Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ханты-Манси автоном округында "Болгар" татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә әзерләнә

Россиянең Ханты-Манси автоном округындагы Югорск шәһәрендә җирле “Болгар” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы шәһәр күләмендә беренче тапкыр зурлап, Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә әзерләнә. Шәһәр хакимиятенең мәгълүмати сәясәт идарәсендә хәбәр итүләренчә, бәйрәмне 26 мартта шәһәр паркында уздырырга ниятлиләр. Фарсы һәм төрки милләтләрдә яз көне бәйрәм ителүче Нәүрүзнең программасы җыр-моңга, милли уен-ярышларга, милли аш-суга бай булыр, Югорск шәһәрендә ел саен үткәрелүче Сабан туеннан калышмас, дип вәгъдә итә оештыручылар. Сабан туен биредә җәй көне Югорскидан алты чакрым ераклыкта урнашкан ачык һавадагы музее – “Суеват Пауль” территориясендә уздыру традициягә кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев