытта гына ризык әзерләүгә хокукы булуы шарт. “Бисмилла, Аллаһ” сүзе белән әзерләнгән ризыкның тәмәке тарткан, исерткеч эчкән, начар кәефле кеше әзерләгән ризыктан күпкә уңай энергетикага ия булуын ассызыклады ул. Айдар Шаһимәрдәнов әйтүенчә, начар кәеф белән әзерләнгән ризыкка негатив “куна”. Хәләл-индустриядә моңа юл куелмый, ди ул. Айдар Шаһимәрдәнов “хәләл ник кыйбатрак”дигән сорауга, бәяләрне базар көйләвен, җитешерүче өчен иң мөһиме табыш алу булуын әйтте. “Җитештерүче күбрәк булган саен, конкуренция дә шулкадәр күбрәк булачак, нәтиҗәдә бәяләр дә төшәчәк. Экономика законы шулай эшли”, - диде. Солтан Сафин хәләл индустрия өлкәсендә эшләүчеләргә, чимал аз булу сәбәпле, эш алып бару җиңелләрдән булмавын белдерде. “Республикада кулдан чалына торган тавык ите җитештерүченибары ике кошчылык фабрикасы бар”, - ди ул. Ит дигәннән, хәләл индустрия өлкәсендә эшләүчеләр итне сыналган урыннан гына сатып ала.Түбәтәй”леләр, мәсәлән, Балтач районы фермерларына ышана. “Балтачта терлекне үстерү, чалу буенча ничек эшләгәннәрен беләбез”, - ди Солтан Сафин. Руслан Хәйретдинов үзләрендә мәрмәр ит җитештерү технологиясен кертеп җибәрергә җыенулары хакында хәбәр итте. “Бездә поставщиклар белән проблемалар юк, алар сыналган. Краснодарда, мәсәлән, өч тапкыр ток белән сугып үтерелгән малны хәләл дип китергәннәр. Андый иттә бит кан, адреналин кала, бу итне ашаган кешедә проблемалар туа, адреналин психик тайпылышларга китерергә мөмкин”, - диде. Руслан Хәйретдинов әйтүенчә, кулдан чалу да барыбер билгеле бер чыгымнар, хезмәт, аерым саклау сорый. “Хәләл ит кыйбатрак булуы шуның белән дә аңлатыла. Тик 10-15 процентка кыйбатрак булу үзен үзе аклый”, - ди ул. Айдар Шаһимәрдәнов кадрлар белән бәйле сорау һәрвакыт актуаль булуын билгеләп үтте. “Яхшы пешекчеләрне табу һәрвакыт авыр. Әмма,шөкер, безгә балачактан хәләлнең нәрсә икәнен белгән Урта Азия вәкилләре килә. Мәскәү, Санкт-Петербургның күп кенә рестораннары Урта Азия белгечләре белән эшли. Аларны яңадан өйрәтү кирәкми”, –ди ул. Матбугат очрашуында, шулай ук, сүз санаторийларда, кунакханәләрдә хәләл тукландыру турында да барды.
Нет комментариев