Татар матбугаты
"Хатын-кыз вакыт узу белән бар авырлыкларны да оныта" - Ләйсән Гыймаева (әңгәмә)
- Ә балаларыгызны "очындырасызмы"? Кибеттә аларга “юк” дип әйтә аласызмы?
- Иркәлисезме, дип соравыгыздыр инде. Үземчә иркәлим дип уйлыйм, шул ук вакытта, таләпчәнмен дә. Һәр сораган әйберне алу дигәндә, әгәр дә ул кирәкле икән, алырга тырышабыз. Ә кыз баланы барыбер иркәләп үстерергә кирәк, чөнки аны алда ни көтәсен, нинди кешеләр белән аралашасын, кемгә кияүгә чыгасын беркем дә белми. Мин иркәлим дә, кирәк вакытта ачуланам да, сораган әйберләрен дә алам, алмаган чак та була. Бар да чамасы белән.
- Булат, сезгә караганда, йомшаграк кебек...
- Әйе. Аның күңелен күрер өчен дә күп кирәкми. Тәмле аш булса, кияргә үтүкләнгән күлмәкләре булса, ятып йокларына чиста ятак булса - артыгын сорамый. Булат таләпчән түгел. Ул яктан миңа аның белән бик җиңел.
- Хыянәтне кичерә алыр идегезме?
- Юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев