Татар матбугаты
"Хатын-кыз яратса, әллә нинди тылсымнарга ия" - Йолдыз Әдип кызы Шәрапова
Журналист, балалар шагыйрәсе, Буа районының Яңа Тинчәле авылы кызы Йолдыз Әдип кызы Шәрапова кечкенәдән шигырьләр язарга бик һәвәс була. Бер айлык чагында ук әтисез калуы, башка балалар кебек тигез канатлы булып үсмәве, ата назын сагыну күңел кылларын тибрәткәндер, мөгаен.
Балачакта башланган шул һәвәслек аны гомер буена озата килә. 15 китап авторы ул. Иҗат иткән шигырь, хикәяләре чуаш, рус, әзәрбәйҗан, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән. Шагыйрә шәхси тәрҗемәчесе Сурәйя апа Гайнуллина белән дә горурлана.
Әле ярый әби булган
– Балачагымны бик сагынмыйм. Миңа бер ай да 13 көн булганда әтием белән әнием аерылышкан. Әнигә әти йортыннан чыгып китәргә туры килгән. Ә ул күрше авылдан укытучы булып эшкә килгән була. Әни кияүгә чыкканчы Мәкбүлә исемле әбидә яшәгән. Әтидән киткәч тә, үз авылына түгел, шушы әби йортына кайтып керә,– дип искә ала Йолдыз апа. – Ул әби дә ятим карчык була. Ире сугышта үлә, бердәнбер кызы Фәния ике яшендә авырып дөньядан китә. Әнә шулай 27 яшьлек әнием, башка кияүгә чыкмыйча, Мәкбүлә әби белән бергә 21 ел яши. Мин дә 17 яшемә кадәр алар белән бергә тордым.Үкенмәс өчен, хата кылмаска
Йолдыз апаның әтисе, гаилә таркалгач, авылдан чыгып китә. Яңасын кора, бер-бер артлы ике кызы туа. “Әтине балачакта күргәнем булмады. Кайбер кешеләр генә: “Әнә, синең әтиең”,– дип төртеп күрсәтә иде. Нигәдер мин дә әтине сорап аптыратмадым, ул үзе дә минем янга килмәде. 2015 елда очраштык. 53 елдан соң, 21 май көнне әтием янына кайттым. Ике олырак улларым Сәйдәш белән Ядкарьнең бабалары белән танышасы килгән иде. Кайтып кердек. Ул чакта әти мулла булып йөри. Намаз вакыты иде. Бер улым азан әйтте, бергәләп намаз укыдык. Әти балаларымны яратты. Мин исә күп итеп күчтәнәчләр алып кайттым, Коръән китабы бүләк иттем. Матур гына саубуллаштык, – ди ул. – Шагыйрә булып китүемә әтигә рәхмәтлемен дә әле мин. Әгәр тигез канатлы булсам, иҗатны сайлар идемме икән? Үскәндә авыр вакытлар күп булды. Шуңа да әтине күңелем кичерә, хәзерге акылым рәхмәт әйтә, әмма балачагым гафу итә алмый. Тик кайтып, сөйләшеп, ризалыгын алганыма сөенәм. Чөнки әтием нәкъ бер елдан Җиңү көнендә бакыйлыкка күчте. Хәзер дә балаларыма картайгач үкенмәс өчен, яшьлектә хата кылмаска кирәк, дип әйтеп торам”.Яшьлегемә кире кайтмас идем
Йолдыз апа әнә шулай ди. Чөнки ул, яшьлегемә кире кайтсам Сирин абыйны тапмам, дип кайгыра. Гомер буена әбисе һәм әнисе белән генә үскән кыз тиз генә гаилә корырга ашыкмый. Бик уйланып кына кияүгә чыга. Ә Сирин абый нәкъ аны көтеп торган кеше була. – Мин иремне бик яратам. Улларыма да: “Сезне яратсыннар”, – дип әйтәм. Чөнки хатын-кыз яратса, әллә нинди тылсымнарга ия. Сиринне югалтудан куркам. Ул миңа бик тә кадерле. Иремне хөрмәт итеп яшим. Үзе дә яратуыма мәхәббәт белән җавап бирә. Буш вакыты булса, еш кына төшке аш вакытында, яки эштән кайтканда очрашабыз. Һәрчак кулында чәчәк була,– ди Йолдыз апа. Балачагында бер үзе генә үскәнгә, Йолдыз апа, гаилә коргач, күп бала табарга хыяллана. “Баланың туганы булырга тиеш”, – дип уйлый. Аларның бер-бер артлы дүрт сабыйлары туа. Дүртесе дә – малайлар. Ә Йолдыз апаның бик тә кыз сөясе килә. “Тагын тапсам, барыбер малай булыр иде. Әни ягыннан бабайларым җиде ир туган була. Аларның да гел ир балалары туа”, – ди ул.Караңгы дип утырганчы, бер шырпы яндыр
Шагыйрә әнә шушы бер француз галиме сүзен кабатларга ярата. “Һәркем үзеннән башларга тиеш. Зарланып утырып эш чыкмый. Уйладык-уйладык та, без дә бер ятимне бәхетле итәргә булдык. 2007 ел иде бу. Хәйриячелек, игелек турында күп сөйләшәләр. Менә шул чакта журналист дустым Земфира Гыйльметдинова ярдәме белән кызлы булып куйдык”, – ди Йолдыз апа. Адилә бу өйгә шатлык, куаныч алып килә. Аны абыйлары да бик ярата. Үзе дә ягымлы, назлы кыз булып үсеп килә. Кичләрен, яшәртәм дип, әнисенең битенә маскалар ясый, матур итеп бизәндерә икән. “Быел 14 яшь тулды. Паспорт алганда безнең фамилияне алган, әтисен Сирин дип яздырткан. Ул моны үзе бик теләде. Ә без каршы килмәдек. Дөрес, алып үстергән баланың үз холкы инде. Гаиләдә ничек кенә үзебезнеке итәргә тырышсак та, аның үз сүзе бар. Эгоистлык хас. Тагын бер бала алыйк дигәч, каршы килә. “Башка бала алсагыз, мине азрак ярата башларсыз”, – ди. Киләчәктә адвокат булырга тели. Максаты – ятим калган балаларны яклау”, – ди Йолдыз апа кызы турында. Күңел карышса да... Йолдыз апа, укуын тәмамлагач, “Сабантуй” газетасына эшкә килә. Кечкенәдән балалар өчен иҗат итәргә яратуы китерә аны бирегә. “Мин редакциягә – бик затлы даирәгә килеп кердем. Илдар абый Юзеев, Роберт абый Миңнуллиннар кулы астында эшләргә туры килде. “Сабантуй”да бик яратып эшләдем. Балалар белән очрашулар, аларның иҗаты белән танышу бик рәхәт чаклар булган. Әйтерсең, табигать мине әнә шул вакыттан бирле күп балалы әни булырга әзерләгән. Иң беренче дөнья күргән “Антенналы бәрәңге” китабыма да Шәүкәт абый зур бәя биреп, күңелемдә өмет уятты. Илһамландырып җибәрде. Роберт абыйның аталарча кайгыртуын тойдым. Мин аларга бик рәхмәтле”,– ди ул. Соңгы елларда Йолдыз Шәрапова “Шәһри Казан” газетасында эшли. “Бирегә килгәч, башка мөмкинлекләр ачылды. Күп балалы гаиләләр, ятимнәрне үз канаты астына алучылар турында язарга яратам. Кайчак тормыштагы вакыйгаларга күңел белән каршы киләсең. Ә бит берни дә юкка гына эшләнми. Тора-бара моның шулай кирәк булганын, хәтта дөрес булганын аңлыйсың. Бервакытта да язмыштан алдан йөгереп булмый. Тырышырга, эшләргә, уңышларга ирешергә кирәк. Сиңа дигән дан-шөһрәт, кадер-хөрмәт, насыйп әйбер барыбер үзеңә эләгә. Бары тик сабыр гына көтәргә кирәк”, – ди ул. Йолдыз апаның күңелендә бары тик матур хисләр генә ята кебек тоелды миңа. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, уй-кичерешләребезгә кадәр берүк булды. Үзеңнән соң матур эшләр калдырыр, игелекле балалар үстерер өчен изге күңелле, кешелекле булу кирәктер. Йолдыз апа бу катлаулы тормышта югалып калмаган. Тырышлыгы, үҗәтлеге аша ирешә ул моңа. Инде авыр балачак, әнисен югалтулар артта калган. “Тагын бер гомер бирелсә, ничек яшәр идегез?” – дим. Ә ул икеләнеп тә тормый: “Нәкъ шушы гомер юлымны үтәр идем”.Гөлгенә Шиһапова
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев