Быел Харис хәзрәт «Дин вә фән», «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» дигән китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге премиясе кандидатлары исемлегенә кертелде. 2017 елның июль аенда хәзрәткә 90 яшь тулачак. Ул 1927 елда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килгән... Бөек Ватан сугышында һәм тыныч тормышта бандидатларны тотканда биш үлемнән калган кеше. Эчке эшләр гаскәрендә һәм милиция органнарында эшләүчеләр арасында иң зур стажга ия. 1944 елдан бирле әлеге системада хезмәт итә. Барлыгы – 70 ел!
Харис хәзрәт Салихҗан – гыйбрәтле, данлы тормыш юлы узган аксакал. 17 яшендә Бөек Ватан сугышына китеп бара. Чын мәгънәсендә утны-суны кичәргә туры килә аңа. Арча педагогика училищесын яңа гына тәмамлаган яшь егеткә фронтта шактый сыналырга туры килә. Сугышка кергән чакларының һәр мизгеле күңелендә утыра: «... Венаны алырга кирәк; өченче Украин фронты бездән 500 чакрым ераклыкта. Дунайның бу ягында – без, ә каршы якта – фашистлар. Ул вакытта инде Гитлерның сайлап алган солдатлары калган. Без – НКВД гаскәрләре. Дунай елгасын кичкәндә, немецларның утка тотканын мәңге онытасым юк. Аллаһының рәхмәте белән исән калдык, ә күпме иптәшләребез, мыек та чыгып өлгермәгән күпме татар егетләрен йотып калды ул чагында канлы Дунай...».
Гаскәри кешенең фән белән шөгыльләнеп китүе, беренче карашка, гаҗәпләндерә дә. Тик Харис хәзрәт Салихҗан, динне фән белән бәйләп өйрәнгәндә генә җәмгыятьтә уңышка ирешергә мөмкин, дигән фикерне һәрдаим алга сөрә. Хәзрәт быел Тукай исемендәге бүләккә өченче мәртәбә тәкъдим ителә. Тукай шәхесенә ул аерым мөнәсәбәттә.
– Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты килер буыннарга мирас булып, калебләребезне тетрәндергеч афәт, каршылыклы замана еллары аша безгә килеп җитте. Бүген җир йөзендә яшәгән әһеле ислам вә Раббыбызның башка диндә торган һәр бәндәсе, Тукайга үзенең итәгате илә ихтирам хисләрен багышлый. Вәхшилек елларында «дин ул – халыкларга агу» дигән хорафат, афәт булып халыклар башына төшкән заманда, 30 меңгә якын дин әһеле Саха тайгаларында, Воркута шахталарында, Балтыйк – Ак диңгез каналларында газапланып үтерелгән вакытта, дистәләгән «тукайчылар» газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр. Тукайдан башта «демократ», аннан «социалист», соңрак имансыз бер «атеист» ясарга омтылып, гәҗит, журнал битләрен нинди генә мәкаләләр белән тутырмадылар. Заман вә түрәләргә ошарга ашкынган «фәнниләрдән» кемнәр генә юка брошюралар, калын китаплар язып, кемнәр генә зур дәрәҗәләр алып, кемнәр генә «ат казанмады»?!
– Тукай бүләгенә тәкъдим ителүегезне күпләр сәерсенеп кабул итте, гәрчә сезнең Тукайга нисбәтле хезмәтегез фән дөньясында шактый кызыксыну уятса да...
– Габдулла Тукай исемендәге бүләк – дәүләтнеке, ә дәүләт диннән аерым. Кандидатлар бит бер урынга – ун кеше. Төшереп калдыра килделәр. Бу юлы үтәмме юкмы, белмим. Ни сәбәпле үз кандидатураңны куясың, диючеләргә җавабым шул: «Яшем туксан, гомерем узган. Миңа бернәрсә дә кирәкми. Гомерем буе бер бүлмәле квартирда әбием белән тордык. 6 китап яздым, алар җәмгыять тарафыннан хупланган. «Дин вә фән» китабын 20 ел яздым. Шушы китаптагы гыйлемнәргә таянып, җәдит ысулы белән балаларны мәктәптә, олыларны мәчеттә тәрбия кылу өчен! Шәхсән үземә берни дә кирәкми, минем пенсиям бик әйбәт. Эш урынымда хезмәт хакы алмыйм, принципиаль рәвештә алмыйм. Дин буенча, матди дөнья кешесе бай булса гөнаһ юк. Ә менә дин әһеле байлардан саналса, ул шайтан галәмәте булыр. Дин кешесе бай булырга тиеш түгел! Ул иң ярлы кешеләр дәрәҗәсеннән аз гына хәллерәк булса ярый. Диннәр һаләкәтенең төп сәбәбе – рухани кешеләрнең дөнья малына бирелүендә. Тукай премиясе лауреатларына зур акчалар бирәләр, дип китереп чыгармакчы булалар. Бирсәләр, әлбәттә, алам. Безнең карамакта 35 ятим бала бар, аларның әтиләре Бесланда, Чечняда, Ингушетия, Кабарда-Балкариядә һәм Татарстанда бандитлар тарафыннан үтерелгәннәр. Менә шушы балаларны заманында Сәфәров, хәзер Хохорин җитәкчелегендә, үз ярдәмебездән ташламаска тырышабыз. Мәчетебездә сәдака җыймыйбыз. Безнең мәчеттә сәдака тартмасы тора, тик анда акча салучы юк, үземнең дә сәдака салыгыз, дип әйткәнем юк... Ни өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителергә уйладым дигәнгә, бер сүз белән әйткәндә, миңа акча да кирәкми, букча да кирәкми. Бөтен язган китапларымның эчтәлеген, бүгенге фанатиклар дөньясында бәндәләрнең бәгыренә җиткерергә иде. Шуның белән җәмгыятьне җаһиллектән коткарырга. Бернинди полиция, хәрби гаскәрләр фанатизмны бетерә алмыйлар, аны фәкать аң юлы белән генә бетереп була. Дин ул – вөҗдан, фән ул – аң. Вөҗдан акыл белән берләшсә, шул вакытта гына кеше гафиллектән уяныр. Кеше динне, фәнне бергә өйрәнә икән, шул вакытта ул үзен аңлау сәгадәтенә ирешә... Безне кыйныйлар иде эт итеп, ә без ата-анага нинди тугры идек! Ә Совет хөкүмәтенә ничек тугры булдык! Безнең авылда аерылышулар юк иде, сүгенү, урлау юк иде. Капка бикләп йөрү гадәте, гомумән, булмады. Көтүдән хайван кайтмаса, кайгырып утыру юк иде, чөнки авылыбыз тулысы белән җәдит иде.
– Харис хәзрәт, «Хәтер» мәчете Казанның үзенчәлекле мәчетләреннән санала. Бу урында репрессия елларында кешеләрне атканнар, дигән фикерләр дә йөри бит...
– Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җирлегендә һичкайчан да, беркем тарафыннан да, бер кеше дә мондый хәвефкә дучар ителмәгән. Җәмгыятьнең иң азгын, фанатик, сатанистлары чыгара мондый сүзләрне. Бернинди дәвердә дә, бер генә кеше дә монда җәберләнмәгән, ә башка җирләрдә булганын галимнәр тикшерде. Мәчет урынында җәзалар үтәлгән икән, дигән сүзләр – бөтенсе ялган, уйдырма. Бер изге эш эшлим дисәң, шайтан чыга каршыма, дигән берәү. Менә шушы шайтаннар вәсвәсәсе бу. Әйе, заманында кешеләр атылган, җәберләнгән, ләкин бу урында түгел. Башка урыннарда башкарылган ул. Миңа еш кына: «Син мент идең, ничек мулла булдың?» – дип тә сорау бирәләр? Мин, дөрестән дә, Совет районы эчке эшләр бүлегендә милиция башлыгы урынбасары булып эшләдем. Мондый кисәк сорау биргәндә, җавапны уйлап та бетереп булмый. Ә «мент» – начар сүз түгел, дим. «Мент» ул, русча әйтсәк, «Международное едининие народов Татарстана» дигән сүз. Милиционердан мулла булдым, чөнки бөтен изгелек һәм яхшы нәрсәләр «М» хәрефеннән башлана: мулла, мәчет, Мөхәммәт, Мәскәү, милосердие, Минтимер, Мөхәммәтшин, Миңнеханов, Метшин, дип тезеп чыктым. Менә шуннан соң миннән сорау алучылар ефәк кебек булдылар.
– Татарстан Эчке эшләр министрлыгы территориясендә мәчет төзүнең сәбәпләрен аңлатып узсагыз иде.
– 1999 елда Татарстан буенча, 690 үтерү җинаяте теркәлгән иде. Балалар җинаяте артты. Коммунистлар партиясе идеологиясе бетерелде. Кешеләрне яхшылыкка чакыру чыганаклары юк ителгән. Менә шунда илебезнең акыл ияләре уйга калды. Нишләргә? Явызлыккны ничек җиңәргә? Яшь буынны ничек тәрбияләргә, дигән мәсьәләләр актуальләште. Халыкның матди хәле алга барганда, рухи хәле елдан-ел түбәнгә тәгәри. Нишләргә? Мәчет төзибез, дигән карарга килгәч, Әсгать Сәфәров ике көнлек хезмәт хакын мәчет төзүгә күчергәч, башка хезмәткәрләр дә бер көнлек хезмәт хакын «Хәтер» мәчетен торгызу өчен күчерде. Менә шулар хисабына төзелде. Мәчеткә һәр җомгага 20-30 кеше килә. Шуннан ары сыйдырырга урыныбыз да юк. Бу бит хәтер мәчете, исемен дә «Хәтер» дип атадык. Мәчет төзүебезнең төп максаты – изгелеккә чакыру, дәгъват эше, тәрбия! Вәгазьләр вакытында, һәркөн диярлек, ил өчен башын салган милиционерларның нурлы истәлекләре – аларның исемнәре атала. 2007 елда мәчетне ачтык. Ул тантанада бездәге барлык диннәрнең вәкилләре катнашты. Беренче мәртәбә диннең вә фәннең бергәлегендә мәктәпләрдә дәресләр башларга, ә аңа кадәр тиешле кешеләрне әзерләргә, дигән карарга да шунда киленде. Бу мәчеткә асылда үзебезнекеләр йөри, элегрәк азрак кеше йөрсә, хәзер инде җомгага утызар кеше җыела. Арабызда Коръәнне җан вә тән белән моңлы итеп укучы полковниклар бар. Монда эшләүчеләр – иң хәтәр җинаятьләрне ачучылар бит. Кешелек дөньясында ни өчен шундый ерткычлар барылыгының сәбәпләрен эзләүчеләр.
– Хәзрәт, ә «азатлык» төшенчәсен шәхсән сез ничек аңлыйсыз?
– Мин хорафатлыктан, көнчелектән, хөсетлектән, кешеләрне рәнҗетүдән азат. Менә шушы азатлыкны җан һәм тән илә кабул итәм. Аның сәяси өлешенә мин катышмыйм. Шәхсән өлеше – азатлык.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев