Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара гүзәллек бәйгесенә талантлы татар кызын эзлиләр

"MISS ASIA RUSSIA 2017" халыкара гүзәллек бәйгесенә талантлы татар кызы кирәк. Бу хакта белдерүне " MISS ASIA RUSSIA 2017" Вконтакте социаль челтәренә урнаштырды. Конкурсның директоры Елена Мардаева белдерүенчә, катнашучы кызлар шәрык матурлыгы белән аерылып торырга тиеш. "Татар кызлары башка милләт кызлары кебек үк кызыклы һәм төрле. Безнең конкурс өчен иң мөһиме - игътибарны җәлеп итә торган, гадәти булмаган матурлык. " MISS ASIA RUSSIA 2017" бәйгесе шәрык кызлары арасында үтә, шуңа татарлар да кирәк," - дип җиткерде Елена "Татар-информ" хәбәрчесенә.      
Миләүшә Гафурова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев