Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәйдәр үлгәч, минем җанымны суырып алган кебек иде. Үзем җир өстеннән йөрим, җаным аның белән киткән кебек..." - Зөһрә Сәхәбиева (ӘҢГӘМӘ)

Шушы көннәрдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артис­ты Зөһрә Сәхәбиеваның концерты узды. Чын татар моңын сагынган тамашачы өчен ул зур бәйрәмгә әверелде. Халкыбызның сөекле җырчысы анда үзенең никадәр тирән фикерле шәхес, беркемгә дә охшамаган, беркем дә кабатлый алмый торган җырчы булуын янә бер тапкыр күрсәтте. – Зөһрә апа, Сез – халкыбызның Кол Галиләр, Тукайлардан килгән чылбырын дәвам иттерүче бер затлы буыны. Халкы­быз­ның иң яраткан җырчы­ларының берсе. Сезнең хакта күп язылды инде, тормыш юлыгызны да күпләр белә кебек. Аның чишмә башы турында янә үзегез­дән ишетәсе килә. – Мин Татарстанның Кама аръягы төбәгеннән­мен. Бабамнар анда, колхозлашудан качып, Казан артыннан килеп утырган. Урман төпләп, авылга нигез салганнар. Алар бирегә бар булган мөлкәтен, бала-чагаларын төяп килгән, Тукаен да калдырмаган – авылга аның исемен бир­гән. Әти-әниемнең соңлап кына туган баласы булдым. 1906 елгы әти Бөек Ватан сугышы яланнарыннан исән йөреп кайткач, алар инде башкача бала булырына өмет итми башлагач кына, дүрт апам янына бишенче булып мин туганмын. Чишмә башы димәктән, авыл чишмәсенә юл урман аша була торган иде. Анда барып кайтканчы күпме гүзәл­лек, хозурлык күрә­сең. Ничек җырламыйсың инде? Урманда яраткан акланым бар иде, бик җыр­лыйсы килгән чакта, йөге­реп барып, шунда җырлап кайта идем. – Шулай яшеренеп кенә җырлады­гыз­мыни? – Яшеренү әтидән генә иде. Аның алдында җыр­лау түгел, сүзне дә үлчәп кенә сөйләргә. Җырларга янә мунчага барырга була. Тавыш бик яңгырамасын өчен, авызга чуен каплый­сың – менә сиңа акустика!Тәү тапкыр җырлавым­ны болай хәтерлим. Миңа өч яшьләр тирәсе булгандыр. Сәкедә утырам. Ишек­тән ниндидер апалар килеп керде. Мине җырлаталар. “Карале, көен туры китерә бит бу бала!” дип көлешә­ләр. Мин алардан оялып тормыйм, бер генә сорау тынгылык бирми – көй дигәне ни була икән инде? Әни белән кибеткә, безнеңчә, “лафка”га бар­саң, сатучы апа: “Зөһрә, җырламыйча берни бирмим”, – дия иде. Апаларым барысы да бик матур итеп җырлады, әмма алар авыр физик хезмәт юлын сайлады. Әниемнең тавышы искиткеч матур иде. Әле дә хәтеремдә, ул мич авызына иелгәндә, толымындагы чулпылары, хәситәсе чың­лап-чыңлап китә иде, шул чыңга чишмә челтерәве кебек тавышы белән җыр­лавы да кушыла. Битенә мичтәге ялкын шәүләсе төшкән­гәме, бар булмышы нур гына…Алар әти белән икесе дә дини кешеләр булды, Коръәнне яттан белеп, гарәпчәне, татар телен белгәндәй, су кебек эчәләр иде. Алар әйтүенчә, һәр буыныбызда да муллалар булган. – Үсә төшкәч, һө­нәр сайлау турында уйлана башлаганда алар нинди киңәш бирде? – Җырчы булыргамы икән әллә, дигән уйны әти бик тиз өзде. “Чегән тормышы белән яшәргә туры киләчәк”, дигән сүзе хәлит­кеч булып яңгырады. Үзем дә авылдагы фельдшер апа кебек ак халат киясем, бөтен кешеләргә игелек кыласым, олыгаеп барган әти-әниемне дәва­лап, мөм­кин кадәр озаграк яшәтә­сем килгәнгә күрә, медицина училищесына укырга кердем. Анда укып йөргән елларымда үзешчән сән­гать түгәрә­гендә җырла­дым да. Андагы җитәкче­без Рәис Сафиуллин: “Сиңа җырларга кирәк!” дип, мине консерваториягә барырга күндерде. – Зөһрә апа, ни генә итмә, барыбер Хәйдәр абый турында сүзне башлыйсы килеп кенә тора. Сезгә авыр булса да, аның белән тәүге очрашу, кавышу, бер гаилә булып яшәүләр турында үзегездән ишетәсе килә. – Авыр чаклар булды инде ул… Хәйдәр үлгәч, минем җанымны суырып алган кебек иде. Үзем җир өстеннән йөрим, җаным аның белән киткән кебек. Ә күкрәктә шулкадәр ачы, газаплы ялкын. Аны сүз белән генә аңлатып би­рергә мөмкин түгел. “Әгәр тәмуг уты да шундый булса, түзәрлек түгел икән”, дидем… Кабат яши башлавым, якты көнне күрү­ләрем, сәхнәгә чыгуларым да аның хакына булды – миңа аның исемен мәңге­ләштерергә, иҗатын тупларга кирәк иде.Беренче очрашуыбызга кил­гән­дә, консерваториядә укый башлаган көннәрдә булды ул. Киң җилкәле, бөдрә чәчле, пәһ­левандай бу егеткә игътибар итмичә калып буламыни? Шул ук вакытта, аз сүзле, беренче карашка тәкәббер кебегрәк күренде әле ул. Баксаң, аның бу тышкы кыяфәте артында баладай самими, нечкә күңел, салават күпередәй чагу эчке дөнья яткан икән…Ул Сергач мишәрләре диалектында сөйләшә иде, әмма бик тиз әдәби татар теленә күчте. – Сәхнәдә ул диалекттан котылган “та­тарның каймагы” бик сирәк, югыйсә… – Монда инде Хәй­дәрнең бар яклап та кил­гән шәхес булуы роль уйнагандыр. Аның бик җитди опера арияләрен дә, халык җырларын да һәрберсен үз югарылыгында башкара алуы да шул хакта сөйли.– “Ике тәкә башы” сезнең гаиләгә кагылдымы соң?– Юук, кая ул! Концертларда: “Син алдан җырла әле, синең тавышны ишет­сәм, минем дә җырлыйсым килә”, дия иде. Ул опера театрында эшләгәнлектән, эстрада сәхнәсенә миннән соң­рак чыкты, бәлки шуңа­дыр, концертларда миңа күбрәк юл куя иде. – Яшерен-батырын түгел, ир кеше буларак та асыл иде бит ул. Кемнең дә күзе кызарлык. Арага төшүче­ләр дә булгандыр. – “Төшәргә тырышучылар”, диик аларны. Булмый кая?! Өйдән берничә тапкыр ырым-шырым әйбер­ләрен дә таптым әле мин. Димәк, үзебезгә килеп йөргән кешеләрнең барысы да безгә парлы бәхет теләмәгән.Әмма без мондый хө­сет­леккә бирешмәдек. Үтә күпкабатланганлык булса да әйтим, безне мәхәббәт коткарды. Ул шундый илаһи көч! Дөньялыкта гына түгел, беребез бакыйлыкка күчкәч тә беркая да китмәде, бер тамчы да кимемәде ул. – “Ярсуларым инде чиктәнашты,Яңа җырым инденичек башларга?Әллә үзем барып бәрелим микән Шул таудагы кыяташларга?”“Хәйдәр җы­ры”н­дагы бу сүзләр нәрсә турында, Зөһрә апа? – Гөлшат Зәйнашева аңа җыр өчен бер текст тәкъдим итте. Анда “Сәх­рәләргә чыгып җырлыйм әле, еракларга китсен тавышым…” кебегрәк сүзләр бар иде. Хәйдәр аңа “Гөл­шат апа, минем тавышым еракларга китми, үземә әйләнеп кайта башлады, чөнки җырлавым беркемгә дә кирәкми кебек. Сәхрә­ләргә чыгу түгел, кыяларга барып бәре­лердәй чагым. Шул хакта яз син миңа”, – диде. Шул чорда опера театрында аның катнашлыгында спектакльләрне репертуардан төшереп калдыра башлаганнар иде. Отеллоны башкаручылары да юк, Хәйдәргә дә җыр­ларга бирмиләр. Шул вакытта булган хәл ул.Бу җырга мин дә көй яздым, тагын язучылар булды. Илдар Низамов иҗат иткәнен Илһам Вә­лиев башкара. Хәйдәр генә җырлый алмады аны. – Сезнең концертта Илһам аны искиткеч югарылыкта башкарды. Хәйдәр абый­ның дәвам­чылары бар, димәк? – Әлбәттә! Илһам гына ни тора. Әмма аларның күбесенә шушы югарылыкны тотарга бик авыр. Гаиләсен туендырыр өчен, югары дәрәҗәдәге җырчы да, түбәнгәрәк төшеп, нотага салып булмый торган көйгә, “чыктым аркылы күпер” кебегрәк шигырьгә язылган җырлар башкарырга мәҗбүр очраклар да бар…Бәхеткә, Зөһрә апаның үзенә мондый куркыныч янамый. Гәрчә аның да яхшы түләнелә торган концертларда чыгыш ясарга хакы бар. Әмма кеше билгеле бер югарылыкка ирешкәч, дөнья малы мәшәкатьләрен беренче урынга куймый башлыйдыр. Ә һаман шул юлдан чабучылар, борыннары бик югары булса да, чынында мескен генә бер зат түгелме икән? Бар акча гына сыйган күңел­ләр, ә бар – бөтен җиһан сыйганы… Сукыраеп барган күңел чишмәләрен буып торган ташларны алып атардай, чүп үлән­нәренә баткан бакчаларын чистартып, тормыш кояшын балкытып җибә­рүче Зөһрә апа кебек шәхесләр белән бай без­нең тормыш. Шул байлыктан аермасын!
kiziltan.ru
Бөтендөнья татар конгрессы
Фото: ok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев