Татар матбугаты
Халыклар дуслыгы йортында Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең йомгаклау туры узачак
Кичә Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы узды. Быел әлеге конкурска 122 кешедән гариза кабул ителгән. Чагыштыру өчен, 2013 елгы проектта 33, 2015 елда 97 конкурсант катнашкан иде.
«Талантлы яшьләрнең безгә тартылуы куанычлы хәл. Конкурсантларның саны күп булу сыйфатка берничек тә тәэсир итмиячәк, чөнки жюрида үз эшенең чын профессионаллары эшли. Быел конкурсантларга җайлы булсын өчен II турны Уфада да (11 апрель) оештырдык. Аннан ун кешене сайлап алдык. Иртәгә аларны соңгы турга тәкъдим итәчәкбез. Ә бүген көн дәвамында 100 гә якын конкурсантның осталыкларын жюри бәялиячәк», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Ваһаов фонды һәм фестивальнең җитәкчесе Рифат Фәттәхов.
Р. Ваһаов исемендәге татар җыры фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы – профессиналлар бәйгесе санала. Биредә музыкаль белемле, музыка уку йортларында укучы яшьләр катнаша. «Шулай да конкурс нигезләмәсе буенча, бу шартларга туры килмәгәннәрне дә тыңлый алабыз, чөнки андый тәҗрибәбез бар, - ди Рифат Фәттәхов. - Азат Абитовны да шулай тыңладык һәм соңыннан үзен укырга тәкъдим иттек. Конкурста күбрәк Татарстан һәм Башкортстан яшьләре килә. Шулай да Оренбург, Екатеринбург, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсе,Чуашстан һ.б. төбәкләрдән киләләр. Быел Башкортстаннан өченче турга 10 кеше сайланылды дидем, башка елларда 5-6 артмый торган иде».
Конкурсның йомгаклау туры бүген, ягъни 14 апрель көнне, Халыклар дуслыгы йортында узачак. Җиңүчеләр 15 майда, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Ваһапов фестиваленең гала-концертында игълан ителәчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев